Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Хикәяләр

Әбием сандыгы.

Самат бик кызыксынучан малай. Ул белмәгән, күрмәгән, тотып карамаган әйбер булырга тиеш түгел бу дөньяда. Әбисе тешсез авызын ерып, урысчалатып: “У любопытной Варваре на базаре нос оторвали” дияргә ярата аңа.

Менә әле беркөнне генщ әбисенең почмакта, өсте ябулы торган сандыгына нәрсәнедер кадерләп салып куйганын күреп калды Самат. Ничек кенә шуны алып карыйсы инде хәзер? Шулай да бик озак көтәсе булмады тагын. Өйдә берәү дә калмаганны көтеп кенә торды да, тиз генә сандыкны ачты. Нинди кулъяулыкка төргәнен күреп калган иде. Бик озак эзләп азапланырга туры килмәде Саматка.

Акрын гына ачып җибәрсә, бик матур, борынгы йөзек килде дә чыкты. Саматның мондыйны берәүдә дә күргәне юк иде. Ничек итеп мактанмыйсың ди инде. Тиз генә йөзекне кесәсенә салды да, сандыкны элеккечә итеп ябып та куйды. Үзе дус малайлары янына ашыкты. Гадәттә кесәләре тишек булып, әйберләре еш югалганга, Самат йөзекне бармагына киде.

Аңа иң беренче булып, күрше Сабира әбиләренең эте очрады. Малай ирексездән эткә карады һәм “тагын нәрсә майтарырга йөри инде бу малай” дигән тавыш ишетте. Як-ягына каранды, берәүне дә күрмәде.

Самат юлын дәвам итте. Урамда үлән чемченеп йөргән кәҗәгә күзе төшүе булды, колагына “тагын капкасын япмаган булса, бер кәбестәсен дә калдырмый ашап чыгам, билләһи” дигән тавыш яңгырады. Самат чын-чынлап куркуга төште. Ләкин туктап калырга уйламады, адымнарын тагын да тизләтте.

Шулчак баш очыннан саескан очып үтте. “Әбисе йомырка җыярга кушкач, тыңламаган иде. Барып йомырка урлыйм әле тизрәк” дип, аларга таба очты. Самат тәмам өнсез калды: ул бит хайваннар, кошлар телен аңлый башлаган ләбаса! Әллә соң әбисенең сандыгыннан алган йөзек хикмәтлеме?

Самат тизрәк малайларны эзләп табарга булды. Алар беркая да китмәгәннәр, бергә җыела торган урында утыралар иде. Бик нык дулкынланган булса да, Самат серне чишмәскә, аларның да уйларын тыңлап карарга булды. “Бу юлы нәрсә белән мактаныр инде” дип уйлады Закир. “Нәрсә дип алдарга җыена бу Самат” дип көрсенде Инсаф. Камилнең кәефе бер дә юк иде, башын да күтәреп карамады. Самат малайлар белән коры гына исәнләште дә, алар янында артык туктап тормастан, үз юлында булды.

Ул иркенләп төрле кошларның, хайваннарның уйларын тыңлап йөрде. Һәркайсының үз мәшәкате, үз зары бар икән ләбаса. Йөри торгач кич җиткәнен дә сизми калды Самат.

Тирләп-пешеп өенә кайтып җиткәндә, капка төбендә утыручы әбисен күреп алды. Борчылуы йөзенә чыккан булса да, үзен бик сабыр тота әбисе. “И-и, кайларга китеп югалды инде бу малай. Әллә артык орышып ташладым инде үзен? Исән генә була күрсен берүк” дип уйлана иде ул.

Саматны күрү белән урыныннан сикереп торып, оныгын кочаклап алды. Икәү чөкердәшеп чәй эчтеләр. Әбисе урын җәяргә кереп киткән арада, Самат тиз генә йөзекне урынына куйды. Бу гамәлен артык өнәп бетермәсә дә, ул бик бәхетле иде. Чөнки кошларның, хайваннарның да үз телләре, үз дөньялары барлыгына ул әле ышанмый иде.

Серле дөнья.

