XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Каршы җилләр иссәләр дә… (хикәя)

Кеше китсә, исеме калсын

Исәннәргә сагынып сөйләрлек…

Табигатьтә яз хөкем итә. Якты җылы кояш нурлары, яшь үлән, яфрак исе, туган җирләрендә кайтып оя коручы кошларның шат авазы җаннарны иркәли. Авыр кышларның үтүен зарыгып көткән авыл халкы сөенеп бетә алмый. Шушы вакытта Кәзкәй авылының Солтан (Солтангали) гаиләсендә бер малай дөньяга аваз сала. Аңа Шагали дип исем кушалар. Бу 1919нчы елның 20 май иртәсе була. Малай көннән-көн үсә, әткәсе һәм әнкәсе шатланып туя алмый. Ачлыгы, ярлылык та комачау итми. Алар хезмәт сөючән, тормышның ямен табып яшәүче урта хәлле крәстиян булалар. Солтан картның нәселе көчле, алар алты малай, бер кыз үскән булалар.

1925 нче елда икенче малайлары Тәхави дөньяга килә. Соңыннан хатыны авырый башлый һәм үлеп китә. Шагалигә 9 яшь, Тәхавига 4 яшь кенә була. Тормышта авырлыклар туа. Солтан Аеш авылыннан Нурҗиан исемле хатынга өйләнә. Аның үзенең дә Сәгыйть исемле улы була. Улы күп вакытын Аешта әби-бабаенда үткәрә.1931 нче елда уртак Фаягөл исемле кызлары туа.

Солтан иген игә, мал-туарны күп асрый. Малайлар да әкренләп кул арасына керә башлый. Колхозлашу еллары башлана. Карт колхозга керми. Иске Әлем авылына башлангыч мәктәпкә укырга керергә теләгән Шагалине укудан кайтарып җибәрәләр. Нурҗианга да көн булмый. Ахырда ак өйне, мунчаны, атны, кирәк-яракларны алып чыгып китәләр.

Балалар үсә, Шагали ныгый. Әнкәсе белән Шагали колхозга керәләр. Билгеле инде әткәләре нык каршы була. Егет үсеп буйга җитә. Колхозда бөтен көчен куеп эшли, әнкәсе дә зур хезмәтен куя колхоз өчен. Солтан барыбер колхозга керми. Шуңа аларның гаиләләренә караш начар була.

Шагалине атлар бригадиры итеп куялар. Эшен үтә намус белән башкара егет. Йорт, каралты-кураны карарга кирәк була егеткә (чөнки йорт, каралты — куралары алынган иде бит) егетнең армиягә китәр вакыты җитә. Егет ашыгып эшкә керешә. Урман кисә, агач әзерли, өй салырга җыена. Бүрәнә ташу өчен егеткә атлар бирмиләр. Үзе бригадасындагы ат белән эшләүчеләрне рөхсәтсез алып китә. Бәхетенә алып кайткач, бәла-каза булмый. “Тәвәккәл икәнсең Шагали”, — диләр. Шул вакытта булган вакыйганың мәгънәсе соңыннан килеп чыга. Әткәсе Солтан да һаман колхозга керергә уйламый бит. Ничек итсә итә егет, бүрәнәләрдән бура бурый, өйне җиткереп, яңа өйдә яши башлыйлар. Әткә-әнкәсенең, энесе Тәхавинең, сеңлесе Фаягөлнең шатлыклары эчләренә сыймый. Ул вакытта Тәхавига 13 яшь, Фаягөлгә 7 яшь була.

1938нче елны Шагалине армиягә алалар. Ул Чита якларында хезмәт итә. Туган ягын, туганнарын, әткә –әнкәсен бик сагына. Карточкаларын җибәрүләрен сорый егет хатларында. Бәхеткә әнкәсе Әҗәкүлгә бричкә җигеп юл эшенә йөргәндә Актаныштагы карточкага төшерүче белән сөйләшә. Тәхавиен, Фаягөлен юл уңаена эшкә утыртып бара һәм өчәүләп фотога төшәләр. Бу 1940нчы ел була. Әлеге фото гаиләбездә әле дә саклана. Аны ни сәбәпледер җибәрә алмыйлар.

