Табигатьтә алтын көз
Бакча тулы хәзинә.
Яшелчә, җиләк-җимеш
Син җыеп өлгер генә.
Кызарып пеште алмалар,
Тәлгәш-тәлгәш баланнар,
Чияләр дә өлгерде,
Бар да мул уңыш бирде.
Әнием сусыл алмадан
Тәмле бәлеш пешерде,
Кайнатма, компот япты,
Барысына да өлгерде.
Кышка кергәч һәркайсы
Була әзер витамин.
Һәрбер җиләк-җимешнең
Файдасы күп бит аның.