Сөембикә бүген янә теге төшне күреп уянды. Ул, торып утырды да, йотлыга-йотлыга, һавага юксынган кеше сыман озак иттереп, тәмләп сулады. Аннары, маңгаеннан тир бөртекләрен сөртеп, гүя хәлсезләнгәдәй, йомшак түшәгенә сузылып ятты. Тик йокы инде качкан инде. Берничә вакыт диварга карап ятканнан соң, Сөембикә иренеп кенә торды да, тәрәзне киереп ачып җибәрде. Бүлмә өерелеп саф төнге һава керде. Бер кабынып, бер сүнеп балкыган йолдызларга озак карап торды Сөембикә. Җир йөзе, нарасый сабый күк, татлы йокыга чумган. Бар җиһанда рәхәт тынычлык. Әйтерсең, сугышлар да, талаш-ызгышлар да юк, адәм балары акча, җир дип бер-берсенең канын коймыйлар…
Күз алдына янә әле күргән төш килде… Инде ничәнче көн шул ук төш кереп йөдәтә бит!
***
Имеш ди, Сөембикә, зур, купшы бизәлгән бакчада. Тирә-юнь чәчәклеләр белән тулган. Ул, үзенең яраткан ап-ак гөлләрен эзләп, арлы-бирле йөренә. Тик бөтен җир ал гөлләр белән тулган. Эре, юешь алсу таҗларын киң ачкан, кып-кызыл гөлчәчәкләр тутырган бар бакчаны. Сөембикә, алар янына килеп, иң эре гөлне учына ала ди. Тик, гөлнең таҗына кунган саф иртәнге чык ал төстә ди. Сөембикә, куркып, чәчәкне өзеп алып, йөзенә якын китерә ди, һәм, аның йөзенә ачы кан исе бәрә ди.
Шуннан соң, гөлне ташлап, алны-артны карамыйча, ул чабып китә ди. Бик озак, абына-сөртенә йөгергәннән соң, ул, ниһаять, үз бүлмәсендә пәйда була да, җиңел сулап, чуклы паласлар белән бизәлгән диварга сөялә ди. Һәм шулвакыт, ишектән куркынган хезмәтче кыз чыга да, йөрәк өзгеч тавыш белән: «Ханбикә, Ханбикә, Үтәмеш солтанны алып китәләр! Алып китәләр! Коткарыгыыз!!», — дип кычгыра да, аңсыз егыла ди.
Сөембикә, озын-озын, катлы-катлы итәкләренә бутала-бутала каядыр алга ыргыла. Тик алда чиксез үткел, ул нәрсәгедер абына, егыла… Аны җибәрмиләр… Күкрәк сөтен имезеп үстергән газизе Үтәмешкә җибәрмиләр…
***
Сөембикә, күз алдыннан әлеге куркыгыч вакыйгалар узгач, авыр сулар куйды. Йөрәге тыныч түгел иде шул аның, тыныч түгел. Җитмәсә, күңеле дә, әллә нинди шом сизенгәндәй, лепер-лепер килә… Ни өчен ул һич тә төшнең ахырын күрми икән? Аларны улы белән мәңгегә аерырга бер йөрәксез җәлладның да кыюлыгы җитмәс!
Ул янә күкрәк тутырып саф төнге һаваны сулады. Ерактан, әкрен генә, җиһанны ал нурларга күмеп таң атып килә иде.
«Ханбикә, Ханбикә!»…Кемнәрдер, еракта-еракта, кычкыралар. Аны эзлиләр булса кирәк…
***
Дәү корсаклы, җирән сакаллы, башы түшәмгә кадәр җиткән ямьсез чырайлы бер ир, аны яшел күзләре белән тишкәли иде. Сөембикә аңламады. Юк, аңлады ул. Йөрәге аңларга теләмәде…
«Без Үтәмешкә тимибез. Аны сездән дә аермыйбыз. Тик сез китәргә тиеш. Бүген ук, бу минутта ук Казанны, халкыгызны калдырып китәргә тиешсегез», — ямьсез чырайлы кеше һәр сүзен гүя сытып чыгара иде.
» Юк бит! Юк! Сез аңламыйсыз… Кендек каным тамган, әннә сүзен тәүге тапкыр әйткән газиз илемне, миңа ышанган, мине ханбикә итеп куйган газиз татар халкымны мин калдыра алмыйм! Әчкелтем әрем исен тоймыйча, кояшның алтын нурлары яктылыгында көлеп торучы көдрә каеннарымны күрмәсәм мин үзем дә саргаеп үләм бит»… Юк, ул еламады. Бары аның күңеле, үпкәләгән бала сыман, үксеп-үксеп, ярсып-ярсып елады.
Ә зур җирән сакаллы кеше һаман үзенекен тукыды. Ул, кемгәдәр янаган төсле, йодрыгын селки-селки сөйләде. Сөембикәне күндергәнче сөйләде. Күнмичә нишләсең соң Сөембикә, күнде, билгеле. Иленең мең баласы зар еласа да, зур коңгырт күзле улыны, белә торып, ерткыч дошман кулына бирә алмады ул. Көче җитмәде…
***
Җитез көймә, Иделнең ярсыган дулкыннарын ера-ера алга ыргыла. Казанның агач йортлары, кояш астына боеккан сыман баш игән мәчет манаралары, аның белән бергә меңләгән өйләрдә меңләгән түбә астында иза чигүче бичара халыкның
бичара балалары инде тәмам күздән югалдылар. Идел дә, гүя елый сыман, акчарлакларның ярсып кычкырганын тыңлап, шаулый, кемгәдер рәнҗегән сыман дулап алга омтыла. Сөембикә, газиз улын күкрәгенә кысып Казаны белән хушлаша. Туып үскән нигезен, иптәш кызлары белән уйнаган таш урамнар белән мәңгегә саубуллаша. Халкы аны кичәрместер төсле тоела аңа. Иленең мең баласы зар елаган чакта ул үз улын уйлады, үз газизе дип тырышты.
Ә бәлки, аңларлар да
Бар кешенең дә балалары, йөрәк бәгырьләре бар бит. Авыр кургаш уйлар аның миен бораулап, бораулап рәнҗетәләр. Ә чыгу юлы юк.
Тиздән,бик тиздән,ул газил иле, газиз Казаны белән мәңгегә аерылышачак. Бөдрә каеннарсыз, чәрелдек чыпчыкларсыз, мулла моңлы тавышы белән укыган азаннарсыз ничек яшәмәк кирәк икән…
Үтәмеш, акыллы коңгырт күзләрен әнисенә төбәде: «Әни, без бара торган җирдә дә курайда уйныйлармы икән? Миңа кичә иптәш малайлар «әллүки»не сыздырырга өйрәтте. Мин сиңа да өйрәтермен дигән идем»… диде ул, уйчан карап.
Сөембикә дәшмәде. Аның, татар халкы, газиз иле белән хушлашканнан соң күңеле китек, җаны гүя үлгән иде.
Юк, еламады ул. Бары күңеле генә, заяга рәнҗетелгән, нык рәнҗетелгән сабый сыман, үксеп-үксеп, ярсып-ярсып елый.