Кереш
Әгәр сезнең бу тарихны чынлап та ишетәсегез килә икән, сез, мөгаен, башта минем кайда тууымны, үземнең балачагымны ничек уздыруымны, минем әти-әнием мин туганчы ниләр эшләгәннәрен белергә теләрсездер, тик бу бер дә кирәкмәгән мәгълүмат, чөнки алда сезне башка вакыйгалар көтә…
I
-Яхшы, бүген кич белән Сезгә килеп китәрмен. Очрашканга кадәр! — диде Нәзлия теләр-теләмәс кенә. Әйтерсең, “алтынчы хисе” нидер сизә. Юк, ул берничек тә үзенең беренче укытучысына ярдәмдә каршы килә алмый иде. 7 яшьлек кечкенә кызчыкның йөрәген яулап алган, алма кебек алсу битле Алсу апасын бик тә ярата ул. Аның янында ул һәрвакыт тынычлык, рәхәтлек тоя шикелле.
Ул ашыга-ашыга әйберләрен җыярга кереште.Үзе як-ягына карана, эзләнә, каушый. Эченнән генә: “ТИЗ-ТИЗ-ТИЗ!!!” – дип кабатлый. Нилектән бу курку? Җавап юк.
-Булды, җыеп бетердем… Аһ! Соңга калам икән бит! – дип Нәзлия, алдын-артын карамыйча, өйдән шулвакыт чыгып чапты. Үзе чаба, үзе җил белән уралып килгән көзнең алтын яфракларының кайнар һавасына каршы тартыша-тартыша ләззәтләнә ул. Шулай тиз арада ул Алсу апасы янына да барып җитешкән иде. Ишектән атлап керүгә борынына тәмле бәлеш исе, колагына апасының татлы “Исәнме, матурым!” – дигән сүзләре килеп бәрелде. Ашыгуыннан тәгаен арып беткән кыз, сулыш та алмыйча, “Исәнмесез, Алсу апа!” – дип җавап кайтарды. Аларның икесенең дә битләрендә елмаю барлыкка килде. Шулай берничә минут бер сүз ташламыйча карашып тордылар. Алсу апасының: “Әйдә, түрдән уз!” – дигән сүзләре генә тынычлыкны бозды. Алар санакта эшләрен бетергәч, чәй табыны артына уздылар. Шулай сыйланып, сөйләшә-сөйләшә утырып, вакытның тиз узып киткәнен дә сизми калганнар. Карасалар, вакыт кичке 8… “Менә сиңа мәәәә… – дип сузды Алсу апасы. – Вакыт чаба гына. Син кайсы юлдан кайтасың, кызым?” Нәзлия озак уйлап тормыйча: “Шул олы юл булап инде, һәрвакыт шуннан йөрелә, бу юлы да шуннан кайтасы булыр ул.” – дип җавап кайтарды. Алсу апасы уйга батып калды, нидер борчый кебек иде аны…Нәзлия аптырап, ни булганын сорап карады. Җавапка: “Тыңла, матурым” – дигәнне ишетеп калды.
II
“Моннан якынча 30 ел элек булды бу хәл. Ул вакытта авыл үз тормышы белән кайнап яшәп килә, бернинди кайгы-хәсрәт юк диярсең, бар кешенең яннарында якын кешеләре исән-сау, һәрберебез ачык йөзле. Тик менә арада кара еланнар бар икәнен онытабыз икән шул. Бервакыт авылны басып алды шул кара еланның кара сулышы…
Җәй көне кичләрен авылда кызлар-егетләрнең җыелышып утыру гадәте бар. Шулар арасыннан бер бик тә чибәр, мөлаем кыз бар иде. Исемен бер дә хәтерләмим, тик аңа да карамастан шуны әйтә алам: авылның бар егетләре аның артыннан гына чабалар иде. Кайсысы – чәчәк бүләк итә, кайсысы – суын ташый. Аларны күзәтеп тору – үзе бер “мәзәк”. Кичләрен дә шул кызга багышлап җырлыйлар да, бииләр дә, тик берсенә дә күзе төшми иде шул аның. Йөрәгенең түрендә бары тик бер егет кенә яшәгән дигән сүзләр йөри иде.
