Урманнарга кереп киттем,
Кемнәр йөргәнен белми.
Шурәленең ул шәүләсен
Курсәләр, һәркем шурли.
Аның кычкырганын тыңлап,
Шаулап куйды колаклар.
Уйлап куйдым, ничек түзде
Озын, нечкә бармаклар?
И, хыялый да инде узем.
Тукай буласы килә.
Су анасын, шурәлене
Чыннан курәсе килә.
Әйтер идем мин аларга
Уземнең теләкләрне.
Тукай абыйны кайтарып,
Нәрсәләр кирәкләрне.
Тагын сорар идем бераз
Зур әкият язуын.
Шул әкият эчләрендә
Минем дә бит булуын.
Эх, хыяллар зур бакча күк,
Иге- чиге күренми.
Тукай абый, сине эзлим,
Хисләр күмде куңелне.