Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Җиңүнең дә була төрлесе

Миләүшә белән Әминә – якын дуслар. Беренче сыйныфта укыганда ук дуслашып киттеләр. Шул вакыттан бирле гел бергә. Кая гына барсалар да, ниләр генә эшләсәләр дә – һәрвакыт кулга кул тотынып. Аларны белүчеләр хәтта сокланып, кайберәүләр гаҗәпләнеп, ә кемнәрдер көнләшеп тә карый иде.

Кызларның икесе дә сәнгать мәктәбенә йөри. Рәсем ясау – аларны берләштергән кызыксыну. Икесе дә искиткеч яхшы итеп рәсем ясый аларның, шуңа еш кына мәктәптә уза торган бәйгеләргә аларга рәсем ясарга куша иделәр. Тик нигәдер һәрвакытта да Миләүшәнең рәсемнәре беренче, ә Әминәнекеләр икенче урынны ала. Шунлыктан Әминә еш кына көнләшеп тә куя иде. Тышка чыгармаса да, күңеленең бер почмагында канәгатьсезлек хисе яши бирде. Аның да дустыннан калышмый беренчелекне яулыйсы килә бит. Инде беренче бәйгеләреннән күпме вакыт узды, ә Әминә дусты Миләүшәне һичничек тә уза алмады.

Май бәйрәмнәре якынлашып килә. Раушания Габбасовна – кызларның сыйныф җитәкчеләре – аларның икесен дә дәресләрдән соң килергә чакырды. Сөйләшүнең ни турында булачагын кызлар бик яхшы аңлый: быел да Җиңү көненә рәсем ясарга кирәк.

Дөрестән дә шулай булып чыкты. Сыйныф җитәкчеләре шуңа чакырган икән:

— Кызлар, мәктәптә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган рәсем бәйгесе оештыралар. Ләкин быел анда җиңүчегә акчалата бүләк бирү каралган. Беренче урын алган укучыга – 5 мең сум! Шуңа күрә, әйдәгез әле үзегезнең бар осталыгыгызны эшкә җигеп, киләсе атнага эшләрегезне әзерләп алып килегез, — дип тәмамлады сүзен укытучылары.

Кызлар янып киттеләр. Менә-менә икесенең дә бер булган хыял – яраткан артистларының концертына бару иде ул – чынга ашырга тора.

Атнаның ничек узганы сизелмәде дә. Сөйләшелгән вакытка рәсемнәр әзер иде. Инде гадәткә әйләнгән эш, иртән бер сукмактан барганда, кызлар бер-берсенә үзләренең эшләре белән мактаныштылар. Дөрестән дә, рәсемнәр бик затлы, сыйфатлы итеп ясалган. Зур тырышлык һәм көч куелганы әллә каян күренеп тора. Әмма Миләүшәнең иптәшенә үзенең рәсемен ачып күрсәтүе булды, Әминәне аяз көнне яшен суккандай итте. Бу рәсем беренчелекне алачак, дип уйлады ул шунда ук эченнән генә. Әлбәттә, кәефләр дә нык кырылды…

Мәктәпнең чишенү бүлмәсендә һәрвакыттагыча ыгы-зыгы. Кемдер киенә, кемдер киемен алыштыра, кемдер дусларына кичәге хәлләр турында сөйли. Әминә теләр-теләмәс кенә өске киемнәрен, икенче аяк киеме сумкасын элгечкә элеп куйды да уйга калып утыргычка сеңде. Кемнеңдер кискен кычкыруына борылып караганда, күзе Миләүшәнең рәсеменә төште. Эх, шундый матур аның рәсеме. Хәрби киемендә парадта басып торучы бабайның медальләрендә кояш нурлары чагыла. Бер сабый, аңа эчкерсез елмаеп, 3 роза чәчәген сузган. Дусты зур осталык белән төшергән бу рәсем искиткеч релистик итеп ясалган. Әминә үзе дә сизмәстән торып басты һәм, Миләүшәнең рәсемен дә култык астына кыстырып, чишенү бүлмәсеннән чыгып китте. Ашыга-ашыга ике рәсемне дә укытучысына тапшырды. Рәсемнәрнең авторлары язылмаган булганлыктан Раушания Габбасовна:

— Кайсы рәсем кемнеке? – дип сорады.

Һәм ничектер үзеннән-үзе Әминә:

— Менә монысы – ветеран төшкәне минеке, — диде бармагы белән шуңа төртеп.

— Алайса мә карандаш, үзеңнекенә дә, Миләүшәнекенә дә фамилия белән сыйныфыгызны язып куй. Миләүшә үзе кайда соң?

