Испания. Бу исем тарих, география дәресләрендә, шулай ук спортка кагылган мизгелләрдә телгә алынып үтелә. Матбугат басмаларында да еш кына күзгә чалынып ала. Күрмәгән, белмәгән ил булса да, ул ничектер сихри бер дөнья буларак күзаллана. Ә инде үзебез өчен куанычлы хәбәрдән соң без аңа тәмам якынайдык дисәк тә хата булмас. Кыскасы — без Актаныш сәләтле балалар гимназия-интернатыннан иң яхшы унике укучы шул илгә ял итәргә, инглиз телен камилләштерергә барабыз икән. Бу сүзләргә башта ышанмый тордык, аннары, әлбәттә, бик шатландык. Берочтан борчыла да идек. Әти-әниләргә дә мәшәкать арттырдык. Нәрсәләр алырга? дигән уй белән кибет юлларын таптый башладык.
Юл-ял киемнәре, сумка-биштәрләр, башка төр кирәк-яраклар булдырган арада, мәшәкатъле ике ай узып та китте. Менә без юлда. Җитәкчебез — тәрбияче-педагог, инглиз теле укытучысы Гөлгенә Глүсовна Саттарова. Без башта Түбән Кама шәһәреннән Мәскәүгә очтык. Арабызда самолетка беренче тапкыр утыручы укучылар да бар иде. Борчылулары йөзләренә чыккан иптәшләребезне тынычландырырга тырыштык, кызыклырак темага күчеп гәп кырдык. Шулай итеп Мәскәү шәһәренә бер сәгатьтә килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Ә Испаниягә биш сәгать очасы икән… Менә без әллә ничә илне артта калдырып, Аликанте шәһәренә якынлашып киләбез. Мин иллюминатордан күземне ала алмыйча җир өстен күзәтеп барам. Нигәдер ул миңа чүлне хәтерләтә, бөтен җир ап-ак. Минем әбиләрем белән Мисыда ике мәртәбә ял иткәнем булды. Дөрес, анда да җир өсте соры төстә – таулар, ярым чүл диик, әмма болай ук түгел.
Самолеттан төшкәч безне Лилия апа белән аның ире Жан абый каршы алды. Алар үзләре Белгия гражданнары. Алгарак китеп булса да әйтим, безнең ялны алар оештыра икән. Автобуска утырып шәһәр буйлап юлыбызны дәвам итәбез, әйләнә-тирәне күзәтеп барабыз. Беренче караштан ук барлык йортларның, торак-төзелеш объектларының, диварларның, ак, аксыл, ком төсендә булуы күзгә ташланса (ачык, якты төс һава торышына, елның күп өлеше кояшлы көннәр булуга бәйле икән, — Н.В.), икенчесе – ал төстәге күлләр. Әйтерсең аларга кесәл тутырып куйганнар. Хәер, безнең гаҗәпләнүебез озакка бармады, озата баручылар аларның тоз күлләре икәнлеген төшендереп узды. Төрле биеклектәге аксыл тауларның да тоз таулары булуы ачыкланды. Менә шунда Рәйсә әбием искә төште. Бервакыт ул миңа помидорларга ал төстәге тоз сибеп ашаткан иде. Менә кайда чыгарыла икән ул. Менә кайда икән аның туган җире, дип уйлап куйдым мин шунда.
