Казан кызы булып үсәм,
Биредә мин туганмын,
Төгәл үзем, тырышмын,
Акыллымын, уңганмын.
Казанымны бик яратам,
Күңелемә бик якын.
Безнеке кебек матурлык,
Кайда бар соң ул тагын?
«Кол Шәриф”не күрер өчен,
Ераклардан киләләр,
Безнең Казаныбызны хәтта,
Чит илдә дә сөяләр.