Егетнең хезмәте үтә, кайтыр вакытларын түземсезлек белән көтә. Бер көнне солдатларны йокыдан уяталар, поездга төйиләр дә каядыр алып китәләр.”Бер сүз дә әйтүче, аңлатучы булмады” — дип искә ала иде ул. Юлда барганда үзләрен Мәскәү ягына алып китүләрен, сугыш башлануын гына беләләр. Аларның кичерешләрен аңлатып булмый, бер алла үзе генә белгәндер. Авыр көннәр башлана. Атлар яратуын белепме, аны атлы кавалериягә җибәрәләр. Сирәк кенә килә хатлары егетнең. Көннәрнең берендә атлы кавалерия юл буйлап бер якка, җәяүле сугышчылар каршы якка баралар. Шул вакытта колагына: “Шагали!”, — дигән таныш тавыш ишетелә, борылып караса, үги әнкәсе Нурҗианның туганы, ерак абзыйсы Мортаза була. Кая инде бер-берсенә карап тору! Күзләр генә очрашалар. Сәлам бирешәләр, кем исән кала, сәламнәр тапшырырга дип үтеп тә китәләр. Егет 1941нче елның октябрендә үк пленга эләгә.Аның өчен үтә дә авыр, газаплы көннәр башлана. Качалар, тагын тоталар. Эшелонга утырабыз да китәбез.Кай якка барганыбызны да аңламыйбыз. Анда буш мичкә эчләренә кереп утырабыз. Теләсә кайда кунабыз, нәрсә туры килә шуны ашыйбыз. Тел белмибез. Шулай йөри торгач, Франциягә барып чыкканбыз. Сугыш беткәч, үзебезнең якка тапшырдылар дип искә ала иде ул. Без илебез өчен ул вакытта беркем дә түгел, ә бары тик “сатлык” идек дип өзгәләнә иде аның җаны. Туган илгә, җитәкчеләргә(ярый, дөньясы шулай булгач,күрәчәгең булгач нишлисең соң?) үпкәсе зур булды.

Туган якта әнкәсе — әткәсе көтә, бер хәбәр юк бит аннан. Җитмәсә, 1925 елда туган Тәхавине дә 1943нче елда сугышка алалар. Аннан хатлар сирәк кенә килеп тора әле. Соңгы хаты апрель аенда килә.”Берлинга кердек, җиңәбез дип торабыз, көтегез, абзыкайдан(Шагалидән инде) хәбәр бармы?” –дип яза. Хатлар бик озак йөри шул ул чакта. Шул хатыннан озак та үтми, “хәбәрсез югалды” дигән хәбәр килеп төшә. Бу 1945 елның апрель азагы була. Ник килсен бер хәбәр. Көтә әткә — әнкәсе, сеңелләре Фаягөл. Көтәләр, ышанмыйлар.

“Җиңү килде, сугыш бетте” — дигән шатлыклы хәбәр килгәндә, авыл халкы басуда эштә, чәчүдә була. Карт әбием (Нурҗиан) болай дип искә ала торган була: «Атка атланып, басу буйлап кычкырып йөрделәр. Эш тукталды. Елыйбыз, бер-беребезне кочаклыйбыз. Әйтерсең лә минем уемда, безнең ике балабыз сугыштан исән килеш кайтып керәчәк. Уйлана торгач, тагын да катырак елыйм. Шатлык яшьләренә, кайгы яшьләре дә өстәлә. Нинди ачы, шатлык,әрнү, кайгы яше! Әйтерсең лә, тормыш туктап кала. Ярый әле Фаягөлем бар! – дип тагын сөенәбез. Солтан әле һаман өметен өзми. Күрәзәчеләргә бара. Олысы исән, озак торып кайтыр, кече улың яр буена күмелгән, елга агып ята дип юрый”.

Чынлап та, Шагалигә 1949 елның көзенә кадәр туган авылына кайтырга насыйп булмый. Әсирлеккә эләгүе аңа күп авырлыклар китерә. Илебезнең күп батыр, туган илен сөюче кыю улларын “сатлык” тамгасы астында эшләтәләр. Алар сугыштан соң Әзербайҗан республикасының Мингечаур шәһәрендә көчле, зур куәтле Әзәрбайҗан ГРЭСы төзүдә катнашалар. Урман кисәләр, платиналар коралар. СССР вакытында Әрманстан, Грузия республикаларын электр энергиясе белән тәэмин итә бу ГРЭС! (Язмыштыр инде, нәкъ менә бу шәһәрдә сеңлесе Фаягөлнең кызы Лилия яши. Хатыны Гашия белән бу якларда кунак булырга да насыйп итте аңа ходай. Кунакка баргач, шәһәрне күзәтә, өлкән яшьтәге кешеләрдән сорашып, алар хезмәт куйган җирнең шушы булуын, үзләренең илебезнең киләчәге өчен зур фидакарь хезмәт куюын аңлап сөенә).

Менә ул көткән сәгать җитә. Туган ягына ашкына егет. Аңа инде утыз яшь була. Армиягә киткәндә әткә-әнкәсенә өч ел ничек түзәрмен инде, бу кызлар ник ерак авылларга кияүгә китә микән, бик кыендыр аларга”-дип әйткән була. Менә, Шагалием шулай дигән иде, үзенә унбер ел буена өйгә кайтырга язмады” – дип кабат-кабат искә алган әнкәсе. ПароходтаТимеркул авылы кызы бик чибәр Гашияне очрата һәм гашыйк була. Кавышырга уйлыйлар. Гашиянең әткәй, әнкәе янында калган улы Ирек тә була. Кызның Казанда заводта эшләве икән.

Менә ул туган нигезенә таба атлый. Капкадан керүгә ишектән әткәе, сеңлесе Фаягөл йөгереп чыга. Тик әнкәе күренми. Күрешәләр, шуннан соң гына әнкәенең 210 грамм арыш ярмасы өчен сигез елга Сталин төрмәсенә утыртылуын белә. Түзә егет, күңелендә нинди уйлар булуын бер алла гына белә. Әткәсе белән Тимеркулга кыз сорарга китәләр. Кыз риза була.

