Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Кайгы белән бәхет янәшә

Җәй, җәй, көтеп алынган ямьле җәй. Яраткан ел фасылларымның берсе буларак,җәй аена мин бик күп максатлар куйган идем. Ай саен берәр әсәр, тегү, чигү белән шөгыльләнергә, кәрҗин үрергә,берәр журнал ясап карарга… Бер вакыйга минем бөтем куйган максатларымны чәлпәрәмә итте дә куйды.

Сүземне ерак вакыйгалардан башлыйм әле. Без өчәүләп гаиләм белән: әнием, дәу әнием, hәм мин үз хуҗалыгыбыз белән яшибез. Безнең бик дә яраткан сыерыбыз бар иде. Ни өчен “иде” икәнен соңрак үзегез аңларсыз. Сыерыбызның исеме – Матуркай. Матуркаебыз бик матур иде безнең: зур гәүдәле, сөрмә күзле, аклы-каралы, борынында кара таплар, койрык очлары үрелгән төсле бөдрәләнеп тора, ә үзе бик акыллы. Матуркай инде бездә бишенче җәйне каршы алды. Җәй җиткәч без әнием белән аны көтүлеккә алып барабыз.

Чират белән авылда көтү көтәбез. Әй рәхәт дә инде җылы, кояшлы көндә көтү көтүләр. Ямь-яшел яланда күбәләкләр куып уйнау, чирәм өстендә ятып ял итүләр, тәмле итеп чәй эчүләр, кызу көндә су коенып чыгулар дисеңме… әйтеп язып бетерү мөмкин түгел. Шулай безнең сыерыбыз әйбәт генә көтугә бара, кич белән без аны каршы алабыз. Буаз булганлыктан әле саумыйбыз. Көннәрдән бер көнне сыерыбыз бик моңсу гына кайтып керде, бозау алып кайтыр көне дә якынлашкан иде. Ул ашамады, эчмәде. Без: әнием, дәү әнием hәм мин бик борчуга калдык. Иртәнгә сыерыбыз гомумән тора алмады. Әнием мал табибы булып эшли, сыерыбызга дарулар бирде, кыяр сулары эчерде, әмма файдасы тимәде.

Шулай сыерыбыз өч көн гел ыңгырашып ятып гына торды. Минем кәефем бетте, күңел дә үсмәде, гаиләбезнең тынычлыгы китте, күк йөзен кара болытлар каплады. Чыгабыз да карыйбыз, чыгабыз да карыйбыз, өметебезне өзмибез, терелер, аякка басар дип ышанабыз. Сыерыбыз тора алмаганлыктан утарда гына кала башлады. Кечкенә этебез аның белән яши башлады, яныннан бер генә адым да китмәде. Чылт-чылт күзләрен йомып сыерыбыздан күзен дә алмады. Ул да бик борчылды күрәсең.

Дәү әни, мин, әнием сыерыбызның терелүен сорый башладык. Теләк теләп йөргәндә дәү әнием төчкереп җибәрде дә:

-Адилә, бар, балам, сыерны карап кер, басмады микән ? – диде.

Мин ашап утырган җиремнән йөгереп чыгып киттем. Чыгып карасам ни күрим. Матуркай баскан. Безнең сөенечебез күктән ашты. Сыерыбыз бераз су эчте, печән капкалады. Аллахы тәгаләгә рәхмәт укып өйгә кердем. Озак да утмәде, әни йөгереп керде.

— Матуркай бозаулады, ап- ак бозау алып кайтты, — диде.

Мин атылып тагын сыерыбыз янына чыгып йөгердем. Чыннан да ап-ак, кызыл борынлы, бозау туган. Колак очларында гына кара таплары бар узенең. Мин бозавымны, сыерымны яратып сыйпап алдым. Бераз вакыттан соң сыерыбыз аякка басты, аңа тәмле шикәрле су бирдек, ялтыратып куйды.

