Принято заявок
1028

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Ике малай

Ике малай, ике дус,
Берсе шук, берсе тыныч.
Һәрвакыт бердәм юллар,
Бергә йөриләр дуслар.
 
Беркөн урманда йөреп,
Матур чәчәкләр җыеп,
Кошлар сайравын тыңлап,
Серләште дуслар чынлап.
 
Шаян малай чакыра
Урмандагы зур күлгә.
Дусты аңа җавап бирә,
Риза була йөзәргә.
 
Күлдә балыклар йөзә,
Кошлар җырларын суза.
Ике дус тагын бергә,
Шатлык балкый күзләрдә.
 
Дуслык зур байлык икән,
Ике дус шуны белгән.
Бердәм булу җиңелрәк,
Дуслар тормышта кирәк.

Мухамедшин Карим Рамилевич
Страна: Россия
Город: Казань