Бу вакытта әткәе картайган була инде, сеңлесе Фаягөл кап-кара, тезләреннән түбән озын кара чәчле чибәр матур унсигез яшьлек кыз була. Документларын тәртипкә китерә. Никах укыталар.Малайны үзләре белән алып Кыргызстан якларына чыгып китәләр. Егет күңеле яралы, әнкәсен һаман күрми китә. Алар Ош өлкәсе Кызыл — Кия шәһәренә килеп урнашалар. Кешедә өчәүләп квартирда торалар. Ирле-хатынлы шахтада күмер чыгара башлыйлар. Малайлары Ирек тә яше җиткәч шунда урнаша. Тормышлары җайлаша, тамаклары туя дип йөргәндә малайлары Ирекнең күмер төялгән вагонкага эләгеп, тездән аягы өзелә. Кайгы өстенә кайгы килә. Гашиясе карынындагы уртак баласын да югалта һәм башка балалары булмый инде. Ирекләре терелә, протез киеп йөри башлый. Тегү һөнәренә өйрәнә. Отпуск вакытларында туган авыллары Кәзкәйгә кайтып йөриләр. Сталин үлеменнән соң әнкәсе дә (1953нче елда амнистия була) төрмәдән чыга. Дүрт ел утыра ул анда. Шагалигә шушы вакытта гына әнкәсе белән очрашу насыйп була. Шушы елларда әсирлектә булганнарның да гаепсез булулары ачыклана, исемнәре аклана.

Тырышып эшли, көчен кызганмый. Күп мактауларга лаек була. Шахтер буларак иртә пенсиягә чыга. Кул кушырып утырмый ул, ит комбинатында кочегар булып эшли башлый.

Ирекләре бу вакытта Кәзкәй авылы кызы Газизәгә өйләнә. Тормышлары көйләнә. Киленнәре сату эшенә урнаша. Гашиясе бәйли, тегә, чигә, ашарга пешереп эштән аларны көтеп тора.

Язмышлардан узып булмый шул! Җиденче баласын тапканда сеңлесе Фаягөл үлеп китә. Шагали сеңлесенең балаларын ярдәменнән ташламый. Гаиләләре белән аларга ярдәм итә башлыйлар. Сеңлесе үлеп дүрт ел да үтми, кияве Гыйльмегаян да юл фаҗигасендә үлеп китә. Алты баласы әнкәсе Нурҗиан тәрбиясендә кала. Кечеләрен Эльмира, Рәзифне алар тәрбиягә алалар. Фираяны әтиләренең сеңлесе Хәүдә алып китә Ташкент якларына. Зурлары Әлфия, Лилия, Гыйлемҗан әнкәсе Нурҗиан тәрбиясендә кала. Бер елдан Эльмира, Фираяны авылга кайтаралар. Алар нык сагыналар, ерак әбиләренең дә кире җибәрәсе килми. Төпчек Рәзифләре Шагали гаиләсендә кала.

Туган якны ярату, сагыну хисе 1978 елда Актанышка алып кайта аларны. Өй җиткереп керәләр. Шагали тик ятарга яратмый шул. Актанышның икмәк пешерү цехына кочегар булып эшкә урнаша. Тырышып, макталып эшли. Кайда эшләсә дә макталып эшләде ул. Улы, килене дә аннан калышмады. Иреге Актанышның тун тегү остасы, килене Газизә базада товар җибәрү остасы булып хезмәт куйды. Улы Ирек һәм килене Газизәнең дә балалары булмады.

Шуңадырмы, белмим, мөгаен үзләренең киң күңелле, ярдәмчел булуындадыр дип уйлыйм, Рәзифне үзләренең уллары итеп күрделәр. Укыыттылар, өйләндерделәр. Ул үзе дә шушы яхшы гаиләдә чын сөю хисе белән тәрбия алгангадыр үзе дә аларга мәрхәмәтле булды. Ирек абыйны һәм Газизә апаны — әти,әни, Шагали бабайны, Гашия җиңгәчәйне — дәү әни,дәү әти дип үсә. Дәү әнисен, әтисен, дәү әтисен соңгы юлга озатуда ярдәм итте. Хәзер дә кайтып Газизә әнисенә ярдәм итеп йөри.

Калган биш баласын ерак әбием (Нурҗиан) тәрбияли. Әби аларны, балалары әбине карый. Балалар йортына җибәрмәскә бөтен көчен куя.

Әнкәсе Нурҗиан 1983нче елның 30нчы октябрендә 93нче яшендә вафат булды. Әткәсе 1960нчы елның июлендә 87 яшендә вафат булган иде.

Бу гаиләне бөтен авыл хөрмәт итә. Әнкәсен Нурҗиан гына түгел әле, Нурҗиһан ул дияләр иде. Туган-тумача, күрше — тирә Ак әби, Ак җиңгәчәй, ә әткәсен Ак бабай, Ак җизнәй диделәр.

Мухутдинов Айрат Рафаэлевич
Страна: Россия