Хыянәт
Сентябрь уртасы. Табигатьтә әбиләр чуагы хакимлек итә. Кояш нурларының сөякләргә үтеп керердәй җылысыннан, һавага таралган төрле хуш исләрдән, тирә-юньне тутырып сайрашкан, чыркылдашкан кошлар тавышыннан тәнгә сихәтлек, җанга рәхәтлек иңә.
Иртәнге эшләрен караштырганнан соң, Гөлниса карчык өйалды баскычына жайлап утырды да, сокланып тирә-якны күзәтергә кереште. «Әй, ходаем, нинди хозурлык, тыныч-имин көннәр булсын берүк, – дип изге теләкләрен теләде ул. Нигәдер, күңеле тыныч түгел аның бүген, йокысы да начар булды, төшендә дә һаман шул Хәбибҗанын күрде. Елга буендагы юан өянке төбенә баскан да, имеш, кулларын җәеп, аны чакыра. Ә Гөлниса нишләргә дә белми, барасы да килә, барырга да курка. Ул бит инде хәзер бик картайды, бит-кулларын җыерчыклар басты, чәчләре дә ап-ак, ә Хәбибҗан әнә нинди яшь, чибәр көе! Иртәдән бирле кәефе китеп, йөрәге алгысып торуын карчык шул төшне күрүе белән бәйләде, белгән догаларын укып, хәерлегә юрады.
Шулай утырган көе, күзләре белән һәр бүрәнәсенә ялгызлык сагышы сарган өен, күп еллар инде ир-ат кулы тимәгәнлеге кычкырып торган каралты-курасын капшап чыкты. Гомерлек ялгызак язмыш, сыңар канатлы тормыш турында хыялланган идемени соң ул?
Ишек алдында урлап утырып чыгарган нәни чебиләрен ияртеп бүрекле Чуаркае йөри, алар әз генә читкә китсәләр дә, әни тавык үз янына чакырып аваз сала. Ә сары йомгаклар исә, әниләре янына жыелалар да, нәрсәдер чүпләнә башлаган булалар. Аларга рәхәт, алар күбәү, дөньяда бер гамьнәре юк! Ялгызлык корты кимергән җанын кая куярга белмичә бәргәләнгән Гөлниса карчык уйларын шул нәни чебиләр белән бүлешәсе итте: “Ә менә әбиегез япа-ялгыз, сагынып көтәр кешесе дә, өзгәләнеп озатып калыр якыны да юк. Алтмышынчы җәен шулай каршылый”.
Озак утырды Гөлниса, кояш җылысында оеп утыру халәте дөнья мәшәкатьләрен беразга гына булса да арткарак чигереп, уйларын бик еракка, балачагына, буй җиткергән кыз чакларына алып китте…
Әти-әнисеннән калган төп нигездә яши ул. Сугыш алдыннан гына бу йортны әтисе үз куллары белән салган. Заманына курә ярыйсы гына зур, иркен өй. Тәрәзә төпләрендә әнисенең яраткан гөлләре – яраннар – ел әйләнәсе шау чәчәктә утырырлар, урамнан узган һәркем аларга сокланыр иде. Хәтерли әле, кечкенә ак пәрдәләр янында аларның аллы-гөлле чәчәкләре бигрәк матур булып күренә иде кызга.
Гөлниса Бадыйкшан белән Фәүзелҗиһанның өч малайдан соң көтеп алынган төпчек кызы булып дөньяга килде, ныклы нигездә, ишле гаиләдә үсте. Өйләрендә һәрчак тәртип, чисталык хөкем сөрде. Эшчән һәм бердәм булды алар гаиләсе. Абыйларының үсеп буй житкергәне бере өйләнеп, башка чыгып, үз нигезләрен кордылар. Чират Гөлнисага житеп килә, тиздән аңа 21 тула. Сүз куешып куйган егете дә бар үзенең. Ике өй аркылы гына авыру әнисе һәм кечкенә энесе Җәгъфәргә терәк булып яшәүче, киң жилкәле, дулкынланып торган кара чәчле ир солтаны аның сөйгәне – Хәбибҗаны. Көзге уңышлар келәткә кергәч, зурлап туйлар үткәреп, кияү йортына күченергә иде исәбе кызның.