Банат әбисенең авызыннан чыккан һәр сүзне йотлыгып тыңлый, һәрберсенә ихластан ышана. Чыннан да, Мәрзия әбине “авылда аяклы энциклопедия” дип йөртәләр.

Әбисе бүген дә серле күзләре белән Банатка карап:

-Гадәти төн түгел бүген, могҗизалы, сихри көчкә ия төн,- дип куймасынмы. Үзе әйтте, үзе “артыгын ычкындырдым, ахры” дигәндәй, оныгына карап куйды.

Банат күпме ялынса да, бүгенге төннең сихрилеге турында җәелеп сөйләмәде.

— Бүген бик игътибарлы кешеләргә туган авылыбыз табигатенең төрле серләре ачылачак,- диде.

Әлеге сүзләр Банатка җитә калды. Ул түземсезләнеп кояш баеганын көтә башлады.

Менә ниһаять, эңгер-меңгер төште. Банат үзе генә авыл урамнарын урап кайтырга булды. Иң беренче итеп, яннарында гына агып ятучы елга янына килде. Ул бүген аеруча матур, тыныч иде. Банат ашыкмыйча гына яр буена килеп утырды. Озак та үтмәде, елга телгә килде:

-Матур кыз, әллә синең минем серләремне беләсең киләме?

Банат каушап калды, тик моны сиздермәскә тырышты.

-Әйе шул, бик беләсем килә,- дип җавап кайтарды.

— Тыңла алайса. Мин инде бик күп еллар менә шулай агам да агам. Шулкадәр борынгы ки, хәтта бабай тотткан Алтын балыкны да, малай тарагын алып качкан Су анасын да, муенына таш асып, бичара кызны суга батырган сихерчене дә бик яхшы беләм.

Хәзер инде заманалар да, кешеләр дә бик нык үзгәрде.Алар минем янга ял итәргә киләләр дә, ярларымны, суларымны пычратып китәләр. Ә соңыннан үзләре зарланалар, авырыйлар.

Банат елга сөйләгәннәрне уйлый-уйлый урман буена китте. “Ул да шулай серле микән соң?” дип уйларга да җитешмәде:

-Матур кыз, синең минем дә серләрне беләсең киләдер инде, әйеме?-дип эндәшкән тавышка сискәнеп китте.

-Әйе шул, бик беләсем килә иде,-дип җавап кайтарды кыз.

-Алайса тыңла. Мин бик күптәннән яшим инде. Былтыр бармагын кыскан Шүрәлене дә, эт иярткән хуҗасын эзләүче үрдәкне дә, үги ана кушканга, үз кызын җәлләмичә адаштырган бабайны да беләм,-дигән.

Тик алар хәзерге кешеләр белән чагыштырганда игелеклерәк булганнар икән. Киләләр, ял итәләр, чүпләрен ташлап китәләр, агачларымны сындыралар. Хәтта ут төртеп яндырудан да курыкмыйлар алар. Кадеремне белмиләр бит.

Банат исләре китеп урманны тыңлады. Бик авыр икән бит хәлләре туган як табигатенең. Дөнья куып кешеләрнең болар хакында уйланырга вакытлары да юк икән бит, ләбаса.

Банат кичке саф һаваны күкрәк тутырып исни-исни, үләннәр кыштырдавын, агачлар шаулавын тыңлый-тыңлый өйгә атлады.

-Кешеләр, туган ягыбыз бездән ярдәм көтә. Рәнҗетмик аны,- дип кычкырасы килде кызның. Тик ул бу уеннан кире кайтты. Әле тагын серле, сихри төннәр булачагына, кешеләрнең дә әлеге төннәрдә игътибарлырак булырына, туган ягыбызның якты киләчәгенә ышана иде Банат.

Актәпи

Киң бер күпбүлмәле фатир. Тышта кыш, чыдый алмаслык салкын. Фатир буйлап Алинә белән сеңлесе йөгереп йөриләр. Аларның уенчыклары күп, ләкин балаларның иң кадерле “тәтие” ул — нәни генә песи баласы Актәпи. Кызлар аны бик күңелле генә уйнаталар, нигә генә өйрәтмиләр. Песинең һәр уңышы саен аны мактап, иң тәмле ризыгын ашатып, иркәлиләр.

