Көтү көттем
Җәйнең матур бер көнендә
Көтү чираты җитте.
Әтигә ияреп мин дә,
Көтү көтәргә киттем.
Рәхәт түгел көтү көтү,
Йөрмә! – диде әтием.
Бар(ы)бер барам көтүгә дип,
Тыңламыйча иярдем.
Башта әйбәт кенә булды,
Сыерлар да ашады.
Ә аннары ике сыер
Кайтырга чамалады…
Көне буе шул сыерлар
Һич тынычлык бирмәде.
Сыерларыңны ку! – диеп,
Әти дә хәйләләде.
Төнлә йоклап китеп булмый,
Гел сыер күз алдымда.
Тагын: “Көтүгә чыгам,” – дип,
Аптыратмам берсен дә!