Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Ике бөртек күз яше

Бүген мәктәптә булган вакыйга укучыларга да, укытучыларга да аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Физкультура дәресендә сыйныфның отличницасы, мәктәпнең активисткасы, сыйныфныкы гына да, мәктәпнеке генә дә түгел, ә бөтен шәһәрендә иң чибәр кызлардан саналган Зәнирә, бозда тимераяк белән шуганда нык кына егылып, авыр җәрәхәтләр алып, хастаханәгә озатылды. Шугалакка барырга аларның сыйныфы күптәннән җыенган иде. Бүген, ниһаять, җитешеп килгәннәр иде дә, менә бит нәрсә килеп чыкты. Иң оста, иң җитез шуучы кыз иде бит әле үзе, фигуралы шуу белән күптәннән шөгыльләнгәне әллә кайдан күренеп тора иде.

Нык төшкән кызыкай: уң аягы сынган, сулының сөяге каймаккан, баш мие селкенгән. Бәла аяк астында диләр дә, тик бу табигый бәла-казага охшамаган ди физкультура укытучысы. Чөнки Зәнирәнең тимераякларының берсенә ике җирдән сагыз ябыштырылган булган, нәкъ менә шушы кемдер тарафыннан эшләнгән этлек кызның егылуына сәбәпче булырга бик мөмкин.

Икенче көнне иртүк сыйныф җыелышы булды. Күзлек пыяласы аша да күзләреннән тәвәккәл очкыннар чәчрәп торучы сыйныф старостасы Гөлинә мәсьәләне кабыргасы белән куйды:

— Бу күңелсез хәл безнең 10 нчы сыйныф өчен ЧП булып тора. Кемдер Зәнирәнең тимераягын шумаслык итеп бозган. Һәм бу кемдер безнең арадан булырга тиеш, чөнки шугалакка барырга тиешлегебез безгә генә мәгълүм иде.

— Ә син нигә алай кистереп әйтәсең әле, — дип, старостаның сүзен бүлде Илнур, — безнең катокка барасын мәктәпнең любой баласы белергә мөмкин иде.

— Белүен белсә дә, чишенү бүлмәсенә бездән башка берәү дә кермәде.

— Илнур дөрес әйтә, — дип сүзгә кушылды Роза, — Конькига сагызның кайчан һәм ничек ябыштырылганы беркемгә дә мәгълүм түгел. Бу явызлыкны безгә генә сылтап калдыру һич дөрес булмас иде.

— Бик дөрес, — дип кычкырды Артур, -Зәнирәне дошман күреп, көнләшеп йөрүчеләр аз булмагандыр дип уйлыйм.

Шуны гына көткәннәр диярсең, китте шау-шу: сыйныфның әле бу башыннан, әле теге башыннан кычкырулар, кызып-кызып бәхәсләшүләрдән бөтен бүлмә гөҗ килеп торды.

-Туктагыз, болай булмый, — дип, умарта күчедәй гөҗләгән сыйныфны тынычландырырга маташты Гөлинә, — Үзебез генә хәл итә торган мәсьәлә булмады бу. Алты сәгатьтән соң беребез дә калмыйча яңадан сыйныфка җыелабыз. Мин Рәхилә Мансурованы чакырам.

Бу алты сәгать эчендә унынчыларның берсендә дә дәрес кайгысы булмады бугай. Һәркем булган хәлне үзенчә гоманлады, гаеплене әллә кайлардан эзләделәр, тик берәү дә бу җинаять дип әйтерлек эшкә үзләренең сыйныфташларының катнашы бар дип уйламады.

Һәрвакыт сөйкемле елмаючы, һәркем белән йомшак мөгаләмәдә булучы яраткан сыйныф җитәкчеләренең бүген бер дә кәефе юк, тавышы да, ничектер, коры яңгырады:

— Укучылар, Зәнирә белән булган күңелсез хәл безнең сыйныфка гына түгел, ә бөтен мәктәп йөзенә тап төшерде. Бу вакыйганың үзеннән-үзе генә килеп чыкмаганлыгын үзегез дә аңлыйсыздыр. Әйтегез әле, Зәнирә белән кичә кем бергә йөрде, берәр сәеррәк әйбер хәтерләмисезме?