Актәпигә тиккә генә мондый кушамат бирелмәгән. Аның кечкенә чагында бар йоны соры булган, тик тәпиләре генә ак булып, аерылып торган. Үсә-үсә , ул бөтен килеш ап-акка әйләнгән. Ул үзенең тышкы кыяфәте һәм чиста күңелле булуы белән фәрештәне хәтерләтә иде. Аның йоннары мамыктай йомшак. Өлкәнрәк кызлары, Алинә, Актәпине кочагына алып сәгатьләр буе утыра ала. Ул үзе шулай иркәләнергә ярата. Аның янында һәрвакыт җылы, аеруча бу салкын кыш вакытында.

Беркөн Актәпи бик кызыксынып Алинәнең шакмаклардан өй төзегәнен карап торды. Инде төзеп бетерергә күп калмаган иде. Тик бервакыт Актәпинең койрыгы аны бәреп китте, һәм шулкадәр тырышып төзегән йортның шакмаклары төрле якларга таралды. Бу мизгелдә Алинәгә пескәенең матур, назлы, гаепсез күзләре шулкадәр ямьсез һәм оятсыз шикелле тоела иде. Ул аны бер кулы белән тотты да ишекнең теге ягына чыгарып бастырды. Актәпи бик курыкты. Нигә аның шундый ялгыш килеп чыккан гамәле өчен аны яратмадылар? Юк, юк, ул бит аның Алинә апасы. Ул аны бик-бик ярата һәм хәзер үк аны чыгып, кочагына күтәреп алачак. Шулчак каяндыр бер зур эт килеп чыкты. Усал итеп өрә башлады. Актәпи куркуыннан сикәнеп куя. Ул нишләргә дә, кая барырга да белми. Баскычтан йөгерә-йөгерә төшеп китте. Тыштагы ап-ак кар өстенә килеп төшүен сизми дә калды. Кар шундый чиста, йомшак, нәкъ Актәпи кебек. Күктән бөтерелә-бөтерелә төшкән кар бөртекләрен күреп, аларга сокланып, очарга теләп, Актәпи сикергәли, шатлана. Аның бәхете озакка сузылмый. Актәпине урам мәчеләре күреп алалар. Аңа алар шулкадәр куркыныч булып тоелалар. Әмма Актәпи аларның ярдәме белән кире Алинә апасы янына кайтырга өметләнә. Шулай да мәчеләр аны үзләре белән ияртәләр.

Актәпи инде хәзер бер дә ак тәпиле түгел. Урам мәчеләре тормышы бик авыр икән. Аеруча азык табуы җиңел түгел. Актәпинең бик тә хуҗасы кочагына керәсе, аннан тагын бер генә тапкыр булса да иркәләнәсе килә. Аңа бик тә апасының җылысы җитми. Шул уенчыклар аркасында килеп чыктымы барысы? Әллә апасының Актәпигә бүтән сәбәпле ачуы килдеме? Әлбәттә, юк. Ул бит бар уенчыклардан да кадерлерәк. Алинә апасы аны уенчыкларыннан күбрәк ярата.

Актәпигә урамда чыннан да бик кыен була. Ул инде бүтән мәңге хуҗасын күрә алмас дип уйлый. Шулай да аңа беркөнне апасын күрергә бәхет елмайды. Алинә аңа күзләрен тутырып карап китте, ләкин танымады. Ул моны ниндидер чит мәче дип уйлады, ахрысы. Тик песи аңа Актәпинең кечкенә чагын хәтерләтте. Шул чакта ул да бит мәче кебек соры иде. Аны Алинәнең әнисе учына тотып өйгә алып кайткан иде. Хәзерге Актәпи бик үзгәргән. Аның кайчандыр булган мамык кебек йомшак йоны хәзер күп-күп энәләргә охшап калган. Аңа кагылсаң, чәнечкеләренә кадалырсың шикелле иде. Хәзер аңа назлар кирәк түгел. Ул бар авырлыклар белән үзе генә көрәшә һәм аларга күнегеп тә беткән. Вакыт-вакыт апасын сагынып исенә төшерсә дә, ул Алинәсез яшәргә өйрәнгән иде инде.

