(Чынга охшаш әкият)
Борын-борын заманда түгел, хәзерге вакытта булган ди бу хәл. Алланың рәхмәте белән табигатьнең матур бер урынында ике пар каен үсеп киткән. Алар шулкадәр матур булып утырганнар, узып китүчеләр каеннарның кәүсәләренең төзлегенә, нәфислегенә сокланып туя, аларга килеп кунган кошлар сайрауларыннан туктый алмаганнар. Яз, җәй көннәрендә, ботаклары яшеллеккә күмелгән чорда, яшьләр алар янында туктап серләшкәннәр, ял иткәннәр. Каеннар бер – берсенә иптәш булып үскәннәр дә үскәннәр. Назлы кояш аларга җылы нурларын сипсә, йомшак җил аларны тибрәткән, шифалы яңгыр җылы тамчылары белән юындырган. Тормыш шулай бер агымга гына аккан да аккан.
Әмма беркөнне… Беркөнне бер явызы пар каенның берсенең ботагын сындырып киткән. Шул көннән башлап, пар каенның берсе зәгыйфьләнеп калган. Ботаклары кәкре – бөкре булып формалашкан, үсү тизлеге дә кимегән, кәүсәнең тишеменнән күз яшьләре аккан. Каенның хәле көннән көн начарланган: саргайган, корыган. Салкын җилле көннәрдә иптәше аны ышыкларга тырышкан, явызлык эшләүчеләргә күңеле бик сыкраган. Тик нишли ала соң? Адәм кебек сөйләшә алса, ул кешеләрнең мондый кыргыйлыкларына карата берәр сүз әйтмичә калмас иде дә …
…Вакыт уза барган. Явызлык икенче каенны да читләтеп үтмәгән. Бер мәрхәмәтсезе каенны төбеннән үк кисеп алган да, машинасының арбасына утын итеп төяп алып кайтып киткән. Ялгыз каен иптәшен утын итеп кисүчегә:
— Адәми зат, син нишлисең?!! Алай ярамый бит. Мине иптәшсез генә түгел, ә ялгыз, ярдәмчесез дә калдырасың бит, — дип әйтергә теләсә дә аны ишетүче, аңлаучы булмаган. Теге адәми зат каенны төяп, үз артыннан хәйран чүп калдырып, машинасына утырып китеп тә барган.
…Көннәр шулай үз агымы белән генә үтә торган. Күп тә үтмәгән, күк йөзен каракучкыл болытлар каплап алган, көчле җил чыккан. Җил үзенең җил малайларын рәхәтләнеп уйнаткан. Алар ялгыз каен тирәсендә дә рәхәтләнеп уйнаганнар. Каенның сыкрап зарланганын ишетүче генә булмаган. Каен кешеләрнең мондый вәхшилегенә чыдый, көчле җилгә дә ялгыз каршы тора алмыйча сынып төшкән.
Кайчандыр табигатьнең күрке, кешеләргә ямь биреп торучы ике пар каенның язмышы әнә шулай бик күңелсез тәмамланган. Ә гаеплеләр кемнәр? Әлбәттә, кешеләр. Кешелек дөньясында явызлык белән мәрхәмәтлелек көрәшә, көрәшәчәк. Начарлык эшләүчеләр ахырдан булса да явызлыкларына үкенә белсәләр, күңелләре белән яхшылыкка борылсалар, табигать тә, кешелек дөньясы да бу кадәр үк сыкрамас иде дип әйтәсе генә кала.