Борын-борын заманда бер урманда яшәгән ди бер Куян. Шул урманда алма агачлары күп булган. Бу Куян бик оста пешекче булган, тәмле-тәмле ризыклар пешергән. Иң тәмлесе аның алма бәлеше булган. Куян пешергән алма бәлешләрен бөтен урман җәнлекләре бик яратып ашаган. Ә Куян барысына да бик рәхәтләнеп ашаткан. Бөтен җәнлекләр безнең Куяныбыз белән дус булып йөргән.
Бу елны бик коры булган. Күпме агачлар, куаклар, чирәм харап булды. Алма агачлары да корыды. Шул кайгыдан безнең Куян бик борчылды һәм бүтән шундый тәмле бәлешләр пешерми башлады. Ә урман җәнлекләре моны аңламадылар һәм Куян артыннан бүгенге көнгә кадәр йөриләр.
Дөрес әйтәләр шул: яхшылык кылма — начарлык күрмәссең.