Принято заявок
1468

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Күңелемә якын темалар.

Сугыш -нинди каты сүз

Күзләрдән яшьләр ага.

Хәтер сандыгын актарып

Халык бәйрәмгә бара.

Күпме хәсрәт китерде бит

Ятим калды балалар.

Илне сагышларга күмеп

КайгыдАН ЕЛЫЙ йортлар.

Җиңүгә быел 80 ел,

Шатлыклы , ачы ЯДКӘР.

Яу кырындагы солдатка

Һәр кеше башын ияр.

Тыныч тормышлар тели

Дөньяда һәрбер бала.

Кайгы — хәсрәтсез үссеннәр-

Дип тели һәрбер ана.

Йөрәк тибә, җаннар сыкрый

Искә төшкәндә сугыш.

Кан коелмасын дөньяда

Илебез алсын сулыш.

Әнием.

Әниемне тиңләр идем

Бакчадагы үскән гөлләргә.

Алар саргаядыр көзләргә,

Ә әнием чибәр мәңгегә.

Күз нурлары- үзе бер диңгез,

Чәчләре дулкындай тибрәлә.

Әни белән сөйләшүе рәхәт,

Кочагыннан китмим мин бер дә.

«Мин -бәхетле бала»,- диям,

Әнием янәшәмдә.

Иң якты кояшым булып

Гомергә, әни, яшә!

ТАБИГАТЬНЕ ЯРАТАМ.

Җир йөзенең бар почмагы

Төренгән матурлыкка

Һәр ел фасылының көтәм

Чакыруын кунакка

Күңел күзең күрә белсен

Тылсымын табигатьнең

Үзең дә сизми калырсың

Сиңа биргән сихәтен

Мин үзем җәйне яратам-

Кояшта кызынырга.

Рәхәтләнеп су коенам

Рәхәт соң су буенда.

Көз көне моңсу булса да,

Ниндидер бар бер яме.

Күзләрне чагылдырадыр

Яфракларның келәме.

Кыш диеп тә исем китә

Яңа елны көтәмен.

Чыршы, мандариннар белән

Һәр ел бәйрәм итәмен.

Яз көнендә бөреләнә

Бакчабыз агачлары.

Кошлар сайрый анда кунып

Күзәтәм мин аларны.

Һәр фасыл да якын миңа

Барысын да зарыгып көтәм.

Яңгырны да, кояш, карны-

Һәрберсен якын күрәм.

Фазлиахметова Алия Айдаровна
Страна: Россия
Город: Село Исенбаево