— Ул чишенү бүлмәсендә калды … ни, теге…, ээээ… аның аяк киеме пычранган, шуны чистартып калды, — дип җавап бирде кыенсынып кына.

Шулай итеп, Миләүшәнең рәсеме Әминәнеке, Әминәнең рәсеме Миләүшәнеке булып куйды.

Өч көннән мәктәптә җиңүчеләрне билгеләделәр. Актлар залын тутырып, барлык 5-8 нче сыйныф укучыларын җыйдылар. Миләүшәнең эше беренче урынны алды. Тик бүләкне алырга рәсемнең чын хуҗасы түгел, ә дусты Әминә чыкты. “Аның” рәсемен залда утырган барлык тамашачыларга күрсәттеләр. Шул вакытта Миләүшәнең күзенә яшьләр килеп тыгылды. Әминә башын югары күтәреп, елмая-елмая, зарыгып көткән бүләген чыгып алды. Ул үзе белән бик тә горурлана иде. Менә, ниһаять, ул да беренче урында! Күз карашын зал буйлап йөрткәндә, еларга әзер утырган дустын күреп, карашын тиз генә икенче якка борды.

Миләүшә тавыш чыгармады – холкы андый түгел. Тик бу көннән аның якын дусты йөрәгеннән дә, тормышыннан да юк булды.

Гадәттә кояштай елмаеп йөрүче кызның инде берничә көн кәефсез йөрүен сыйныф җитәкчесе күрми калмады. Дәресләрдән соң Миләүшәне сөйләшүгә калдырды. Миләүшә озак кына башын иеп утырды. Әмма Раушания Габбасовнаның аны тынычлыкта калдырмаячагын аңлап, булган хәл турында түкми-чәчми сөйләп бирде. Шаккатудан Раушания Габбасовна сүзсез калды. Берара хәтта ни әйтергә дә белми торды. Тик Миләүшәне ул болай гына җибәрә алмады, укучысы өчен бу вакытта бик кирәкле юату сүзләрен тапты.

Икенче көнне сыйныф җитәкчесе класста алдашу, көнләшү турында сөйләшү үткәрде. Сөйләгәндә сыйныф җитәкчеләренең кыяфәте бик кырыс иде. Миләүшә дә, Әминә дә эшнең нәрсәдә икәнен бик яхшы аңлый иделәр, сыйныфташлары исә бик төшенеп бетмәделәр. Сыйныф җитәкчесе сүзен тәмамлаганда, арткы парта артында утыручы Алсу талпына-талпына кул күтәреп утыра иде. Аның нәрсәдер әйтергә бик зур теләге булуы бөтен кыяфәтенә чыккан.

— Беләсезме, Раушания Габбасовна, Сез сөйләгән кешеләр безнең арада да бар бит, — диде дә Әминәнең ничек җиңү яулаганын сөйләп бирде.

Ул Миләүшәнең сыйныф җитәкчесе белән сөйләшүен ишек төбендә тыңлап торган икән. Юкка гына без капчыкта ятмый дип әйтмиләр шул. Дөреслек көтмәгәндә менә шулай ачылды да куйды. Идәнгә сеңәргә әзер булган Әминәгә бар сыйныфташлары борылып карады. Кыз, аларның ачулы карашларын күтәрә алмыйча, сыйныф бүлмәсеннән чыгып йөгерде…

Икенче көнне Әминә мәктәпкә килмәде. Барысы да моның сәбәбен белә. Көн дәвамында Миләүшә янына килмәгән бер сыйныфташы да калмады. Ул үзе дә уйламаганда сыйныфташлары белән якынлашып китте. Тик араларыннан берсе аның өчен бик ерак кала бирде.

Бу хәл булганның өченче көнендә Әминә дә мәктәпкә барырга булды. Ул кыяр-кыймас кына сыйныф бүлмәсенә керде. Миләүшә янында тукталып, яраткан җырчысының концертына алып өлгергән билетын сузды. Тик нигәдер Миләүшә ул билетны алырга теләмәде һәм аңа кире бирде. Көне буе Әминә мәктәптә үзен ялгыз хис итте. Ул үзенә карата салкын мөнәсәбәтне элеккеге дусты Миләүшәдән дә, сыйныфташларыннан да бик яхшы сизде.

Бүген Әминәгә шундый теләп алынган җиңүе бер рәхәтлек тә китермәде. Җиңүнең дә төрлесе була икән шул…

Идрисова Лилия Азатовна
Страна: Россия
Город: Набережные Челны