Бер хыялым бар минем.
Айга менергә кирәк,
Ай алтынына кызыгып
Ярсып тибә яшь йөрәк.
Тулган ай чагында алып
Кисәкләргә бүләсе.
Барлык яхшы кешеләргә,
Бүләк итеп бирәсе.
Барсында алып бетермим,
Йолдызларга да кала,
«Яңа туган нәзек урак»
Көннән-көн тулып бара.
Хыялым шундый зур минем
Ай гүя тоташ алтын.
Тик күккә менеп җитә(а)лмыйм,
Хыялларыма салкын.
Симет
Ярларында — яшел үлән,
Суларында — кояш нуры.
«Симет» елгасы каршымда
Һәр елганың бар үз юлы.
Шул юл белән ага-ага
Күпме тирән эзләр сала.
Ярларындагы сагышны,
Диңгезләргә илтеп сала.
Балыклары уйный суда,
Чайкалалар камышлары.
Елга буе — тынычлык ул,
Онытыра сагышларны.
Зәңгәр күкне чагылдырып,
Көзге кебек балкый өсте.
Елга тавышы тыныч җыр ул,
Иркәли күңелне бар хисе.
Елга ага, җырлый-җырлый,
Бик ягымлы аның җыры
Хисләремдә бала чагым
Хәтирәләр күңел тулы.
Елга белән вакыт ага,
Көннәр, айлар, еллар булып.
Күңелемдә гел сакланыр
Туган җирем ядъкәре булып —
Шушы матур салмак елга.
Оялаган ябалак.
Өй каршымдагы чыршыга
Оялаган ябалак.
Мин аңа сокланып карыйм
Ә ул миңа сагалап.
Ишек алдына чыгуга
Гел шуңа төшә күзем,
Көн озын тик утырырга
Кирәк бит шул чак түзем.
Ябалак көн яктысында
Бик очып йөрми икән.
Кояш баеп, караңгы төшеп
Көн сүрелгәнен көткән.
***
Быел тарихи вакыйга,
Бик зур бәйрәм-тантана
Көллияткә 95 —
Юбилей горләп бара.
Көллиятне котларга
Җыелды иң-иңнәре
Хөрмәтле кешеләре:
Укытучылар, остазлар,
Күптән укып чыкканнар.
Шулай ук ветераннар —
Тарихны язучылар,
Бөтен күңелен эшкә биреп,
Безгә юл салучылар.
Һәм әлбәттә бүгенге көндә
Бер сулышта булганнар:
Укыткан, укыганнар
Педагогика учагын көндә
дөрләтеп торгызганнар.
Тәрбияче, спортчы,
Музыкант һәм дә җырчы.
Информатик-программист,
Башлангыч укытучысы.
Күңелдә бер рәхәтлек,
Бәйрәм рухы горурлык.
Мондый матур чаралар
Мәңге истә калырлык.
Барда елмая, көлә
Җыр, бию моң бөркелә.
Үткән елларны сагынып
Кемдер күз яше түгә.
Аңлата алмаслык халәт
Тылсымлы һәм дә гаҗәп
Шатлык, сагыш бергә сыйган
Тәҗрибә, көч, максат булган
Алдагы көнгә өмет белән
Хыялларга канат куйган.
Шушы матур тантана
Коллияткә — 95
Яңа үрләрне яулап,
Яңа киңлек колачлап.
100 еллык юбилейга
Ирешү безнең максат.
* Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенә багышланган