Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Калатау серләре

Мишә буена урнашкан
Әнием туган Эзмә.
Кемнәр аңа нигез салган,
Тарихын сөйлим сезгә.
Күп еллар — гасырлар элек,
Бу җирдән узган зур яу.
Шул чорлар һайкәле булып,
Тора горур Калатау.
Кыйбла ягына караган
Мишә — Тамак кирмәне.
Вакыт тузаны каплаган
Болгар бабайлар күргәнне.
Чал Калатау гүя саклый,
Тирә — юньнең тынлыгын.
Кабер ташлары гына сөйли
Аның борынгылыгын.
Басы торам Калатауда,
Мәдинә әбием сөйли.
Туган якның үткәннәрен
Мөнәҗәт итеп көйли.
«Явыз Иванның яулары
Казан каласын алган.
Мең биш йөз дә илле дурттә
Бу якларга юл алган.
Унсигез ай Саба җире
Хан башкаласы булган.
Мәгърур Калатау өстендә
15 мең татар баш салган.
Тарих шаһит — бар хәзинә,
Бөтен байлык таланган.
Мишә елгасы суына
Кызыл кан һәм яшь тамган.
Янган шәһәр урынында
Көл өемнәре калган.
6 мең ир, 10 мең хатын — кыз
Коллыкка дучар булган.
Кара урманнарга качып,
Милләтем исән калган.
Канлы ярасын ялый — ялый,
Торып баскан, яши алган.
Бер орлыктан урман үскән.
Бер нәселдән — бер авыл.
Бетерә алмаган аны дошман,
Күрсә дә дәһшәт — давыл».
«Без исән!» дип аваз сала,
Туган һәрбер яшь бала.
Телебез исән, динебез исән,
Милләтем алга бара.
Ерак гасыр кайтавазы
Гүя безгә эндәшә.
Үткәннәрнең хатирәсен
Саклый бел һәм мең яшә!

Маркелова Риана Андреевна
Страна: Россия
Город: Казань