Илем тарихының битләрендә
Татарстан яши, яшәрә!
Кара алтын биргән республика
Синдә яшәү миңа дәрәҗә!
Туган ягым – кара алтын җире
Тырыш эшчеләре – горурлык.
Татар иле таныла бу дөньяда
Кара алтын белән атылып.
Туган җирнең гүзәл бер почмагы
Ромашкалы алан – Тимәш ул!
Чәчәк, урманнарын гына түгел
Нефть бирүче дә төбәк ул!
Кара алтын башлангычы синдә
Ямьле Чияле тау итәге.
Гасырлардан – гасырларга күчсен
Төбәгемнең данлы исеме.
Озын юллар, ерак еллар аша
Кайтавазы яңгырар бу көннең.
Горурлыгы – кара алтын иле,
Минем, синең, безнең — һәркемнең!