XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Күңел дәфтәре.

Язгы гөрләвектәй,

Шаулап узып бара

Балачакның алсу иртәсе.

Җырлый –җырлый эзләп барам,

Кайсы юллар анда илтәсе?

 

Тирә – ягым шау чәчәккә чумган

Ак таң кебек якты кичләрем.

Чуклы тәлгәш кебек эленеп кала

Чәчәк кебек керсез хисләрем.

 

Тапланмасын иде саф күңелем,

Өзелмәсен иде җырларым.

Озата барсын мине киләчәккә

Хәтфә япкан тигез юлларым.

 

Алып менсен мине биеклеккә

Миңа канат куйган хыяллар.

Көч бирсеннәр миңа тукранбашлы

Мәтрүшкәле хәтфә болыннар.

 

Бер дәфтәрем миңа әле сердәш

Аңлый мине телсез дускаем.

Ай шымчылык итә  тын кичләрдә

Коңгырт салып йомры маңгаен.

 

 

Миргазова Сюмбель Фаритовна