Әмма сугыш дигән афәт барлык уй-хыялларын җимереп, тормышының астын-өскә китереп актарып ташлады! Һай ул кара көннәр, мәңге җуелмас хатирәләр! Һаман да күңелнең иң төпкелендә берөзлексез җанны сызлатып торалар.
Сугышның беренче көннәреннән үк, башкалар белән бергә өч абыйсы да, Хәбибҗаны да сугышка киттеләр. Ел ахырына инде абыйларының кара кәгазьләре килде. Бадыйкшан картның бу хәбәрләр белән һич тә килешәсе килмәде. «Өчесенең берсе булса да исән калырга тиеш бит инде,» – дип өзгәләнде ата күңеле тол калган киленнәренә, ятим калган оныкларына карап. Ә Фәүзелҗиһан карчык бу кайгыдан сыгылып төште, озак вакытлар сөйләшә алмый, хәтере томаланып йөрде. Әмма хакыйкать ачы – улларының өчесе өч якта ятып калды, хәтта каберләре дә билгесез. Йөрәгеңне учына жыеп тот та, тешеңне кысып түз, бүтән чара юк!
Ә 1942нче елның салкын буранлы февраль көнендә урын өстендә яткан Хәкимә карчык улы Хәбибҗанның Сталинград өчен барган сугышларда хәбәрсез югалуы турында хат алды. Кайгылы хәбәр болай да сәламәтлеккә туймаган карчыкның тәнендәге соңгы көчлэрен суырып алып, мәңгелек йортка алып китте. Моңа кадәр дә ятимлек баскан салкын йортта унөч яше дә тулып житмәгән Жәгъфәр берүзе калды.
«Хәбәрсез югалу ул әле үлгән дигән сүз түгел, – дип күңелен юатты Гөлниса. Әнә күрше авылда берәүнең шундый хәбәрен алганнар, ә ул исән булып чыккан, ике айдан соң кайтып төшкән!»
Бөтен барлыгы белән эшкә бирелде кыз, җитез һәм көчле иде ул. Каһәр суккан сугышка булган нәфрәтен эш белән басты, башында юк-бар уйларга урын калдырмады. Сугыш елларының бөтен авырлыгын башкалар белән бергә үз җилкәләрендә татып, ниһаять, Җиңү көнен көтеп алды. Чынга ашмас хыял гына икәнен аңласа да, фронттан кайтканнар арасыннан абыйларын, Хәбибҗанын эзләде аның күңеле. Тик язмыш китаплары башкачарак язылган иде шул!
Сугыш афәтләре тынып, бераз тернәкләнеп килгән мәлдә, әтисе гүр иясе булды, ә Гөлниса әнисе белән бер йортта яшәп калды, кияү йортына күчеп яшәүләр насыйп булмады аңа. Дөрес, кулын сорап килүчеләр булмады тугел, күп булды алар. Әмма аларның һәрберсеннән Хәбибҗаны чалымнарын эзләде кыз. Юк иде бит аларның берсендә дә аның чалымнары! Соң булмагач, ничек иш итеп аның белән гаилә корсын инде ул? Аннан, беркөн килеп Хәбибҗан кайтып төшсә? Ни дип җавап бирерсең дә, оятын кая куярсың?
Шулай айлар, еллар үтте. Исәпләсәң, исең китәр – әнисенең вафатына да егерме ел узган. Гомер үтеп китеп бара икән ич!
“Маңгаема язылган язмышым шулайдыр,”- дип күнде Гөлниса, беркемне дә гаепләмәде, сыкранмады, зарланмады, чит-ятларга күз яшьләрен күрсәтмәде, горур һәм сабыр була белде. Тормыш ваклыкларыннан өстен була белүе өчен ихтирам иттеләр үзен.
