Принято заявок
367

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Көтелмәгән очрашу

Кечкенә генә бер татар авылында Илдар исемле малай яшәгән. Ул бик акыллы, игелекле һәм ярдәмчел булган. Барыннан да бигрәк ул китап укырга яраткан. Аңа бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре аеруча ошый иде. Җәйнең матур бер кичендә Илдар, яраткан китабын ала да, урманга китә. Бигрәк тә зур каен төбендә укырга ошый иде аңарга. Табигать кочагында укысаң, әкиятләр тагын да җанлана кебек тоела иде. Шулай җайлап кына утырды да, кычкырып укый башлады:

-“Шүрәле….”

Шулчак Кинәт яфраклар кыштырдый башлый, шул арада ыңгырашкан тавыш ишетә. Ул як-ягына карана һәм кинәт үзенең янында озын бармаклы, яшел төсле, озын буйлы, әмма күзләре моңсу сәер бер җан иясе күрә. Бу –Тукай әкиятендәге Шүрәле иде.

— Ай –һай.. Минем исемемне син әйттеңме?-диде ул сак кына.

— Син Шүрәлеме?-диде Илдар, китабын кысып.

— Әйе шул, ләкин мин бүген шаярмыйм, бармакларымны шушы ярыкка кыстым, тик чыгара алмыйм. Өченче көн инде газапланам….

Илдар якынрак килде дә:

-Тукта, мин сиңа ярдәм итәрмен. Тик син миңа зыян салмаска сүз бир!

— Вәгъдә, — диде Шүрәле.

Илдар таяк табып, агач ярыгын киңәйтте. Бераз тырыша торгач, Шүрәленең бармаклары иреккә чыкты.

-Рәхмәт сиңа, малай!- дип Шүрәле шатлыгыннан сикерде. –Син миннән курыкмаган һәм ярдәм иткән бердәнбер кеше. Мин сине буш кул белән җибәрмим, тылсым дөньясына алып барам,- дип Илдарны кулыннан тота да, һәм аны Тукай әкият геройлары җыелган аланга алып китә. Кулы белән агач кәүсәсенә кагылуы була, кинәт каен төбендә нурлы ишек ачыла. Бу, әкият дөньясына юл иде.

-Тукай әкиятләре монда яши,- диде ул.

Илдар кызыксынып ишек аша үтә һәм алар якты аланга килеп чыгалар. Уртада көмештәй ялтырап торган күл кырыенда Су анасы утыра. Күл буенда Кәҗә белән Сарык үлән ашап йөриләр. Агач башында кошлар сайрый. Ул аларга озак кына сокланып карап торганнан соң, Су анасы ярга чыга. Кулына ул ялтырап торган энҗе таш тоткан иде.

— Исәнме, Илдар, — диде ул йомшак тавыш белән. — Мин Су анасы. Син безнең дустыбызга ярдәм иткәнсең. Бу — энҗе таш сиңа бүләк!. Ул сиңа табигать телен аңларга ярдәм итәр! Кайсы җәнлек кенә синнән ярдәм сорап килсә дә, син барсын да тоярсың, һәм ярдәм итә алырсың,- диде ул.

— Ләкин исеңдә тот, — дип өстәде Шүрәле, — бу бүләк яхшы йөрәкле кешегә генә хезмәт итә.

— Рәхмәт сезгә! Мин урманны да саклармын, җәнлекләргә дә ярдәм итәрмен!,-диде ул.

Шүрәле Илдарны яңадан яшел ишек янына алып килүе булды, Илдар кинәт уянып китте.

Ул бары тик төш кенә иде….

Усманов Айзат Алмазович
Страна: Россия
Город: Казань