Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Көнсылу

Борын-борын заманда бер ир белән бер хатын яшәгәннәр. Аларның бердәнбер кызлары булган. Беркөнне әтиләре Туган илебезне яклап яуга киткән. Ул кире әйләнеп кайтмаган, сугыш кырында үлеп калган. Ялгыз ана бу хәсрәтне күтәрә алмыйча, якты дөньядан китеп барган.

Бичара кыз япа-ялгыз калган. Айсылуны әтисенең энесе тәрбиягә алган. Көн артыннан көн үткән, менә ул үсеп буйга да җиткән. Зифа буйлы, койгач кашлы, нечкә билле булып җитешкән. Айсылуның йөзен кинәт кенә сипкел баскан, ул моңа бик тә борчылган. Битен сабын белән дә, төрле төнәтмәләр белән дә юып караган, әмма бернәрсә дә булышмаган. Авылдашлары күрсәләр көләрләр һәм котыртырлар дип курыккан. Эч серен сөйләргә якын кешесе булмау сәбәпле, Айсылу өйдән чыкмаска, кеше күзенә күренмәскә булган. Абыйсының гаиләсе, йорт тирәсендәге эшкә алынмаган өчен, аны бик ялкау кыз дип сөйләп йөргәннәр.

Җәйге бер матур көнне Айсылу урманга җиләккә барырга булган. Иртән үк, авыл халкы уянганчы, юлга чыккан. Аланлыкта җиләк җыя-җыя, эчкәрәк кергәнен сизми дә калган. Якында гына ташландык кое күренгән. Кое аны үзенә чакыра төсле тоелган. Айсылу коега барып караса, суда башка кеше йөзен күргән. Бу бик сәер тоелган аңа. Озак уйланып тормаган, тагын җиләк җыярга керешкән. Көн кичкә авыша башлагач, тизрәк кайту ягын караган. Күпме генә тырышса да, авылга юлны таба алмаган. Агачлар арасында кинәт кенә ниндидер шәүлә күренеп киткән. Әйләнеп караса каршында Урман иясе басып тора икән. Айсылу куркып калган.

– Син адаштыңмы әллә? – дип сораган ул Айсылудан.

– Әйе. Мин килгән юлымны таба алмыйм, – дип ишетелер-ишетелмәс кенә җавап биргән ул Урман иясенә.

– Курыкма, мин бу урманның иясе, сиңа тимәм, бары ярдәм генә итәрмен, – дигән ул.

Айсылуга тагын да сәер булып киткән. Кайчаннан бирле Урман иясе адашкан кешеләргә өйләренә юл табарга булыша, ди.

– Борчылма, сиңа авылга юлны үзем күрсәтермен. Мин дә кайчандыр синең кебек шундый сипкелле кыз бала идем. Миннән дә көләрләр, мыскыл итәрләр дип өйдән чыкмый яттым. Таң белән генә урманга килеп йөргәли башладым. Үземнең кайгы-хәсрәтләремне шушы коега сөйли идем. Шулай итеп, кешеләрдән бөтенләй читләштем, урманда калырга булдым һәм гомерлеккә Урман иясенә әверелдем. Кызганычка каршы, үземнең хатамны соң аңладым. Ә мин сиңа ярдәм итәсем килә. Беркемнән дә курыкма, урамга чык, күбрәк кояш нурлары астында йөрергә тырыш. Сипкелле баланы кояш бик ярата, ул сиңа һичшиксез ярдәм итәчәк.

Кыз аны бик кызганган һәм киңәшләре өчен зур рәхмәтен белдергән. Урман иясе аны авылга кадәр озатып куйган.

Иртән торуга ук Айсылу эшкә керешкән: бакчада чүпне утаган, көне буе үрдәкләр, казлар көткән. Аның сипкеленә игътибар итүче дә булмаган. Айсылуның йөзеннән нур бөркелеп торган. Авыл халкы аны Көнсылу дип йөртә башлаган.

«Сипкелле — сөйкемле» дип халкыбызда тикмәгә генә әйтмиләр икән шул.

Инзиля Усманова Ильнуровна
Страна: Россия
Город: Апастово