Җилләр белән урап ал син мине
Үз улыңны, минем туган илем!
Синдә туып-үскән кошчык бит мин,
Әткәй-әнкәй биргән миңа сине.
Беркайчан да синнән чигенмәм мин
Гаепләмә, туган илем, җырың белән.
Сандугачның өзелеп сайравына
Бөтен ирегемне сиңа бирәм.
Мине чакырасың иркен кырга
Син үзеңнең елгаларың белән.
Үлер өчен синең кочагыңда
Бөтен ирегемне сиңа бирәм.
Еракларга китеп барсам әгәр,
Төшләремдә үбәм туган җирне.
Битем белән җиргә ятып кочам
Һәрбер чәчәк, яфрак, үләнеңне.
Җилләр белән урап ал син мине,
Алларыңа тезләнәм мин, туган илем.
Синдә туып-үскән кошчык бит мин,
Әткәй-әнкәй биргән миңа сине!