XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Кирәкми безгә сугыш!

Дәһшәтле сугыш елларын

Китаплардан укып беләбез.

Шартлау,үлем,ачлык,ялангачлык

Кинофильмнардан күрәбез.

Дошман басып кергәч илебезгә,

Җимерелгән бит күп калалар.

Ил сакларга киткәч әтиләре,

Ач һәм ятим калган балалар

Кулларына тотып мылтыкларын

Яклар өчен Ватан-Ананы

Яу кырында күпме баш салган

Курку белмәс совет солдаты.

Ирләр белән тигез бер сызыкта

Шәл – яулыгын салып иңенә

Килеп басты татар хатыннары

Көрәш сызыгының чигенә.

Җиңү алып килде алар илгә,

Исемнәре ташка уелды.

Курку белмәс бөек батырларга

Мәңге сүнмәс утлар куелды.

Без телибез тынычлыкны

Күрә алмыйбыз сугышны

Кабат күрмәсен халкыбыз

Андый авыр тормышны!

Укыйбыз без мәктәпләрдә

Төрлебез-төрле телдә

Һәр кеше тели тынычлык —

Булсын ул бөтен илдә!!!

Алимбекова Камила Зуфаровна
Страна: Россия
Город: село Татарские Шатрашаны