XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Изге Болгар

Безнең район үзәге

Бик еракта урнашкан,

Истәлекле җиренә

Аның юлы тоташкан.

Изге Болгар иленә

Сәяхәтләр итәләр,

Җир астыннан һәрнәрсәне

Җентекләп тикшерәләр.

Әнә алда Манара —

Халык килгән карарга,

Бабайлар әйтә азан

Чакыра ул намазга.

Болгарда бар матур күл

Рабига исемле ул,

Күл янында ел саен

Үтә Сабан туйлары.

Менә нинди ул безнең

Изге Болгар җиребез,

Теләсәгез, сез дә монда

Килеп күреп китегез!

Гатауллин Ислам Алмазович
Страна: Россия