XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Җиһанда яз

Март башыннан кояш елмайды да,
Бөтен җиһан ямьгә күмелде.
Ал кояшның сылу карашыннан,
Зәмһәрир кыш куркып сүрелде.

Җылы яктан кайткан кара карга
Алып килгән язның хәбәрен.
Ул йөгергән, баскан эзләрдән мин
Дәртле язның моңын тоямын.

Шул моң белән төннәр салкын була,
Ә көндезен җылы җил исә.
Шат чыпчыклар, янә чыркылдашып,
Тамчы суларында биешә.

Боз сөңгесе язга иркәләнеп,
Башын сала түбә кырына.
Салкын җилләр иссә, катып кала,
Кояш чыкса, тагын җылына.

Өй каршында үскән ак каен да
Яз-матурга шаян елмая.
Әйтерсең лә һәрбер ботагыннан
Безгә бәхет, язга көч коя.

Карлар эреп, гөрләвекләр ага.
Зур-зур бозлар сыймый ярларга.
Яр кырына нәни дуслар килгән
Илтифатсыз бозны карарга.

Тиздән кайтыр инде сыерчыклар,
Сагышлы моң тынмас һавада.
Сагынгандыр алар туган җирне
Чит илләрдә йөргән арада.

Кошлар җырын тыңлап, яшь күңелләр
Язын мәхәббәттә яналар.
Саф сөюгә булган карашлары
Шигъри юллар булып тамалар.

Бәхетле яз тиздән үтеп китәр…
Кара туфрак кардан ачылыр.
Шул вакытта уңган авылдашлар
Көч, дәрт белән эшкә ашыгыр.

Шау чәчәккә күмлер агачлар да,
Хуш исләргә чумар бакчабыз.
Бу җиһанда нинди бәхетле без!
Шуңа рәхмәтлеме барчагыз?

Габдурахманова Ландыш Фанисовна
Страна: Россия