Берәр сәгать чамасы баргач, без гади генә бер таш өй каршына килеп туктадык. Автобустан төшеп зур булмаган ишек алдына үттек. Лилия апабыз безне тора торган йортыбыз белән таныштырды. Зурлыгы буенча ул безнең Актаныштагы өй чаклы гына. Лагерь дигәннәре шушы өч бүлмәле өйдән гыйбәрәт икән.Минем үзебездәге “Бүләк”, Биләрдәге “Сәләт” лагерьларында ял иткәнем булгангамы, биредә дә иң затлы отельдә генә яшәрбез дип уйлаган идем. Ә бу нәрсә инде? Ничектер, күңелем төшеп китте, кайтып китәсем килде. Ярар, хуш. Безне бүлмә саен дүртәр-дүртәр кеше итеп бүлделәр, идәнгә урын җәяр өчен матраслар, җәймәләр бирделәр. Кайберәүләришегалдындагы палатага урнаштылар. Юлдан соң юуынып алырга, ишек алдындагы киңлеге ике, озынлыгы биш метрлар чамасы булган бассейнда коенеп чыгарга кушылды. Су кереп, тамак ялгап алгач, Лилия апабыз безне янә җыеп алды, алда торган максат-бурычлар белән таныштырды. Аның сүзләреннән аңлашылганча, безнең ялыбыз төрле темаларга багышланган занятиеләр белән аралашып барачак. Ашарга пешерү, өйне чиста итеп тоту эшләрендә дә без үзебез катнашабыз икән. Болары да моңсу күңелгә тәэсир итми калмады, килешми дә булмый бит инде. Үзең теләп биш мең чакырымнан кил дә…
Тагын бер сәгатьтән соң без диңгез кочагында идек инде…
Анда кичергән рәхәтлекне, анда уянган хис-тойгыларны сөйләп, сүзләр белән сурәтләп бетерү мөмкин түгел икән. Аны үз күзләрең белән күрергә, тәнеңдәге миллионлаган күзәнәкләрең белән тоярга кирәктер. Үзе тозлы, үзе җылы, үзе назлы дулкыннар, әйтерсең сине еллар буе көтеп торган. Син әле суга керергә өлгермәгән, алар инде синең аягыңа килеп сарыла, муеныңа үрмәли, шаярып кына борыныңа, колакларыңа кереп чыга. Әз генә башыңны исәң, гәүдәң аркылы сикереп уйнарга керешә. Авызыңны ачып, игътибарсызлык күрсәтеп торсаң, “дулкын кызы” шунда ук койрыгы белән синең йөзеңә чәпеп ала, тончыктыра, аннары янә йөгереп китә. Куып кына җитеш, янәсе. Эчкәрәк, тирәнгәрәк керсәң, анда инде тәнеңне башка тойгылар биләп ала — син “олы дулкыннар бишеге”ндә тирбәләсең. Су өстенә чалкан ятып зәңгәр күк йөзенә төбәлсәң дә батмыйсың. Диңгез үзе сине күтәреп тора һәм колагыңа шыпырт кына: “Без сезнең килүегезгә бик шатбыз”, – дип әйтә төсле. Кызык та, рәхәт тә. Шушы рәхәтлек, шунда кичергән тойгылар, төгәлрәк итеп әйтсәк, диңгезнең тозлы суы күңелеңдә урын ала язган тискәре фикерләреңне бер мизгелдә юа да төшерә. Син инде идәндә йокларга да, булдыра алганча ашарга пешерергә дә әзер, әзер бу минутта! Тик шушы диңгезгә, шушы дулкыннар кочагына ешрак алып бара гына күрсеннәр!
Беренче көнем, әнә шулай, каршылыклы фикерләр тәэсирендә туган кичерешләр белән узса, икенчесе – шатлыклы хисләрдән генә торды. 9 август минем туган көнем иде. Мине иптәшләрем иртән үк котлап, киемем белән бассейнга ташладылар. Ул көн әнә шулай көтелмәгәнчәрәк башланып китте. Аннары без Флүзә апа белән торт алырга дип кибеткә чыгып киттек. Озак йөремәсәк тә, берәр сәгать вакыт узгандыр. Кайтып керсәк, ишек алды тантаналы төс алган. Дусларым концерт номерлары да әзерләп куйган икән. Мине затлы креслога утырттылар, башыма алтынсу төстәге таҗ кигезделәр, аннары берәм-берәм котларга керештеләр. Кемдер шигырь укый, кайберләре үз сүзләре белән тәбрик итә, аннары ул җыр-биюгә ялганып китә. Татарча да, русча да авыррак сөйләшкән дусларыбыз инглиз телендә үз фикерләрен җиткерде. Матур-матур рәсемнәр ясаганнарын да әйтеп үтми булмый. Берничә сәгатькә сузылган әлеге тамаша минем күңелемдә гомер буе искә алырлык якты хатирә булып калды. Алдагы көнем ботка пешерү вакыйгасы белән истә калган. Алда әйтеп үткәнемчә, без я иртәнге, я кичке ашны үзебез әзерләргә тиешбез. Без Камилә белән ботка пешерергә булдык. Монысы да үзенә күрә бер имтихан булып чыкты. Ботка гына димәссең. Ярманы кеше башына туры китереп чамалау, суын, тозын, сөтен тиешенчә салу да зур тәҗрибәдән чыгып башкарыла торган эш икән. Ә без әниләр пешергәнне генә күзәткәнебез бар. Шуңа күрә боткабыз озак пешеп чыга алмый азапланды. Башта аның суы әзрәк салынган булып чыкты, куерып китте, тозын чамалау да кыенлык тудырды, анысын да ике-өч тапкыр өстәргә туры килде, сөтне ни дәрәҗәдә салырга кирәклеген дә белмәдек. Булдымы? Булды, дияр өчен генә бер стакан сөт салгандай иттек. Дөрес, дусларыбыз мактый-мактый ашадылар, әмма минем үземә бик үк ошап бетмәде. Кайткач әнидән аш пешерү серләренә ныклап өйрәнергә, үземә ешрак пешереп карарга кирәк дигән фикергә килдем.
