Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Ике кояш

Озак койды яңгыр. Туктамыйча

Төн буена көмеш тамчы сипте..

Күкләр күкрәп, яшен яшьнәгәндә –

Бар җиһанга илаһи моң иңде.

Яңгыр явып киткәч, күк ачылды-

Чү!, карале, нинди яктылык!

Кояш чыга. Кояш нуры аша

Ихласлылык иңә, җылылык.

Кояш күтәрелгәч, күк йөзеннән

Качып бетте шаян яшеннәр,

Кычкырасым килә, матурлыкны

Күрәсезме, диеп, кешеләр!

Минем әле тагын бер

Кояшым бар өемдә!

Ул кояшым – дәү әни.

Җылылык биреп күңелгә

Балкып тор гел, көенмә.

Син булганга, өйдә рәхәт.

Син булганга, өй якты,

Озак еллар тойсам иде

Ике кояшлы чакны.

Заппарова Марьям Булатовна
Страна: Россия
Город: Казань