НИК?….
Җылы нурларын сибеп,
Кояшым балкый күктән.
Шул матурлыкларга карап,
Хыялланган юк күптән.
Гүя ай да үпкәләгән,
Дәшми генә тик тора.
Караңгы төн файдаланып,
Шомлы ятьмәсен кора.
Йолдызлар да атылмыйлар,
Күзәтәләр тын гына.
Шаян җилләр сызгырышып,
Тараталар моң гына.
ТАТАР ТЕЛЕМ — ТУКАЙ ТЕЛЕ
Син — татарның бәллүр бер чишмәсе,
Татар теле өчен җан аттың.
Яңа туган сабыйларга кадәр
Әллүкине көйләп йоклаттың.
Татар теле синең өчен — чишмә,
Чиста һава иде суларга.
Актык көчеңә кадәр дан җырладың,
Карамыйча авыр елларга.
Безнең өчен татар теле хәзер –
Иң кадерле Тукай теле ул.
Син дә телең өчен, Тукай өчен
Көрәшүче татар улы бул!