Шулай бервакыт яшьләр кичен олы юл буйлап чишмәдән кайтып баралар икән. Игътибар иткәнең бардыр, юл өстендә һәрвакыт бер зур киң ботаклы өрәңге кала. Шулай кайтып барганда, шул агач астыннан Илдар исемле, 35 яшьлек бер ир-ат килеп чыга. Буйга бииик тә озын, киңлеккә дә киң ул. Кешеләр сөйләвенчә, ул көнне үзе генә дә түгел, янында тагын берничә ир кеше булган икән. Иң сәере һәм өзәңгесе – алар кап-кара киемнән иделәр. Бәлки, шуннан чыгып минем аларны “кара еланнар” дип атыйсым да киләдер… Шунысы мәгълүм, аның күптәннән үк шул чибәр кызга күзе төшкән булган. Күпме генә артыннан йөрсә дә, чапса да барып чыкмаган моның башында корган барлык уй-хыяллары. Менә, хәзер ул үзенең мәхәббәте каршында басып тора, ә күзләрендә дөрләп кызыл ут яна. Кызлар-егетләр куркуларыннан салмак кына авылга таба атлый башлаганын сизми дә калганнар, тик менә мөлаем кыз гына беркая да кача алмый, каршында үзеннән берничә тапкырга зур бер елан басып тора. Уенда – ничек качарга? Бер мәлне ул бар көчен җыеп каршысына барып басты, туры күзенә карап “Сиңа миннән ни кирәк?” – дип соравын бирде. Илдар шаркылдап көлеп җибәрде, кызга карап: “Син.” – диде. Кыз тәгаен югалып калды, янында берәү дә юк, авыл йоклый иде инде. Кинәт өрәңгенең иң өске ботагына кара карга килеп утырды. Илдар кинәт шуңа карап алды. Шул вакытта кызчыкның тиз арада, хәтта берничә секунд эчендә качарга мөмкинлеге туган иде. Тик ачу белән тулган Илдарның дорфа күңеле моны сизеп, кызны шул агач астына егып та салды. “Хәзер инде син миннән кача алмаячаксың. Тыңла, яки син минеке буласың, яки мин сине…” – дип сүзен башлаган Илдарны, кыз бүлдерде. “Мин беркайчан да, ишетәсеңме, БЕРКАЙЧАН ДА синеке булмаячакмын! Мин башканы гына яратам һәм ул да син түгел!” – дияргә генә җитеште кызчык. Бу аның соңгы сүзләре иде…Менә шундый кызганыч хәл дә булды безнең авылда. Әле хәзер дә шул олы юл өстендә калган өрәңге яныннан узганда, үземне әллә ничек хис итәм. Әйтерсең, кемдер арттан күзәтеп тора. Авылдашлар да еш кына төнлә кычкырган тавышларга зарланалар. Алар сөйләве буенча шул өрәңге астыннан килә ди…” – дип сүзен төгәлләде Алсу апасы. Нәзлия тын да алмыйча тыңлап торгач, бик тә каты уйга батты. “Ә Илдар белән нәрсә булды?” – дип кенә сорады. Алсу апасының аның исемен тагын бер тапкыр ишеткәч, бөтенләй үзгәрде. “Ә ул икенче көнгә күрше авылдан бер хатын алып кайтты. Өйләнештеләр, балалары туды. Ә иң зур ахмаклыгы аның – кичен тагын шул яшьләр янына хатыны белән гармунда уйный-уйный төшүе. Әле хәзер дә аңа карата авылның күңелендә бик тә көчле нәфрәт хисе яши.” Бу сүзләрне ишеткәч, Нәзлиянең башында төрле уйлар барлыкка килә башлады, эчендә тулып яткан барлык хисләрне аның чыгарып саласы килә иде, тик менә хәзер кайтыр вакыт кына җиткән иде. Апасына карап, саубуллашмакчы иде генә, Алсу: “Әйдәле, кызым, мин сине өске очка кадәр булса да, озатып куям.” – диде. Алар киенгәндә дә, урамда да бер сүз төшермичә генә кайттылар. Тирә-якта бернинди тавыш юк, бар кеше йоклый. Менә шундый тынлыкны бер дә бозасы килми иде…
III
Алсу апа инде өенә төшеп китте. Алда олы юл аша узасы бар, ә анда елдан-ел зуррак ботаклар җибәргән каргышлы өрәңге үсеп утыра. Ничек аның яныннан узарга? Башка төрле куркыныч уйлар, колакка сәер тавышлар килә кебек. Тик өйгә ничек тә булса кайтырга кирәк. Нәзлия бар көчен кулына җыеп, шул юл буйлап узарга булды. Кинәт борылып караса, күзенә ак күлмәк чагылып киткәндәй булды. Аяклары, йөрәк тибеше, сулышы тизәйгәннән-тизәя барды… Борылып карамаска тырышса да, арттан килеп чыккан тавыш барысын да бозды. Менә үзе дә сизмәгәндә, машина уты ул җанны куркыткандай булды һәм ул үзеннән-үзе юкка чыкты. Нәзлия тынычлап кына өенә кайтып та җитте.
IV
Нәзлия бу хакта атна буе уйлап йөрде. Төшендә дә саташып уянып, төннәр буе йоклый алмый иде. Аның сәерләнгәнен әнисе дә сизә башлады. Тик нилектән икәнен ул һич тә күз алдына китерә алмый иде. Иртән торгач, әнисе Нәзлиядән сорарга булды. Җавапка гына берни ишетмәде.
Шул кичне ул тагын шул агач янына барып озак көтте. Берзаман бар дөньяны көчле җил басып алды, барлык кошлар, хайваннар тиз генә качыша башладылар. Нәзлия ни буласын аңлагандай, селкенмичә, бер җиргә текәлеп карап утырды. Күзләрен өскә күтәрү белән баш очында тагын шул ак күлмәкне күрде. Ул күлмәкне шул кыз кигәнен аңлап, тиз арада торып басты. “Сеңлем…” – диде аңа ак күлмәкле кыз. Нәзлияне шулвакыт башы әйләнеп китте, аңын югалтып егылганын үзе дә сизми калды. Ә иртән инде ул дус кызлары белән күрешмәде, ә киресенчә, башта яңа дөньяның серләрен ачты, аннары ак күлмәктәге сеңлесе белән авыл урамнарын бергәләп тагын күп тапкырлар кабат-кабат урады…