Бозавыбыз әнисе белән төнне бергә чыктылар. Бозау вакыт-вакыт имеп дә алгалаган. Әнием ул төнне йокламады, абзарда сыерның “соңгылыгы” төшкәнне көтеп утырды, иртәнгә таба анысы да төште. Без гаиләм белән бераз тынычландык. Аллага рәхмәтләр укыдык.

Кайгы белән шатлык бергә йөри дип юкка гына әйтмиләр икән. Иртән торуыбызга тагын сыерыбыз моңсу гына басып тора, ашамый, эчми. Минем күзләремә яшьләр килде. Тагын авыртасынмы әллә, Матуркай? — дип сыерымның башыннан сыйпап алдым. Ярдәм сорагандай сыерымның да күзләрендә яшь иде. Әнием тиз генә дарулар бирде, система куйды…

Ул кичне инде бозауны сыерыбыз янына кертмәдек. Берәр хәл булмагае дип шикләнде әнием. Шикләнүе юкка булмаган икән шул. Таң атуга сыерыбыз бик авыр сулап ята иде. Озак да үтмәде, авызыннан ак күбекләр килә башлады, ул үлеп китте. Бик озак барыбыз да үкереп, үкереп еладык. Бик авыр булды сыерыбызны югалткач. Әнинең, дәү әнинең күзләре елап шешенеп бетте. Без барыбыз да уйга чумдык. Беркем сөйләшми, тынлык, hәркем уйга чумган. Әни тракторга чакыртты, сыерыбызны салып алып киттеләр… Кулларым хәтта калтырый яза алмый торам. Шуйдый кычганыч, шундый моңсу…

Сыерыбызны югалттык, әмма бит Матуркай безгә узенең бүләген калдырып китте. Буын чылбырын калдырыр өчен ул бик нык тырышты, бер терелеп үзендә көч җыеп бозаулады, яшәргә тырышты. Үзе исән кала алмаса да бозавын калдырды. Шушы нарасыйны карап торып ачка интектереп буламы соң? Шуңа күрә әнием өч литрлы банка алып курше Дилбәр апага сөткә кереп китте. Көн саен Дилбәр апа безгә сөт калдыра башлады. Без бу сөтне өчкә бүлеп (иртә, көндез, кич), hәр эчергән саен өч йомырка салып бозавыбызга эчерә башладык. Бозавыбызга әнисенең исемен бирдек, Матуркай, дип дәшә башладык. Матуркай дигән саен күзгә яшь тыгылды, тамакта каты төер барлыкка килә иде. Мин менә шушы вакытта аңладым, ничек авыр икән әнисез ятим калуны. Шушы вакыйгадан соң минем тормышка карашым бик нык үзгәрде. Әни кадерен, бердәмлектә көч булуын анладым. Янәшәңдә якыннарың булганда кадерен белмисең икән, ә югалткач бик авыр.

Ятим бозауның яшәү өчен көрәшә белүенә исем китте. Бер тын тавышы юк, мескенкәем, сабыр гына үзенең сөт эчәр вакытын көтеп тора. Кычкырып да азапламый. Сөт эчүгә дә карамастан, эчләре богырдап тора, ач булганы сизелеп тора. Шул тиклем кызганыч аңа карарга да. Күз яшьләре үзләреннән үзләре бертуктаусыз агалар. Өч көннән соң бозавыбыз тырышып печән чәйнәргә кереште. Бу вакыйганы карап торсаң күнелең тулмый нишләсен? Бозау гына тугел, без гаиләм белән дә ятим калдык сыерыбыз үлгәч. Сөтең, маең, каймагың, катыгың гел өстәлдә торгач кадерен белмисен икән шул.

Шулай тырыша торгач бер атна вакыт үтеп китте. Матуркаем бик ябык, моңсу, әнисен сагына. Шул өч литр сөткә канәгать булып яши, җаныкаем.

Көннәрдән бер көнне кичке аш ашаганда дәү әнием әнигә болай дип сүз башлады:

— Кызым, әллә берәр сыер алабызмы соң? Тормышыбызның яме китте, абзарга чыгасы килми, кул бер эшкә бармый.