Аш-су турында сүз кузгаткач токмач кисүне дә әйтеп үтми булмас. Анысы да матур бер истәлек. Лилия апа безгә алъяпкычлар бирде, бизәкле яулыклар бәйләтте. (Алгарак китеп булса да әйтим, аның “әбиләр сандыгы”нда нинди генә милли киемнәр юк. Әдәби геройлар, аерым персонажлар өчен дисеңме, барысы да бар. Балалар театрының костюмериесе диярсең.) Без татар театрында уйный торган яшь артистларга ошап калдык. Камырын мин бастым, аннары чиратлап токмач кистек. Фотога төштек.
Аликантадагы беренче көннәребез әнә шулай, кулдан килә торган эшләр белән мавыгып, тәннәребез ялыкканчы су кереп, кичләрен төрле уеннар уйнап узды. Аларны кызыклы занятиеләр алмаштырды. Алман иленнән килгән укытучы үткәрде. Без инглиз телендә төрле темаларга фикерләр алыштык.
Тагын бер әһәмиятле моментка тукталып үтәсе килә. Минем әз генә буш вакытым булса, Лилия апа шунда ук миңа балалар белән татар телендә сөйләшергә куша иде. Аларның берничәсе Белгиядән булса, калганнары Татарстаннан. Араларында сөйләм телен бик яхшы белгәннәре, авыррак аралашучылар һәм телне бөтенләй белмәүчеләр бар иде. Мин, укытучыларым безнең белән ничек итеп эшләүләрен күзаллап, искә төшереп дигәндәй, үземчә аларны да өйрәтергә тырыштым. Башта аларга төрле текстлар укып карадым, алардан да укыттым, мөмкинлекләрен тикшердем. Мәсәлән, Самира татар телендә бик матур һәм грамоталы яза. Гаиләдә әбисе өйрәтү нәтиҗәсе. Әмма ул иркен, рәхәт итеп аралашу җитми. Николь исә бөтенлй белми диярлек. Калган берничә баланың да белемнәре чамалы.
— Самира, син Татарстаннан, Казан шәһәреннән. Татар теле дәресләренә йөрисеңдер бит, дим.
— Мин укыган мәктәп рус мәктәбе. Бездә татар теле бөтенләй укытылмый.
