Җил һәм мин
Таганда ярышабыз икәү:
Мин һәм шаян җил кызы.
Беренче тапкыр мин узсам,
Икенчедә ул узды.
И сөенде, и шатланды,
Чәчләремнән назлады.
Ә мин аны узып киткәч,
Үпкәләде, ташлады.
Юкка чыкты дигән дустым,
Качкан агач артына.
Яшел яфрак арасыннан
Таптым аны чак кына.
Мин дә үпкәләгән булып
Ачуландым җилкәйгә.
Ә ул кыяр-кыймас кына
Кагылды да җилкәмә:
“Уйныйк инде әйдә бераз,
Син бит минем җан дустым,
Мин бит сине сагынсын дип,
Агач артына постым”.
Әй,җил кызы, кич җитте шул
Кирәк өйгә кайтырга.
Ярый да син ял итәрсен,
Ә мина бит укырга.