— Иии, әнием, рәхмәт сиңа, мин ничек итеп шушы ук сүзне сиңа әйтергә белми йөри идем бит, — диде әнием.

Шулай итеп бу кичне без төрле планнар кордык, янәдән күңелебез тулып, өчәүләшеп кочаклашып еладык, монысы инде бәхет яшьләре иде. Матуркаебызны сагындык. Үтә дә акыллы булды шул, аны искә алмаган көн юк иде.

… Көтеп алынган көн килеп җитте. Әнием төшке аш да ашап тормыйча сыер алырга китте. Мин дәү әнием белән түземсезлек белән әнием кайтуын көттек. Зур капкаларны ачып куйдык, кайтасы сыерыбызга печән салдык, салам тараттык.

— Кайталар, кайталар, — дип йогереп керде дәү әнием өйгә.

— Урра!, — дип кычкырып җибәрдем дә чыгып йөгердем.

Мин чыкканда машина йөртүче абый белән әнием сыерыбызны машинадан төшергән иделәр инде. Нинди бәхет, нинди шатлык! Мин безнең булачак сыерыбызны шул арада карап да өлгердем: гәүдәсе кап-кара, маңгаенда йөрәк рәсеме төсле ак табы бар, аяклары колготки кигән төсле ап-ак, койрык очлары бөдрә, күз карашлары мөлаем. Бер күрүдә ошаттым яңа сыерыбызны. Аны тыныч гына бүлмәсенә кертеп яптык. “Куянкай” дип дәшәргә карар кылдык.

Җәй ае булганлыктан малны абзарда асрап булмый дип Куянкайны курка-курка яланга чыгардык. Өчебез өч почмакка бастык. Чабып китә калса тиз генә кертеп ябарбыз дип. Ходайның рәхмәтедер инде, сыерыбыз чыккач чабарга да уйламады, басып рәхәтләнеп, авызларын өскә күтәреп саф, чиста haва сулады, моңарчы яшеллек, яктылык күрмәгәнгә тирә-юньне күзәтте. Аяк астында нинди яшеллек дип иснәп карады. Бик кызык булды: үлән дә өзеп каба белми икән бит сыерыбыз, алай гына да түгел ипи дә ашый белми. Шулай бер атналап сыерыбызны көтүлектә йөрергә өйрәттек. Чиратлашып сакладык. Туздек, тырыштык, бергәләшеп өйрәндек.

Сыерыбыз турында язып бозавымны оныта язганмын. Матуркаем сыер кайтып кергәч сөенгән сыман беренче тапкыр “Му-уу”, дип кычкырып җибәрде, сикергәли башлады. Минем күзләремнән тагын мөлдерәп бәхет яшьләре акты. Безнең ятимкәебез дә әниле булды. Абзарда аларны янәшә куйдык. Сыерыбыз да бозауны үз итте. Гомерендә беренче тапкыр туйганчы сөт эчердек бозауга. Бозавыбызның күзләрендә яшәү чаткылары барлыкка килде, яңа әнисен бердә күздән ычкындырмаска тырышты. Чыгып китәр дә кайтмас дигән кебек гел уяу торды. Сикереп генә тора: “Китә күрмә әнием”-дигән сыман капкасы янына ук килеп баса. Әни белән баланы бәйли торган җепнең барлыгына да ышандым. Бүтән әнине борчымам, сүзеннән чыкмам дип үз-үземә сүзләр бирдем. Бу вакыйга минем өчен тәрбияви дәрес булды.

Бүгенге көндә сыерыбыз да, бозавыбыз да исән-сау гына яшиләр. Икесе дә бик канәгать. Без исә гаиләм белән сөенеп туя алмыйбыз. Бүтән кайгылар, авырлыклар безнең ишекне какмасын, ихатабызга кергән зур бәхет безне ташлап чыгып китмәсен дигән теләктә калам! Балалар ятим булмасын, гаиләләр парлы- бәхетле булсын!

Адиля Харисова Ильфатовна
Страна: Россия
Город: Актаныш