— Аның белән көнозын мин булдым. Ләкин андый-мондый сәерлек күрмәдем, — диде Зәнирәнең иң якын дусты Линиза.

— Зәнирә һәрвакыт борынын чөеп йөрде. Аның әчешләшмәгән кешесе сирәк булгандыр. Бәлки аның конькиен мәктәптә түгел, ә бөтенләй икенче җирдә бозганнардыр.

Артурның тавышы тагын бөтен сыйныфның җанлануына сәбәпче булды. Укытучының кисәтүенә дә карамастан, кызып-кызып бәхәсләштеләр, берсе икенчесенең сүзенә каршы килде. Шулай да, Зәнирәне яклаучылар сирәк иде. Бик тәкәббер, үзен сыйныфташларыннан бер баш өстен куя иде шул ул. Шуңа да кыланмышлары күпләрнең бавырына таш булып утыргандыр. Җыелыш тагын бер карарга да килә алмыйча тәмамланды.

Сөмбел мәктәптән арып-талып, сыгылган лимон хәлендә кайтып керде. Дәрестән соң узган җыелыштан аның башы тубал сыман булган иде. Ләкин аны өйдә бик күңелле сюрприз көткән – ерак авылдагы яраткан дәү әнисе кунакка килгән булып чыкты. Бу елга бер-ике генә була торган, көтеп алынган сөенеч иде.

— Әбием! – дип сарылды ул нәни чактан ук күңеленә сеңеп калган, тик аның әбисенә генә хас туган як болыннары, нарат урманы, бәләкәй генә, җыйнак кына өенең үзенә генә хас исе сеңеп калган кадерле кешесенә.

Әбисе , кечкенә баланы сөйгәндәй, аны җылы кочагына алды, кытыршы назлы куллары белән чәченнән сыйпады, аркасыннан сөйде.

— И-и, минем яраткан кызым ничек үскән! Танырлык та булмагансың бит, бәбкәм. Без картаймый, кем картайсын инде, җә?

— Юк, юк, алай димә! Син бер дә картаймагансың, син минем дөньяда иң матур, иң әйбәт, иң яшь әбием!

Сөмбелнең сүзләре ихлас иде. Бик-бик ярата ул әбисен. Әнисеннән бик яшьли калган, әтисе белән генә, гаиләдә бер генә бала булып үскән кыз бөтен ана назын шушы әбисеннән алды, аның белән серләрен бүлеште, аның киңәшләрен тыңлап, акыллы, инсафлы, тыйнак кыз булып җитлекте.

Тик менә соңгы арада гына үзенең холкыннан канәгать түгел иде ул. Бу бер ай эчендә кичергән авыр хисләрен үзе генә белә дә, бер Аллаһы Тәгалә белә. Бу авыр кичерешләре белән уртаклашырга янында әбисе генә дә юк иде бит?! Ә хәзер… Хәзер ул авыр серен хәтта әбисенә дә сөйли алмас иде… Тик шулай да газиз кешесен күрү, сабый баладай аның кочагына чуму, алсу йөзен кытыршы битләренә терәү кызның баш миен томалаган авыр уйларын таратып җибәрде, бер генә мизгелгә булса да ул үзен бер ваемсыз бәхетле кеше итеп хис итте.

— Кызым, әле килергә уйламаган идем, язын, юллар рәтләнгәч кенә килермен дигән идем. Төнәген бик сәер төш күреп уяндым. Имеш, тәрәзәмә ап-ак күгәрчен килеп кунган да, берөзлексез чукый да чукый, гүя ниндидер хәбәр китергән. Күзләрен күрсәң… сагыш белән мөдерәмә тулган, кошныкына да охшамаган зур зәңгәр күзләр. Ул моңсу күзләр синең күзләреңне хәтерләтте, йөрәгем жу итеп уяндым. Тукта әле, минәйтәм, таң алдыннан күргән төшне рас килә диләр, кошчыгым белән бер-бер хәл булмады микән дип, юлга чыктым. Сине күргәч тә, шикләрем таралмады: йөзләрең моңсу, борчылган, йончылган күренәсең күзләремә, балам. Берәр борчуың бармы соң, әйт инде әбиеңә?

