***
Муеныма асып куйдым
Калын-калын богауларны,
Ишетелми инде, тып-тын,
Йөрәгемнең елаганы.
Инде мин кидем күптән
Алсу гына күзлекләрне.
Күрәсе килми бүтән:
Җимерделәр өметләрне.
Яраларга тоз сибәм:
Төзәтмәс шикәр аны.
Бәлки ачы тозлардан
Тукталыр пешеп каны.
Барлык булган истәлекне
Санап чыктым– күп икән.
Шуның кадәр хәтирәне
Кайда яндырыйм икән?
Ачык булган яраларны
Дәваладык шикәр белән.
Шикәр бетте, син дә киттең–
Хәзер кая барыйм икән?
***
Болыт елый.
Берәү баткан сорауларга,
Җавап эзли тамчыларда,
Авыр сулый.
Яңгыр ява.
Тәрәзәдән кеше карый:
Озын юлны сазлар каплый.
Яшьләр тама.
Ә җил азат:
Кайгы-хәсрәт юк анарда,
Ул уйламый сайлаганда–
Аңа ансат.
***
Фәхешханә.
Матур тәннәр бии белә
Таныш түгелләр янында,
Уйламыйча.
Тулган корсак.
Байлык аңа бирә форсат:
Бозылган җимеш алырга
Вак акчага.
Кызганалар
Картаеп калгач алар,
Сафлыгын саткан өчен,
Тиен өчен.