XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Юксынам сине…

        Салмак кына авыл урамнары буйлап атлыйм. Искиткеч матур табигатенә сокланып карыйм. Җәй кояшының нурларына төренгән ниндидер гаҗәеп яктылык эчендә утыра сыман минем авылым. Аның аксыл- сарылыгы — кояштан, алсулыгы- өй түбәсендәге калайлардан, ә зәңгәрсуы – аяз күктән иңгәндер бугай.Үземне шушы төсләр арасына кереп югалгандай хис итәм.Балачак елларым күз алдына килеп баса.Ирексездән күңелдә шигъри юллар туа:

Рәхәтләнеп таптап йөрдем 
Балачак сукмакларын,
Искә төшереп, гомеремнең
Татлы төштәй чакларын…

         Әйе, Кичучат авылының  Яшьлек урамы буйлап , горур кыяфәт белән әти-әниемнең уртасында барулар хәзер  дә истә әле. Минем кулым — әнидә, энем  Айратныкы — әтидә. Ә без, апалы-энеле ике бала, кулларыбызны бер — беребездән ычкындырмыйк дип, шундый кысып тотканбыз, хәтта кул бармакларының тою хисе дә югалган. Нинди бәхетле мизгелләр… Әгәр шул вакытта:  «Сез озакламый әти-әниегзне югалтасыз», — дисәләр, беребез дә ышанмас идек. Бәхетле минутларыбыз бигрәкләр дә тиз узган икән!

          «Җәннәт — әниләрнең аяк астында» дигән сүзләрнең мәгънәсен мин әле хәзер генә аңлап киләм. Чыннан да, безнең өчен борчылып, төн йокларын йокламый, аз гына авырып китсәк тә үзенә урын таба алмый, эштән йөгереп безнең янга ашкынучы әниебез юк шул хәзер…

Өзелеп яраткан әниемнең бу дөньядан китүенә инде 7 ел узды. Аны югалтуны әтиебез бик авыр кичерде һәм шушы олы хәсрәткә түзә алмыйча, 2012 елның язында ул да безне ятим калдырып, мәңгелеккә әниебез янына «күчте». 

 

          Башкаларныкы кебек безнең  дә яныбызда өзелеп сөйгән әниебез булса, нинди рәхәт булыр иде.  Ул пешергән тәмле ашамлыкларның исен дә, тәмен дә һич онытмыйм, бәйләгән  оекбаш — бияләйләренең җылысы хәзер дә күңелемне җылыта. Әти белән бергәләп төзегән яңа йорт,  әниемә һәйкәл төсле тоела миңа .

           Аяклар үзеннән -үзе авыл зиратына табан юнәлә.Зиратта тынлык,фани дөнья мәшәкатьләре онытылып тора. Кабер ташындагы фотосурәткә сокланып карыйм: аннан мөләем йөзле, мәгънәле тирән күзле,түгәрәк битле ханым текәлеп карый. Бу минем бердәнберем, газиз әнкәем. Аның бөдрә  чәчләре җилдәге диңгез дулкынын хәтерләтә. Үземнең чәчләрем дә нәкъ әниемнеке төсле…

       Әни! Әнием!  Кадерлем минем! Тыныч йокла! Безнең өчен борчылып ятма. Безне тәрбиягә алган Мөгелсем апа белән  Миннил җизнәй синең кебек үк сабыр һәм кайгыртучаннар. Апаның җылы карашы сине хәтерләтә…

 

Ибрагимова Гузелия Юнысовна