Күгәрчен
(Заманча әкият)
Борын-борын заманда түгел, ә менә нәкъ безнең заманда бер кечкенә авылда Рәсимә атлы бер апа яшәгән. Аның өч улы булган, ди. Менә алар үсеп буйга җиткәннәр. Ике улы бер-бер артлы армиягә киткәннәр. Озак тормый, исән-имин үз туган якларына әйләнеп катып та җиткәннәр. Көн үсәсен ай үсеп, әй үсәсен ел үсеп дигәндәй, кече улы Рөстәм дә армия сафларына алына. Шул рәвешле, ел үтә, Рөстәм юк, ике ел үтә – юк, биш ел үтә – һаман да юк. Елый-елый, күзләре сукырая башлый ананың. Бердән-бер көнне Рәсимә, тәрәзә буенда елап утырганда, тәрәзәгә берәү чиертә. Караса, бер тиен карап тора. Тәрәзәне ачып, ана кеше аны кумакчы була, шулчак тиен телгә килә:
— Ник елыйсың, Рәсимә?
— Улым Рөстәм армиядән кайтмый һаман, -ди ул аптырап китеп.
— Син кайгырма, мин хәзер табып кайтырмын аны, — ди дә тиен юк була.
Рәсимә көтә, тик тиен дә су астына төшкәндәй, юкка чыга. Төш кенә булгандыр дип уйлый башлый ул. Ә бер көнне аның тәрәзәсенә күгәрчен килә.
— Ник һаман елыйсың, и Ана? – ди аңа күгәрчен.
-сУлым кайтмый минем.
— Ә мин беләм. Мине тиенкәй җибәрде сиңа. Ул тылсымлы чикләвеген тәгәрәтеп җибәргән дә, синең улыңын эзли киткән булган. Тик чикләвек зур диңгезгә барып җиткән дә су төбенә төшеп югалган. Тиен су асында йөри алмый бит инде. Шуңа ул мине сиңа җибәрде. Хәзер мин тылсымлы каурыемны очыртып җибәрермен дә, синең улыңын табып кайтырмын, — ди дә очып китә.
Күгәрчен канат артыннан оча торгач, олы бер дәүләткә килеп чыга. Йон оча. Оча торгач, бер бай йортына килеп җитә. Ул да булса, ил башлыгы каралтысы икән. Йон бер тәрәзә төбенә барып төшә. Күгәрчен аның артыннан килеп, тәрәзә төбенә куна. Тәрәзә аша караса, анда Рәсимәнең улы басып тора икән. Яхшы киемнәрдән, кулына папка тоткан. Эшкә ашыга күрәсең. Күгәрчен, ашыгып, тәрәзәне кагарга, томшыгы белән чиертергә тотына.
Рөстәм, нинди тавыш икән, дип тәрәзәгә караса, анда күгәрчен икән. Ачтыр инде дип уйлап, аш бүлмәсеннән ипи сыныгы алып килеп, тәрәзәне ача ул:
— Рөстәм, әниең көтә сине. Саргаеп кибеп бара, тиз кайт өеңә, — ди дә очып китә.
Рөстәм аптырап кала. Ничек инде кош сөйләшсен ди! Тукта, ул бу байлык, олы фирмалардагы эше белән чыннан да әнисе турында онытты бит. Ничек инде, байлык дип үз әниенне онытып була! Ах, мин! Күпме вакыт үтте, ә ул аңа бер хәбәр дә бирмәде бит. Ашыгырга кирәк. Ул бу хакта тиз генә хатынына әйтте, һәм алар, җыенып олы юлга чыктылар.
Ә күгәрчен тизрәк Рәсимә янына ашыкты.
— Рәсимә, елама! Улың тиздән кайта. Матур хатын алып кайта. Ул исән! – диде дә, очып китте.
Ул ара да булмады, ишек катында Рөстәм күренде.
— Әнием, кичер мине! Мин исән-сау, таныш бул, бу – минем хатыным.
— Балакайлар, диде дә ана, эченә сыймаган олы шатлыктан кабат елап җибәрде.