Иҗат
Кулга каләм алу белән
Иҗат итәсе килә.
Кардай кәгазь битенә
Күп хәрефләр сибелә.
Дәфтәреңә күз салсаң,
Сүзләр, юллар тезелгән.
Соңрак укып карасаң,
Шигырь барлыкка килгән.
Иҗат – ул серле дөнья,
Һәркемгә ачык ишек.
Илһам чыганагы минем
Туган як – назлы бишек.
Гаиләм
Шундый рәхәт шушы дөньяларда
Ныклы терәк – гаиләң булганда.
Ару-талу, хәсрәтләр сизелми
Якын туганнарың янында.
Мин чиксез бәхетле, өебездә
Әти-әни исән булганда.
Бергәләшеп гел дус, тату яшик
Чит-ятлар кермәсен арага.
Җир йөзендә бер гаиләгә дә
Килмәсен ятимлек ачысы.
Аллаһ һәммәбезгә насыйп итсен
Тормышларның бары яхшысын.