Безгә җиңү биргән, илне гөлгә күмгән,
Тынычлыкны яклап яу кергән.
Бабамнарны бүген, искә алып тагын.
Оныклары булып баш иям.
Сирәгәйде инде ветераннар рәте
Китаплардан гына беләбез.
Сугыш чорларының балаларын хәзер
Геройларга тиңдәш күрәбез.
Бабам сөйли миңа сугыш чорын елап,
Ачлы-туклы узган чорларны.
Әкият кебек тыңлыйм ышанмаслык хәлләр,
Кайгылардан торган елларны.
Алты-җиде яшьтә бабам ятим калып
Җиккән нуҗа, тормыш арбасын.
Истәлекләр аша, шигырьләргә салып
Сөйли бабам сугыш язмасын.
Озак яшә диеп, битләреннән үбеп,
Геройга тиңлим мин аны.
Минем кебек чакта, ир егетләр кебек,
Дөнья көткән газиз бабамны.
Илләребез кабат сугыш утын тоеп,
Яшәмәсен иде калтырап.
Зәңгәр күк йөзендә бәхет диңгезедәй
Чыксын иде кояш ялтырап.