Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Җәйге авыл иртәсе.

                                                                               Җәйге авыл иртәсе.

   Нинди бетмәгән җыр инде бу, ә?! Ник берәрсе сүндереп куймыйдыр шуны… Кинәт күзләремне ачып җибәрдем. Будильник тавышы икән бит ул.  Сәгать  иртәнге биш. Инде борылып кына ятмакчы идем, ник будильник куйганым искә төште. Күрше Нияз белән көтү куарга төшәргә килештек бит бүген! Тизрәк сикереп тордым да, юынып-киенеп, тышка чыктым. Чыктым да, телсез калдым! Инде авылга кайтуыма бер атна булып килсә дә, мондый матурлыкны күргәнем юк иде. Күк йөзе зәп-зәңгәр, биек, очсыз-кырыйсыз! Бер генә болыт кисәге дә юк. Кояш инде югары күтәрелеп килсә дә, иртәнге һава саф, җиләс. Әти әйтмешли, кашык белән тотып ашарлык. Ни өчен тавышсыз-өнсез калуымны да аңладым: мине уратып алган моңлы тавышларны тыңлар өчен икән. Менә ичмасам кошлар хоры бу! Гомеремдә беренче тапкыр ишетәм! Ә иң гүзәл җырчы-сандугач. Аның җырын бернинди уен коралы да кабатлый алмас кебек. Бабакай соңрак әйтте инде, сандугач җырлары белән иртәнге кояшны сәламли икән. Тагын күпме шулай басып торган булыр идем, абзардагы «чаж-чож» килгән тавыш мине айнытып җибәрде. Әбекәй әле сыер сава, димәк көтү китмәгән. Шулчак урам якта капка тавышы ишетелде. Чыгып җиткәнче үк аңладым инде-Нияз бу. Ул алай хискә бирелеп йөргәнгә ошамый: башына кепкасын кигән, кулына чыбыркысын тоткан. «Нәрсә, Алинә, торып булдымы?»-диде ул, көн дә көтү куган кешедәй. Әбекәй, сыеларны савып бетергәч, мине күреп: «Әй, кызыкаем, тордыңмыни? Йокларга идең рәхәтләнеп. Таң йокысы -иң тәмлесе бит ул»,- дип сөйли-сөйли сыерларны урамга куды.

         Берәм-берәм урам капкалары ачыла башлады. Әкрен генә басып, сыерлар, таналар, үгезләр көтүгә кузгалдылар. Без дә алар артыннан иярдек. Урам башында юл тау астына юнәлә. Ә анда көзге кебек ялтырап, салмак кына Ык елгасы агып ята. Көннең төрле вакытында елга төрлечә күренә икән ул! Моның кадәр ялтыраганын күргәнем юк иде әле! Күзләрне камаштыра! Таудан төшүгә сыерлар йөзеп чыгу урыннарына юнәлделәр. Елгага барып җиткәч, иң беренче эш итеп, суның җылылыгын белергә теләгәндәй, су эчә башладылар. Эчкән бере, сак-сак атлап елгага керә торды. Кечерәк таналарның башлары гына күренеп кала. Барлык сыерлар да елгада, су өстендә аларның сулышы гына ишетелеп тора. Берничә минуттан алдагы сыерлар икенче ярга йөзеп чыктылар. Юеш сыртларын кояшта ялтыратып яр өстенә күтәрелделәр. Анда аларны көтүче каршылый. Беренче тапкыр күргән кеше гаҗәпләнүен яшерә алмый. Киң елганы йөзеп чыгучы сыерлар сирәк күренеш шул. Ә без инде өйрәнгән. Көтүне каршы алырга кечкенәдән йөрибез бит. Ә менә бүген көтү куарга да төштек!  

          Су буенда җыелган апалар-әбиләр безне бик яраттылар, бик мактадылар. «Кажан кыжы» көтү куа башлаган инде»,- дип көлешеп тә алдылар. Монысы минем турында инде. Кечкенә чакта «з» белән дуслык чамалы булган ахры, үземне «Кажан кыжы» дип йөртә идем. Ә хәзер никтер алай әйтәсе килми… Киресенчә,  үземне авыл кызы итеп тоям. Авылга кайткач сабырланып, тынычланып, үсеп киткән кебек булам. Авыл баласы ул-табигать баласы. Әле хәтеремдә, авылдан киткәндә, Казанга кайткач авылны искә алырмын дип, сөт савытына авыл һавасын тутырган идем.  Авылның үзендә генә була икән ул андый һава… Аны алып китеп тә, башка җирдән табып та булмый икән. Кайтып кына, киң болыннарга чыгып кына күкрәк тутырып иснәп кенә була икән ул!

     Елга буеннан салмак кына атлыйбыз. Иртәгә дә төшәргә дип сүз куештык. Авылда йоклап ятып булмый икән ул. Мин белмәгән серләрен ачысы бар икән әле авылымның

Мазитова Алина Рамилевна
Возраст: 19 лет
Дата рождения: 14.02.2005
Место учебы: МБОУ «Гимназия №155 с татарским языком обучения» Ново-Савиновского района г. Казани
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Ново-Савиновский
Город: Казань