XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Интернет

 

Аңлый алмыйм ла мин бу дөньяны…
Әллә ничек, кинәт үзгәрде.
Аралашу кискен онытылып,
Интернет һәм вайфай өстәлде.

Яшьләр бушка вакыт әрәм итеп,
Утыралар тиккә эш юктан.
«Уку» дигән нәрсә онытылды,
Аерылды дәфтәр- китаптан.

Мәктәпкә дә бармас иде алар,
Әгәр шулай тиеш булмаса.
«Укы инде, балам, зинһар,”- диеп
Әти-әни тукып тормаса.

Укытучы гүя бер буш урын,
Хөрмәтләү юк олы кешене.
Минем сүзләр белән килешмәсәң,
Читтән карап кара үзеңне.

Иртән торып, күз ачуга
Телефон кулыбызда.
Эшкә бару, уку түгел-
СМС уебызда.

Көн дә үтә, төн дә уза-
Ә без һаман шул килеш.
Кулыбызда айфон, айпад,
Һич беркемне күрмибез.

Кечесе дә, олысы да
Ватсап диеп җенләнә.
Инстаграм тасмасына

Көн дә фото җибәрә.

Беркем сизми, һичкем күрми
Дөньяның таркалганын.
Ходай тиккә әйтмәгәндер:
Сакланганны саклармын!

Ә без исә берәүне дә
Ишетмибез, күрмибез.
Читлектәге мескен коштай,
Ирек күрми яшибез.

Барыбыз да буйсынабыз
Замана таләбенә.
Упкыннарга тәгәрибез,
Шуңа күңелем әрни лә.

Безнең язмыш безнең кулда,
Әйдә шулай сөйләшик:
Замана «чире»нә каршы
Бергәләшеп көрәшик!

Хусаинова Инзиля Загировна
Страна: Россия