Күңелнең кояшы.
Ачыкмы тәрәзәң пәрдәсе?
Ачык та, әмма юк кояшы…
Табылыр, өзмәче өметең,
Әлегә бары тик май башы.
Синең дә җаныңда кояш бар,
Яктырырга ирек бир аңа.
Шулчакта бары тик дөнья да
Күренер башкача, өр — яңа.
Онытма: ни генә булса да,
Җаныңны ачык тот кояшка.
Тиңләмә үзеңне һичкайчан
Җирдәге аунаган бер ташка.
Кояшны белеш син кошлардан,
Алар бит өләшә сәламнәр.
Җаныңа тиешле кояшны,
Үзләре үк китереп бирерләр.
Йөзеңнән елмаю китмәсен,
Карауга күренсен кояшың.
Күзләрең булса да моңсулар,
Күрсәтмә беркемгә сагышың.
Сагышың күрсәтмә беркемгә,
Кешенең булыр бит төрлесе.
Яхшысы янында гел була,
Еландай кап — кара эчлесе.
Җырыңа чагылсын кояшың,
Моңлырак булыр ул тагын да.
Синең бит моңнарың үзеңнең
Йөз ишек эчендә — җаныңда.
Тәрәзәң пәрдәсе ачыкмы?
Ачып куй җаныңны кояшка.
Борчылма, яктырыр кояшың,
Быел бит язлар да башкача!
Гомер угы.
Сәгать угын күчерәмен,
Миңа кызык, күңелле.
Кичәгесе генә һаман
Тырный бирә күңелне.
Үзе әкрен бара, диеп,
Кызулатам вакытны.
Биш кат әйләндереп алам
Сәгатемдәге укны.
Кайтып киләм сары көзгә:
Агачлар яфрак коя.
Ямьле язның җылылыгын
Яз үзе генә тоя.
Әллә — кая барасым юк,
Озын түгел үткәнем.
Тик шулай да, бер утырып,
Соңгы көнем көтмәмен.
Сагышларга уралмамын,
Мин бит михнәт чикмәгән.
Минем әҗәл яннарымнан
Бармак янап үтмәгән…
Соңгы җырларымны да әле
Җырларга исәбем юк.
Минем бәлеш монда пешкән,
Монда тамагым да тук.
Сәгатем сукканын көтмәм,
Мин бөкре әби түгел.
Картаймас та тумас борын
Минем гел тиле күңел.
Күчерәмен сәгать угын,
Миңа нәрсә — күңелле!
Бетәр тиздән бу уен да,
Һәр нәрсә бит гомерле…
Томан эчендә.
Кара томан буйлап үтәрбез,
Чәчләремне җилләр иркәләр.
Күктәге очучы кошчыклар
Миңа сәлам биреп үтәрләр.
Мин керермен томаннарның
Нәкъ эченә, үзәгенә.
Тик һичкайчан кермәмен мин
Эчләренә үзем генә.
Мин барырмын; ә тирәмдә
ара — тирә вальс биерләр.
Күзем йому белән барысы да
Кычкыра — кычкыра җырлап йөрерләр.
Алдагыны күзләрем күрмәсләр,
Томан биләр барыр юлымны.
Кирәк — кирәкмәскә сөйләрмен мин
Алга әйди торган уйларны.
Ерак китмәм, шулай ерак китеп
Адашканнарны беләм.
Минем барасы юлыма
Җәелмәгән бит келәм.
Син артымнан минем барырсың,
Кызык өчен түгел, сакларга.
Кем белә бит, җире гади түгел
Андый — мондыйларга таптарга.
Ә мин һаман алга атлармын,
Билгесезлек томаннарын таптармын.
Алга алып барыр уйларымны
Берәм — берәм җыеп барырмын.
Шулай инде,
Озак барырмын мин,
бәлкем гасырларга бәйләнер.
Вакыт белән бик күп нәрсә,
ә, бигрәк тә,
Минем уйлар кире якка әйләнер.
Сузылып киткән юлларыма
Карый — карый барырмын.
Һәрбер атлаган адымга
Нәтиҗә ясап алырмын.
Киттекме, бергә керәбез
Томаннар арасына.
Дөнья бер күрсәтер юлын
Югалган баласына…