— Юк, юк, әбием. Бу арада укырга күбрәк туры килде, шуңа гына ул, борчылма, зинһар. Авылда ниниди яңалыклар бар, шуны сөйлә син миңа. Белсәң икән, шундый сагындым авылны, су буенда үскән тупылларына хәтле төшкә керә. Балачактагы кебек, кышын шунда кайтып, биек тау башларыннан чаҗлатып чана шуасым килә, чаңгыда кышкы урманны гизәсем килә.

Әбисе дә тынычланып китеп, авыл хәлләрен сөйли-сөйли, күчтәнәчләрен бушата башлады. Таныш сумкадан берәм-берәм бавырсак, кош теле, өрек пирогы, тозлы үрдәк, кура җиләге белән җир җиләге кайнатмалары өстәлгә менеп кунаклады. И-ии, шушы әбисен! Тагын йокламыйча төнозын пешеренгән икән. Камыр ризыкларын аның кебек беркем дә шулай тәмле итеп пешерә алмый. Әле җитмәсә “Вакыт азрак булды шул, бәбкәм. Әллә нәрсәләр хәзерли алмадым”, — дип тора. Ул ясаган кайнатмаларның хуш исе?! Аларның авылындагы урманда гына үсәдер ул тәмле җиләкләр! Бик матур авыл ул: авылның ике башында ике урман. Берсендә — Сугалан урманында – күбрәк каен агачлары үсә, иң беренче каен җиләкләре шунда җитешә. Икенчесе урман җир җиләге, чикләвек, чиялеге белән данлыклы. Бер ягында ямьле Минзәлә елгасы акса, авылның уртасындагы табигый күлдә озын җәй, көз буе каз-үрдәк каңгылдаша. Урманга ук тоташкан биек тау мамыктай күпереп торган ап-ак болытларга ялганган сыман. Кышын исә бөтен авыл ап-ак мамык дөньясына чумган сыман…

Сөмбел шуларны уйлап, оеп киткән икән. Әбисенең “Чәй хәзерликме соң әллә, кызым?” дигән сүзеннән айнып китеп чәчрәп торды да, кухняга чәй куярга чыгып китте.

Чәй янында кыз әбисенә өйдәге хәлләрне, әтисе, укуы турында сөйләде. Тәмле, мул сыйлы табын янында әби белән кыз бик бәхетле иде. Сөтле чәй – әбисенең иң яраткан сые. Ул аны үзенчә бик хасиятләп, тәмле итеп әзерли: иң элек чынаякка юылган кара җимеш, өрек, йөзем, әбисе әйткәнчә вак җимеш сала, аннан ике аш кашыгы сөтнең өстен яисә куе сөт тамыза, аның өстенә куе итеп яңа гына пешеп чыккан хуш исле сәйлүн чәе агыза, соңыннан гына, әз генә калган буш арага кайнаган су коя. “Җимешсез чәйне эчтең ни дә, эчмәдең ни. Чәйнең бөтен сихәте шул җимештә инде аның”, — ди әбисе. Чыннан да, әбисе ясаган чәйне бер генә йотым кабу белән, аның ләззәте бөтен тәнгә тарала. Тәнгә генә түгел, җанга да сихәтлек иңдерә. Менә хәзер дә ул кызны бөтенләй тынычландырып җибәрде. Сөмбелнең хәзер мәктәптә булган күңелсез хәл турында да, соңгы вакытта борчыган авыр кичерешләре турында да бөтенләй уйлыйсы килми, бары тик тәненә таралган ләззәтлектән арынмыйча, балачактагы кебек, йомшак урында, әбисенең куенына борын төрткән килеш татлы йокыга таласы килә иде.

