XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Канатлы хыялларым

Балачактан бирле инде
Бер хыялым белән янам.
Килә минем очасым
Зәңгәр күкне кочасым.
Кошлар белән бергәләшеп
Дөньяны гизәр идем.
Болытларга кадәр менеп ,
Мин җирне күзләр идем.
Кояшның якты нурларын,
Үксезләргә өләшеп,
Җылытыр идем , барсы да
Торсын иде көнләшеп.
Йолдызлар янында йөрим,
Кайчак айлы төннәрдә.
Әйтерсең лә шул чагында
Канат үсә иңнәргә.
Хыяллану бәхет бит ул,
Дөнья ямьле булганда,
Әйтегезче, мондый бәхет
Тия тагын кемнәргә?

Гимадиев Самат