— Татарча өйрәнер өчен Испаниягә кадәр килдеңмени?- дим. Без көлештек. Шуннан мин аларга “Төлке белән каз” дигән татар халык әкиятен укыдым. Анда “Татар халык әкиятләре” дигән китап бар иде. Аннары үзем сөйләп чыктым. Ул күләме буенча зур түгел, анда аңлашылмаган сүзләр дә юк кебек. Иптәшләремә дә шушы хикәяне үзләре аңлаганча сөйләргә куштым. Алар тырыша-тырыша сәйләделәр. Аннары рәсем ясарга керештеләр. Мин ул рәсемнәрне әле дә саклыйм. Алар минем өчен бик кадерле истәлек. Николь гына инглиз телендә сөйләде. Шулай да ул күп сүзләрне аңлый, дусларына ияреп, аның да татарча аралашасы килә. Без аның белән бик тиз дуслашып киттек. Нигездә инглиз телендә аңлаштык, кайвакытта аның ни әйтергә теләгәнен аңлап бетермәсәм Амели ярдәмгә килә. (Ул Белгиядә яши.) Беркөнне миңа аларның торагында кунарга туры килде. Без бер бүлмәдә йокладык. Дөресрәге күзгә йокы кермәде инде анда. Иртәнге бишкә кадәр өч телдә сөйләшеп яттык. Сүз уңаеннан әйтеп үтим, аның әти-әниләре Африканың үзәгенә урнашкан Руанда иленнән. 1959 елда илдә эзәрлекләү башлангач Белгиягә күчеп килгәннәр. Аларның аралашу телләре француз һәм инглиз теле. Николь белән без әле дә телефоннан аралашып торабыз, бер-беребезгә хәбәрләр җибәрәбез, инглиз телендә, әлбәттә.Алдагы көннәрдә без, берничә укучы, төрле рольләргә бүленеп Шарль Перроның “Кызыл башлык” (“Красная шапочка”) әкиятен инглиз һәм татар телләрендә сәхнәләштердек. Мин анда төп рольне башкардым. Әкият күләме ягыннан кыска гына булса да, аны җанландырып күрсәтү, фильм итеп төшерү (Лилия апабыз кушуы буенча) бик мәшәкатьле эшкә әверелде. Кояшлы эссе көндә әдәби геройлар киемендә йөрү, бер үк әйберне әллә ничә мәртәбә кабатлап эшләү ялыктырды, шулай да түздек. Алга куелган бурычны үтәп чыктык. Мин үзем исә бу чарадан соң бер вакытта да артист булмыйм дигән фикергә килдем.
Бик истәлекле тарихи урыннарга бара алмасак та, шәһәрнең үзебез яшәгән җирендәге паркларда, кибетләрдә, базарларда булгаладык. Тоз күленә бардык. Бирегә тоз суында, шулай ук ләм белән дәваланырга дип бик күп илләрдән туристлар килә. Кибетләрендә кием-салымга, башка әйберләргә күз төшеп, кызыгырлык түгел. Алар Казан шәрендә дә бар хәзер, шөкер. Ә корылмаларның, йортларның, кибетләрнең архитектура ягыннан эшләнешенә килгәндә… анысы сокланырлык, әлбәттә. Әнә шулай, Аликантаның кунакчыл урыннары белән танышып йөргәндә картиналар сатыла торган кибеткә юлыктык. Күзләрем шар булды. Ике дә уйламыйча берсен сатып алдым. Бәһасе – 2 евро гына. Искиткеч матур диңгез буе сурәтләнгән анда. Бер якта биек тау булса, аста, тау итәгендә яр буена чыгарып бәйләнгән көймәләр серле генә йокымсырап яталар. Аларның ерактан арып-талып, балыкчылары белән бергә зур эш майтарып кайтканнары сиземләнә. Уң якта серле диңгез, матур диңгез чайпала. Аңа караган саен карыйсы килә. Дөрес, башта бик борчылдым, алып кайтырга рөхсәт бирерләр микән дип курыктым. Бу картина хәзер өйдә фортепиана өстендә стенада эленеп тора. Мин Яхин, Бах, Шопен һәм башка композиторларның әсәрләрен уйнаганда еш кына әлеге картинага күтәрелеп карап алам. Музыкаль аһәң, колакта чыңлаган диңгез шавына кушылып, мине яңадан ерак-еракка, Испаниягә алып китә. Баксаң, без аның турында берни дә белмибез икән. Аликанта шәһәре 2500 ел элек төзелә башлаган. Ә без Казаныбызга бер мең ел дип шаккаткан булабыз.
Испаниядә ун гына көн булсак та, анда уянган хис-тойгылар, анда кичергән шатлыклы мизгелләр гомер буе безгә уйланырга, эзләнергә, өйрәнергә, тырышырга, көрәшергә, шатланырга, эшләгән эшләреңнән тәм табып яшәргә кирәклекне искәртеп торыр төсле.