Әбисе дә, аның уен сизенгәдәй, әтиләренең эштән кайтканын да көтмичә, оныгы белән йокларга әзерләнде. Тик алай бик тиз генә йокыга талырга гына насыйп булмады кызга. Озак кына сөйләшеп ятканнан соң әбисе дә месләп китте, ә Сөмбел тагын үзенең авыр уйларына чумды.

Сөмбел үзенең әнисен хәтерләми диярлек. Әнисе авырып, бу якты дөньядан киткәндә аңа нибары дүрт яшь булган. Әтисе аны бик яраткандыр, шулай булмаса инде менә ничә ел, тугрылык саклап, тол яшәмәс иде. Кызны кечкенә чакта әтисенең әнисе Рәхилә әби карап үстерде. Ә калага ул мәктәпкә укырга керәсе елны гына килде. Мәктәптә авылда да укып булгандыр, тик әтисе Мансурның аны үзеннән аерасы килмәгәндер. Ата кеше кызына әти дә, әни дә булырга тырышты. Берьюлы ике җирдә эшләде. Башка ирләр сыман кайгысыннан аракы сөременә батмады, бар булган буш вакытын кызына багышлады, аны циркка, театр, киноларга алып барды. Тик әни кешене кем генә алыштыра ала икән соң?!

Сөмбел тыныч, тыйнак кыз булып үсте. Аны әнисенә охшаган, чибәр диләр. Тик ул моның белән бервакытта да масаймады. Гади киенде, сабыр, басынкы булды. Шуңадырмы, чәчрәп тора торган сыйныфташ кызлары арасыннан аның дусты булмады диярлек. Егетләр дә, чибәр булса да, артык тыйнак кызга якын килергә базмадылыр.

Ә соңгы вакытта ул күрше подъезда торучы сыйныфташы Зәнирә белән дуслашып китте. Ут белән су кебек бер-берсеннән аерылып торучы бу ике кыз ничек килешә алганнардыр, билгесез, тик алар арасында күзгә ташланып тормаслык, ләкин шул ук вакытта ныклы бәйләнеш барлыкка килде. Зәнирә Сөмбелгә ихлас, самими булып күренде, ул хәтта күрше кызы белән беркемгә дә ышанып сөйли алмаган сере белән уртаклашты. Ә сер дигәне – унберенче сыйныфта укучы, мәктәпнең горурлыгы булган спортсмен егет Илнурга яшерен мәхәббәте иде. Бу яшерен газаплы хис инде бер елга якын кызның йөрәген өтә, җавапсыз сөю утында яндыра, шул ук вакытта хыялында бәхет күгенең җиденче катына күтәрә иде. Илнур мәктәптә генә укуына карамастан, инде берничә мәртәбә республика күләмендәге ярышларда катнашып, призлы урыннар алган. Аны фигуралы шууның якты йолдызына тиңлиләр, булачак чемпион диләр. Егеткә тиңләшергә, якынаерга теләп, Сөмбел фигуралы шуу түгәрәгенә язылды, Зәнирә белән дә шунда дуслашып китте.

— Ә нигә яратуың турында үзенә беренче булып әйтмәскә, — диде Зәнирә, кызның йөрәк түрендәге иң яшерен хисе турында белгәч.

— Син чынлап әйтәсеңме? Ничек инде беренче булып аңа әйтергә була?

Зәнирә башта күңеле булганчы көлде.

— Дөньядан артта калгансың, дустым. Хәзер кызлар үзләре башлап йөри ошаган егетләре артыннан. Көтеп утырсаң, егетсез дә калырга мөмкинсең. Беләсеңме, ничә кызга бер егет туры килә хәзер. Өч! Киләчәктә бу сан тагын да күбрәк булачак!

