XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
“Өйнең яме”

Өйнең яме минем өчен

Ул гаиләм булып тора

Алар өйдә булган чакта,

Күңелгә шатлык тула.

Гаиләм янәшәмдә булса,

Өйдә бәхет, куаныч.

Тәмле ашлар пешеп торсын

Ул да безгә юаныч.

Кирәкми башка затлыклар,

Гөрләсен шатлыклы тавышлар,

Кеше өен берничек тә ямьле итми

Меңләгән зур матур байлыклар.

Өйдә тынычлык саклансын

Ярату хөкем сөрсен.

Гаиләм бердәм булган чакта гына

Өебез ямьле безнең.

Тукай!

Тукай!Тукай!

Безнең күңелләрдә

Син һаманда әле яшисең.

Ихлас язган шигырьләрең белән

Туган телне гүзәл бизисең.

Һәрбер язган шигъри юлда синең

Тирән мәгънә ята күмелеп,

Мавыктыргыч әкиятләрең исә,

Күңелләргә бирә сөенеч.

Шигырьләрең синең безгә маяк

Яктырталалр барыр юлларда.

Синең көчле шәхес булганлыгың,

Арта бара һәрбер елларда.

Туган телне, илне сөяргә дип,

Өйрәтәсең күпме буынны.

Синең кебек шундый зур шәхесләр

Бизәсеннәр иде дөньяны.

Яшә Тукай, шулай җанландырып

Алга әйдәп татар милләтен.

Син яшәсәң,без дә тырышырбыз

Кайгыртырга милләт киләчәген.

Бареева Алсу Ильшатовна
Страна: Россия
Город: Муслюмово