Принято заявок
367

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Көттереп килгән бәхет

Бүген дә матур итеп таң атты, кояш күтәрелде. Бүген иртәсе дә икенче төрле нурлырак, яктырак кебек тоелды Нәфисәгә. Кошлары да әллә ничә төрле сайрый, һәммәсе үз чиратларын көтеп, сайрашадыр кебек тоелды аңа.

Язны Нәфисә сабырсызланып көтте. Сәбәбе дә бик җитди шул: язгы умырзаялар белән аның озак көткән беренче сабые дөньяга киләчәк бит. Врачлар әйткән буенча, бүген я иртәгә аларның сабыйлары туачак.

…Нәфисә кияүгә яратып чыкты. Илшаты белән өч ел матур гына очраштылар, әти -әни ризалыгы белән гаилә кордылар. Туй акчаларын беренчел кертем итеп, ипотекага 3 бүлмәле фатир да алдылар. Тора – бара яхшы машиналы да булдылар, эштә дә бар да әйбәт кенә барды. Тик 7 ел вакыт узса да, балалары гына булмады. Бик озак көттеләр алар үз бәхет җимешләрен, нинди генә врачка бармадылар. Хәтта Нәфисә иренә әйтмичә генә, багучыларга да барды. Әллә дәвалану нәтиҗә бирде, әллә башка нәрсә, Нәфисә беркөнне эшеннән кәефсез кайтты. Күңеле болганды, башы әйләнде. Илшаты куркып, “Ашыгыч ярдәм” чакырды. Ә хастаханәдән кайтканда, алардан да бәхетле пар юк иде дөньяда. Табибә аларны “Балагыз булачак”, — дип сөендерде.

Шул көннән соң аларның тормышы бала табуга әзерлек белән генә үтте дисәң дә була. Илшат хатынын өрмәгән җиргә дә утыртмады, бик саклады. Нәфисә матур тукымалар әзерләде, ул төсләрне ак, сыек зәңгәр, ачык яшелләрне сайлады. Бу төсләр кызга да малайга да туры килерлек иде. Алар хәтта баланың җенесе белән дә кызыксынмады. Ләкин күңеле белән сизә ул малай табачак…

Тәмле уйларына чумган Нәфисә сискәнеп китте. Ул эч турысында авырту сизде. Телефонын алып, Илшатына шалтыратты. Тегесе кайтып та җитте, сөеклесен хастаханәгә дә алып китте. Калганы кинокадрдагы кебек кенә булды. Нәфисә баһадирдай ул тапты. 3800 грамм, 53 см озынлыкта булып туды аларның бәхет төенчеге. Хәтта исеме дә бар иде аның. Нәфисә белән Илшат кыз туса, Динә, малай туса, Мөнир булачак дип уйлап куйганнар иде.

Баласын төреп янына салгач, Нәфисә түзмәде, врачлар күздән югалуга баласын чишеп, бар җирен тикшереп тә карады. Бөтен бармаклары да бармы, бар җире сау-сәламәтме янәсе. Карар күзгә матур, курчак кебек бала иде улы. Ул баласын күкрәгенә кысты, бәхетнең 7 нче катында кебек хис итте үзен. Ләкин иртә шатланганын ул әле белми иде шул.

Аларны өйгә каршы алырга бик күп туганнары килде. Илшат бик зур букет белән каршы алды кадерлеләрен. Өйдә зур өстәл дә әзерләнгән, бала бүлмәсе искиткеч сихри итеп бизәлгән иде. Йоласына туры китереп, мулла чакыртып, азан әйттереп исем дә куштылар. Бар да бәхетле иде.

Көннәр бер- бер артлы уза тордылар. Нәфисә бар вакытын улына багышлады. Шул ук вакытта ирен дә онытмады. Кыскача гына әйткәндә, җәннәткә тиң иде аларның тормышлары.

Көн артыннан көн үзды. Мөниргә дә 1 ай тулды. Нәфисә белән Илшат баланы медосмотрга алып бардылар. Бар табибларны уздылар. Барысы да баланы сәламәт дип сөендерделәр. Күз врачына гына керәселәре калды. Анысы военкоматтан килеп җитмәгән икән. 30 минуттан соң, ул да килде. Тик аның килүе ир белән хатынның шатлыгын тоныкландырды шул. тәҗрибәле табибның игътибары баланың карашына, күзләренә төште. Ул күзләр зәп-зәңгәр, аяз күк йөзе кебек тә, диңгез кебек мөлдерәмә иде. Баланың күзләре зур, матур, игътибарны җәлеп итеп тора торган күзләр, тик алар никтер күзләр тәтәй күк уйнап тора, сәер карыйлар кебек тоелды. Ул балага турле анализлар язып бирде… Анализлар әзер булгач, тиешле дәвалау чаралары билгеләде. Нәфисә белән Мөнир хастаханә юлын еш таптадылар.