Ләкин Сөмбел егеткә сүз катарга, Зәнирә өйрәткәнчә телефоннан мәхәббәт SМS ы җибәрергә кыймады. Ул элеккечә эчтән генә көйде, Илнурга читтән генә сокланып йөрде, тимераякта шуарга ныклабрак өйрәнергә тырышты. Кызның иң зур хыялы: егеткә тиңләшерлек оста шуучы булып җитеп, аның белән бергә парада шуу. Зәнирә моны белә иде. Белә иде, тик үткән айда ул Сөмбелгә аяктан егарлык хәбәр җиткерде. Ул моны шулкадәрле үтергеч ирония, астыртын сөенеч белән әйтте:

— Беләсеңме, безне Илнур белән бергә парага куйдылар. Икенче ярышта бергә чыгыш ясаячакбыз. Клевый егет икән ул синең Илнурың.Аның белән общаться итәргә дә не скучно.Ха-ха”.

Шул көннән башлап, яңа парада шуа башлаучы бу икәү бозда гына түгел, башка җирләрдә дә бергә күренә башладылар.

Бу сүзләрне ишетү, аларның икесен бергә күрү Сөмбелгә бик авыр тәэсир итте. Аңа Зәнирә юри шулай эшли, Илнурны үзенә Сөмбелгә нидер исбатлап күрсәтү өчен, үчекләшеп карата сыман тоелды. Кызның шикләрен көтелмәгән бер очрашу ныгытты гына. Ул көнне кичкырын гына кибеткә чыккан иде Сөмбел. Сумка тутырып азык-төлек күтәреп кайткан кыз каршына бер-берсенең куенына сеңеп беткән Илнур белән Зәнирә килеп чыкты. Илнур аңа игътибар да итмәде, ә Зәнирә Сөмбелгә шундый да үтергеч мыскыллы караш ташлады, шул вакытта җир урталай ярылса, ике дә уйламас иде, кереп китәр иде шунда Сөмбел. Башын гадәттәгечә югары чөеп, Илнурга тагын да ныграк сыенып, кәттә генә үтеп китте Зәнирә дусты яныннан.

Ул төнне Сөмбел бөтенләй йоклый алмады. “Ни өчен, ни өчен?! Иң яшерен серләрен ышанып тапшырган, иң якын дусты дип санап йөргән күрше кызы бу явызлыкны, хыянәтне ничек эшли алды? Ә бит яратмый ул Илнурны. Башка егетләре сыман йөрәк хисләрендә уйнар-уйнар да, туйгач читкә тибәрер. Мине түбәнсетү өчен генә егетнең хисләре белән уйнарга ни хакы бар аның?” дигән уйлар аның башыннан чыкмады. Гомер эченә бер чит кешегә ышаныч белдерде, тик кешесенә генә туры килмәгән икән шул. Зәнирә бары тик үзен генә яратучы тәкәббер, эгоист, алай гына да түгел, кара эчле мәкерле бер таш курчак булып чыкты. Болар турында Сөмбел беркемгә берни сөйләмәде, бары тик Зәнирәдән читләште генә. 16 яшьлек кызның кешеләргә ышанычы бермә-бер кимеде.

Ә беркөнне Сөмбел тиздән фигуралы шуу буеча шәһәрара ярыш булачагын һәм анда Зәнирә белән Илнурның бергә чыгыш ясаячагын белеп кайтты. Аның бөтен җанын нәфрәт ачысы ашады, үч тойгысы талкыды. Нәкъ шушы тойгы кызны үз-үзен гафу итмәслек иң зур ялгышны эшләргә мәҗбүр итте дә инде. “Син нинди, мин шундый. Шумый гына тор әле менә ярышта Илнур белән. Егеттән тагын бер корбан ясарга ирек бирмәм”, — дип уйлады кыз ул чакта.

Ул көнне мәктәпнең киенү-чишенү бүлмәсенә кереп, Зәнирәнең тимераяклары белән мәш килгәнен беркем дә күрмәде. Уеннан уймак чыга диләр бит. Әлбәттә инде Сөмбел Зәнирәне бу хәтле каты егылыр, авыр җәрәхәтләр алыр дип уйламаган да, бары тик аны күктән җиргә төшерү генә иде исәбе. Алга таба нәрсә булыр, ничек яшәр бу үкенү тойгысы белән, ничек карар кешеләрнең, бигрәк тә Зәнирәнең күзләренә?! Бәлки полициягә барыгадыр, әллә башта Зәнирәнең үзе белән сөйләшсен микән? Бертуктаусыз баш миен бораулаган уйлардан көч-хәл белән арынып, таң алдыннан гына йоклап китте ул.

