XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Кәнфит

Кесәдә кәнфит.

Ашыйсым килә.

Ашасам әгәр

Калмый энемә.

Ул өйдә көтә

Кәнфит кайтканын.

“Кәнфитсез кайтма!”-

Дип әйтеп калды.

Кара син аны!

Кулым үрелде

Кесә төбенә.

Тукта, нишлисең?

Алай ярамый.

Намусың кая?

Кәнфитне өйгә

Алып кайтам дип

Уйладың бая.

Шулай дидем дә

Кайттым өемә

Тәмле кәнфитне

Бирдем энемә.

Ибрагимова Камиля Ильнуровна
Страна: Россия
Город: с. Шемордан