Принято заявок
1028

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Каен сагышы

Гомер үтә, ага сулар,
Кошлар китә тезелеп.
Тау битендә ялгыз гына,
Каен үсә өзлегеп.
Яфракларын коя каен,
Көзге салкын көннәрдә.
Үзенең сары сагышларын
Әйтер икән кемнәргә?

Тукай

Тукайның без шигырьләрен
Бик яратып ятлыйбыз.
Шүрәлесен, су анасын
Дәресләрдә укыйбыз.
Аларны матур китаптан
Укыгач, сорау туа:
Су анасы, шүрәлеләр
Әкияттә генәме була?

Авылым минем

Иштерәкнең табигате –
Бик матур урманнары.
Күнелемнең сөенече —
Тауларында игене.
Авылны икегә бүлеп,
Ага Шушма елгасы.
Бик яратам Иштерәкне,
Килми аннан китәсе.

Мусага

Муса Җәлил безнең өчен,
Бик күп шигырь язып калдырган.
Туган илен, безне сатмас өчен,
Палач балтасына баш куйган.
Җәлилчеләр илне сатмадылар,
Кол булмады алар дошманга.
Җырын, шигырьләрен үрнәк итеп,
Без тиешбез мәңге сакларга

Зиятдинова Ралина Рамилевна
Страна: Россия
Город: Лениногорск