Иртәгесен аны, борынын татлы кытыклап, кухня ягыннан килгән тәмле ис уятты. Кыз үрелеп, сәгатенә күз төшерде. У-у, инде 10 тулып килә икән. Бүген ял көне, әле тагын да озаграк йокласа да була булуын. Сөмбел бер генә киерелеп алды да, торып тәрәзә янына килде. Ә анда кышкы кояш, яз көнендәгедәй мәрхәмәтләнеп, бөтен дөньяга елмая, җылы, якты нурлары тәрәзә пыяласы аша да кызны иркәли. Кояшның җылы нурларыннан Сөмбелнең йөрәгенә дә наз, җылылык иңгәндәй була. Яшь кызның шундук күңеле күтәрелеп китте, киләчәк көненә өмете уянды.

Сөмбел кискен карарга килгән һәм аны бүгеннән дә калмыйча хәл итәргә кирәк булачак. Ул йөгереп диярлек кухняда чаҗ-чоҗ табада коймак пешереп торучы әбисе янына чыкты, үзеннән дә бәләкәйләнеп калган әбисен иңнәреннән кочты.

— Хәерле иртә, әбекәем! – диде, иркәләнеп.

— Сиңа да, кызым. Әтиең коймакны да көтмичә китеп барды эшенә. Бигрәк өйдә тормый икән, бахыр. Гелән дә, гелән үзең генә өйдә торырга курыкмыйсыңмы?

— Юк ла инде, мин ияләштем. Ул бит минем өчен шулай тырыша инде, әбием.

— Шулай, шулай, кызым. Берүк исән-сау гына булыгыз инде. Әйдә, кайнар чагында утыр, тәмләп чәй эчик әле. Төшкә әтиең дә кайтам диде. Бәлеш пешерербез, Аллаһы боерса. Казның бүтәкә-бавырларын алып килгән идем. Кечкенәдән шундый бәлешкә мөкиббән әтиең.

— Әбием, — диде Сөмбел, бераз икеләнеп торгач, — Әгәр дә син дустым дип санап йөргән кешең хыянәт итсә һәм аңа җавап итеп, сиздермичә генә начарлык эшләсәң, аннан инде үкенү газабы кичерсәң, алга таба нәрсә эшләр идең?

Әбисе озак кына сынап оныгына карап торды, сиздермәскә тырышып, авыр итеп сулады һәм ышандырырлык итеп:

— Бу дөньяда хатадан беркем дә хали түгел, кызым. Иң мөһиме: син үз ялгышыңны аңлагансың, үкенгәнсең, үз алдыңда хатаңны таныгансың. Хәзер инде башкалар алдында да танырга кирәк. Иң әүвәл син ул кешедән гафу үтенергә тиеш, кызым, — диде.

Чәйдән соң ук, тәвәкәлләп, Сөмбел хастаханәгә юнәлде. Зәнирәне шәһәрнең икенче башындагы хастаханәгә үк юллаганнар икән. Ул барганда инде төш вакыты узган, хәл белергә килүчеләрне кертми торган сәгатьләр җиткән булып чыкты. Ләкин бу гына Сөмбелне кылган карарыннан кире кайтармады. Ике сәгать буе ул урамда йөрде, кибеткә кереп авыруга күчтәнәчләр алды.

Кыяр-кыймас кына палатага кергән Сөмбелне сораулы күзләре белән каршылады Зәнирә. Алар, исәнләшкәч беравык тын утырдылар. Шушы бер-ике көн эчендә бик үзгәргән – ябыгып, күзләре дә боегып калган Зәнирәнең. Тик шулай да нинди чибәр ул: иңнәренә таралып төшкән карлыгач канатыдай кап-кара ефәктәй чәчләре тәрәзәдән төшкән кояш нурларында елык-елык килә, буяу тидермичә дә сөрмәләнгән күзләре бүген ничектер табигый, самими карыйлар, бөрлегәндәй бөрмәле иреннәрендә дә элккеге тәкәббер елмаю чагылмый.

