Китаплардан укып белә идек
Шомлы еллар, сугыш турында.
Кем уйлаган, бүген дә китәрләр дип
Яу кырына безнең авылдан!
Украина дигән җирләр ерак икән
Карталардан аны карадык.
Яуга киткән батыр егетләрнең
Кайту көнен кат-кат санадык.
Исән йөреп, сау кайтсыннар диеп,
Бердәм булып теләк телибез.
Гуманитар ярдәм белән озату өчен
Хатлар язып, рәсем бизибез.
Илләребез тыныч булсын иде,
Беркемнең дә яше акмасын.
Күрешүләр насыйп булсын иде,
Беркемнең дә каны акмасын.