Карчыкның уйларын кечкенә җилкапка келәсе шылтыравы булде. Ачык капкада инде ир уртасы булган, гаиләсе белән зур йортта яшәп ятучы Җәгъфәр басып тора иде. Аңа ниндидер ят ир-ат ияргән. Кинәт уйларыннан бүленгән карчык, ничек кирәк алай үзен кулга алып, кунакларны өйгә дәште. Шакмаклы ашъяулык ябылган өстәл янына утыргач, бермәлгә, авыр тынлык урнашты. Ниһаять, Җәгъфәр телгә килеп, ят телдә сөйләшүче бу кешенең бик ерак җирләрдән үги әтисенең соңгы амәнәтен тапшырырга килүен әйтте. Гөлнисаның ниндидер яман хәбәр ишетәсен сиземләгән йөрәге дөп-дөп типте, чигәләре кызышты. Үги әти булган кешенең Хәбибҗан булганлыгын белгәч, «Хыянәтче» – дигән уй кисеп узды башын. «Булмас!» – дип каршы төште икенче уй. Ят кунак үги әтисенең 54 елның көзендә вафат булганлыгын, вафаты алдыннан 14 яшьтә булган Максимнан шушы амәнәтне тапшыруын үтенеп соравын аңлатты. Төрле сәбәпләр аркасында, аның соңгы үтенечен утыз еллап үти алмый торуы өчен гафу үтенде. Аңы томаланып, сөйләшә дә алмаслык бер халәттә булган карчыкның кулына гади дәфтәр битеннән беркетеп ясалган конверт тоттырды да, ишеккә юнәлде. Күтәрелеп, аны озатып калырлык көч тапмады Гөлниса үзендә. Шактый утыргач, конвертка күз салды. «Язуы Хәбибҗанныкы түгел ич!», әмма аны ачу карчыкны бик тиз чынбарлыкка кайтарды. Конверт эченнән сугышка киткәндә Хәбибҗанга үзе буләк иткән чигелгән кызыл чияле кулъяулык чыкты. Чияләр төсен югалтып аксылланганнар,ә яфраклары исә сары төскә кергәннәр. Язуының нигә шулай икәнен хатының беренче юлларыннан ук аңлады Гөлниса, уң кулын терсәктән өздергән булган егет, хатны сул кул белән язган. Хатта язылганнардан шул аңлашылды: 1942нче елның гыйнвар ахырында яраланып, госпитальгә эләккән Хәбибҗан, сул аягын бот төбеннән үк кискәннәр, битендәге җәрәхәтләрен теккәннәр, уң як күзенә һәм колагына зыян килгән. Елдан артык шулай госпиталь койкаларында аунаган. Култык таяклары белән йөри ала башлагач, поездга утыртып туган ягына озатканнар егетне. Аның белән бергә рус егете Афанасий да булган. Әллә язмышы, әллә ялгышы – Афанасий төшкән кечкенә станциядә Хәбибҗан да төшеп калган. Туган ягына кайтырга гариплегеннән оялган! Кайтып кемнәргәдер авыр йөк булып яшисе килмәгән! Әнә шулай чит бер рус авылына барып эләккән. Күп тә үтми, Афанасийның күршесендә яшәгән тол хатын һич икеләнми аны йортка керткән. 12 ел шулай чит-ят кешеләр арасында, чит хатын өендэ яшәгән ул. «Шулай килеп чыкты» – ничек теләсәң, шулай аңла! Иң соңында, ул ирексездән ирекле хыянәте өчен гафу үтенгән, Гөлнисаның бәхиллеген сораган. Хатының һәр сүзеннән тән сызлаулары белән бергә җан сыкравы сизелеп тора!
Гөлниса яттан белә: һәлак булган авылдашлары (алар 89 кеше) истәлегенә салынган обелискта 71нче булып Мөхәммәтҗанов Хәбибҗан Мөхәммәтҗан улының исеме язылган. Ә ул исән булган! 12 ел буе исән калган ярты гәүдәсе белән үзендә яшәргә көч тапкан, чит-ят кешеләр аңа терәк булганнар! Аның исән икәнлеген белгән булсамы?
Кичкә кадәр үзен-үзе белештерми арлы-бирле йөрде карчык, хатның һәр сүзен кат-кат хәтереннән үткәрде. Йөрәге гафу итсә дә, акылы каршы килде. Белмәгән Хәбибҗан сөйгәненең нинди икәнен!
Көзге төн җир өстенә канатын жәйгәч, хәле китеп караватына килеп ауды, күзенә йокы кермәде. Авыр тойгылар күңелен ярсытты. Үз гомерендә күп кайгы-борчуларны үткәрә алган тугры йөрәге бу хыянәтне кичерергә үзендә көч тапмыйча дулады-дулады да, таңның беренче нурлары беленгәндә бөтенләйгә туктап калды…