— Хәлең ничек соң, Зәнирә? – дип сорады Сөмбел, үз-үзен җиңеп.

— Рәхмәт, инде ярыйсы.

— Врачлар ни диләр соң?

— Күргәнеңчә, йөз-кыяфәтемдә яралар юк. Баш мие селкенүе дә җиңелчә, диделәр. Иң мөһиме, умыртка сөягенә зыян килмәгән. Ә аяклар белән эш катлаулырак, бик озак дәваларга туры киләчәк. Ләкин мин кайчан да булса аякка басачакмын – бусы инде иң мөһиме.

— Әйе шул, — дип килеште Сөмбел, — Беләсеңме, Зәнирә, мин бүген синең яныңа дөресен әйтергә дип килдем. Конькиларыңа сагызны мин ябыштырдым һәм моны ни өчен эшләгенемне аңлыйсыңдыр. Ышан, синең белән мондый хәл килеп чыгар дип уйламадым, сиңа гариплек тә теләмәдем. Гомумән, моны эшләгәндә мин бер нәрсә турында да уйламадым, үч алу теләге генә бөтен аңымны томалап алган иде бугай. Будыра алсаң, гафу ит. Минем бөтен язмышым синең кулда хәзер. Әгәр теләсәң, бүген үк полициягә хәбәр итә аласың…

Зәнирә аны тын да алмыйча тыңлап торды. Бу вакытта җавап бирерлек хәлдә түгел иде ул. Ә Сөмбел, күршесенә күзләрен дә күтәрә алмыйча, башын иеп бераз торды да, палатадан чыгып йөгерде.

Ничә көннәр буе йөрәген басып торган таш тагын да авырайды. Аңлата алмады бугай Зәнирәгә. Хәер, гафу итәрлек кенә түгел шул аның гаебе, түгел. Өенә ничек кайтып кергәнен, ятагына ничек ауганын да хәтерләми ул. Тик янына килеп утырган әбисенең башыннан сыйпаган җылы куллары гына аны бу дөньяга кире кайтарды.

— Тор инде, кызым. Әйдә, тамагыңа капкалап ал. Бәлешне дә кайнар килеш ашый алмадың. Син ярата торган токмачлы аш пешердем, өй тавыгыннан. Бик тәмле булган. Тавык шулпасы бөтен хастага дәва бит ул. Әйдә, бәбкәм, чыгыйк.

Әбисенең сүзенә буйсынып, кухняга чыгып ашарга гына утырган Сөмбелне тәрәзә төбенә куелган телефонның тавышы сискәндерде. Кемнәндер SМS килде. Кызның йөгерек күзләре, түземсезләнеп, телефондагы юлларны укыды: “Сөмбел! Барысына да үзем гаепле. Синең ихлас дуслыгыңны бәяләп бетермәгәнмен, ничек түбәнсеттем бит сине. Ә син бер сыйныфташым, хәтта Линиза да шалтыратып булса да хәлемне сорашмаганда, яныма килдең. Мин сине кичердем, син дә мине гафу ит. Ышан, бу хәл турында синең белән миннән башка беркем дә белмәячәк”.

Сөмбелнең йөрәген басып торган таш эрегәндәй булды, сулыш алулары иркенәеп китте. Ничә көннәр буе җанын әрнеткән йөрәк газабы яшькә әверелеп, күзләрен томалады, кызның алсу йөзенә ике бөртек күз яше тәгәрәде. Ике бөртек күз яше… Бер карасаң, күп тә түгел. Тик шушы ике бөртек күз яше айлар буе еламыйча түзгән сабыр Сөмбелнең йөрәк ярасын юып төшерергә җитә калды.

Низамова Камиля Ильшатовна
Страна: Россия
Город: Казань