Сабый көнләп түгел сәгатьләп үсте, бик матур, тере малай иде, тик күз карашы гына сәер кала бирде. Ир белән хатын баланы кая гына йөртмәделәр. Врачлар да өметләндерерлек сүз әйтмәделәр. Алар да чарасыз. Медицина бу очракта көчсез иде шул. Нәфисә белән Илшатның күз яшьләре диңгез булып акты. Мөниргә сукыр дигән диагноз куелды. Операциягә дә бик күп суммада акча кирәк иде. Алай гына да түгел, балага 5 яшь тулмыйча аны ясап та булмый диделәр.

Мөнир үсте, күзләре күрмәсә дә, ул бик зирәк, акыллы, хәтерле малай булды. Әнисе аны санарга да өйрәтте, өйдә булган китапларны кычкырып укыды. Мөнир белән уйнарга күрше малайлары дә керә, аны урамга алып чыга башладылар. Әкренләп үзе чыгып йөрергә өйрәнде. Аның сиземләү сәләте бик көчле иде. Ул әз генә бара да тыңлап тора һәм аяк тавышыннан кем килгәнен дә әйтеп бирә. «Исәнме, фәлән апай, исәнме, фәлән абый”, — дип буталмыйча исәнләшә иде. Аны беркем ким итмәде.

Нәфисә белән Илшатның гына йөрәге сыкрый иде. Мөнирнең канауга төшеп тә, адашып та, сугышып та кайткан чаклары булды инде, бар да җайлы гына булмады. Тик тормыш үз җаена акты да акты.

Чираттагы сабан туйлары җитте. Авыл халкы бу бәйрәмне бик көтеп ала бит ул. Нәфисәләр дә бәйрәмгә гаиләләре белән төштеләр. Кибетләр карадылар, Мөнирне атракционда сикерттеләр, көрәш карадылар. Көрәш караганда яннарына шәһәрчә киенгән бер апа килеп басты.

-Исәнмесез, бәйрәм белән. Күптәннән карап торам инде. Мәрхүм Нәҗип абыйның малае бит син, әйеме?

-Әйе, — диде Илшат аптырап. – Гафу итегез, мин сезне белмим бит. Кем буласыз сез?

-Мин Карачура авылыннан Наҗия апаң булам. Сезнең белән күрше генә тордык анда. Сез күчеп киткәннән соң, сезнең турында бик беләсем килгән иде. Аллага шөкер, менә күрдем дә. Син мине хәтерләмисеңдер инде, күчеп киткәндә, син кечкенә идең әле, бәбәй генә идең.

-Гафу итегез, әле мин Карачурада яшәгәнебезне дә белми идем, сездән ишеттем, -диде Илшат.

Хәл- әхвәлләр сорашкач, Наҗия Мөниргә күрсәтеп,

-Мин сине танымый да идем инде. Менә бу малаегыздан гына төсмерләдем. Нәкъ бабаң Нәҗип. Койган да куйган.

-Мин белмим шул бабайны. Әни белән әти дә никтер аның турында берни сөйләмиләр иде. Хәтта аның бер фотосы да юк иде безнең өйдә.

-Нәҗип бабаң бик рәнҗетте шул әтиеңне, әбиеңне. Алар заманына күрә бик хәлле кешеләр иделәр. Нәҗип бераз һавалырак иде, мәрхүм. Ни эшлисе килә, шуны эшләде. Әбиеңнең күзе күрми башлагач, каяндыр яшь хатын алып кайтты. Шулай итеп, ике хатын белән бер өйдә яшәде. Авыл өчен бик сәер күренеш иде бу. Авыл халкы сөйләде- сөйләде дә тынды, күрше булгач, без генә әбиеңнең ичек рәнҗетелеп яшәгәнен күреп тордык. Яшь хатын булгач, олы хатынга кадер-хөрмәт бетте. Сукыр да булгач, бигрәк тә. Күп көнне ашау да эләкми иде. Жәлләп, тегеләр эшкә киткәч, үзебезгә алып чыгып, ашатып-эчертеп, юындырып кертә идем. Иии елады инде мәрхүмә, чын күңеле белән рәнҗеде бабаңа. Кемнәргә генә төште икән аның күз яшьләре…

Наҗия апа сөйләде-сөйләде дә, саубуллашып китеп барды. Нәфисә белән Илшат ишеткәннәреннән айный алмыйча, баскан урыннарында калдылар.

Сабан туйлары узганнан соң, Илшат, тәвәкәлләп, Карачурага барды. Сорашып табып, әбисенең каберен чистартты, рәтләде. Зиратта әзер чардуганнар бар икән, чардуганын алыштырды.

Тормыш үз көенә генә дәвам итте. Яңа ел алдыннан Илшатны районга чакыртып алдылар. Анда аны ышана алмаслык яңалык көткән икән. Бер спонсор яңа ел бүләге итеп, Мөниргә операция ясатырга җитәрлек акча күчергән.

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, гаилә, операция ясатырга, чит илгә очты. Операция уңышлы гына узды. Үзләре ничә еллар җыйган акчага реабилитация үтеп, 3 айдан соң алар туган якларына кайттылар. Мөнир дә сау – сәламәт бала иде.

Кабат язлар киде. Болары инде икенче төрле бәхетле язлар иде.

Низамиева Ильзия Айратовна
Страна: Россия
Город: Балтаси