Әнкәй васыяте

Табигатьтә көз хакимлек итә. Пешкән алмалар, коры үлән, ашлык исе борынны кытыклый. Әллә нигә яратмый Мөнәвәрә әлеге вакытны. Шау-гөр килеп торган балалары кайсы мәктәпкә, кайсы башка уку йортына киткәнгәме, әллә инде озын караңгы төннәре өченме? Менә инде байтак еллар үтеп, биш баласы башлы-күзле булып, үз гаиләсе белән яшәсә дә, тыныч кына кабул итә алмый ул көзне.

Уртак оя корып, балалар үстереп, тормышның авыр сынауларында янәшә булган арка терәген дә нәкъ шушы вакытта югалтты ул. Инде менә бер ел вакыт үтеп тә бара икән бит. Курка, бик курка Мөнәвәрә быел бу көннән. Байтак вакыт түшәктә яткан гомер юлдашы уртанчы кызлары һәм оныгының туган көнендә мәңгелеккә күзләрен йомды. Бик авыр кичерде Мөнәвәрә бу югалтуны. Ирен җирләп кайткан көнне үзе дә көч-хәл белән исән калды. Бер атна хастаханәдә дәваланып чыкса да, җан әрнүен баса алмыйча озак азапланды. Балалары хакына үзен кулга алып, яшәргә тырышты ул. Элеккечә алар өчен борчылып, шатлыкларына куанып яшәде.

“Менә елын да исән-имин үткәреп, рухын шатландыра алса иде. Бу әллә каян гына килеп чыккан замана чире килеп кагылмасын…”

Бу изге теләк аның бөтен барлыгын биләп алган иде. Мөнәвәрә йортында бер тузан бөртеген калдырмады, бөтен савыт-сабаларын ялтыратты, керләрен, челтәр-пәрдәләрен юды. Һич кенә эштән бушый алмаган балаларына бер эш тә калдырмады. Бик күп итеп токмач басып кисте. “Аштан калганын алып китәрләр. Уку башланса, вакытлары булмый да булмый инде” дип уйлады. Тик нишләптер хәле бетеп тора әле бу көннәрдә, хәерлегә булсын.

Таң атканын көчкә көтеп алды Мөнәвәрә. Һай, озын икән төн йоклый алмаган кешегә! Уйлары белән һәр баласы янында булып чыкты, алар белән сөйләште. Тукта, бүген уртанчы баласы — Алиясе кызы белән киләм диде түгелме соң? Хәле шәптән булмаса да, баласын буш өстәл белән каршы аласы килмәде Мөнәвәрәнең. Бар көчен җыеп, кухняга чыкты, чәй куеп җибәрде. Өченче сабыен көткән кызына витамин да булыр дип, ишегалдында гына үзе утыртып үстергән кабакны алып кереп, бәлеш ясап тыкты. Башында һаман бер генә уй бөтерелде: ничек тә тормыш иптәшенең елын үткәрергә, рухын шатландырырга иде…

Кызы килгәндә Мөнәвәрәнең хәле тәмам беткән иде инде, ул урын өстенә ятты. Шулай да кухняга чыгарлык көч тапты күпне кичергән ана. Әнисенең авырып китүен аңлап алган Алия тән температурасын үлчәп карады. Термометр , чыннан да, хәтәр генә саннар күрсәтте…

Калганын Мөнәвәрә бик ачык кына хәтерләми дә: хастахәнәгә барып күренүен дә, төнне кечкенә кызы Асиядә үткәрүен дә, ашыгыч ярдәм машинасына утырып, шәһәр хастаханәсенә эләгүен дә… Бер дә аягы тартмады аның: өендә генә дарулар, үләннәр эчеп кенә савыгырга теләде ул.

Чыннан да, бу зәхмәт белән авыручылар бик күп булып, яңа гына килгән ике авыруга урын коридордан гына булды. Гөнаһым шомлыгы, әле бәйрәм яллары да икән, ләбаса. Мөнәвәрәнең күңелен шомлану, сагыш, курку хисләре биләп алды. Моңа кадәр үлем турында бик күп уйланса да, менә шулай кинәт кенә, бөтен эшен, балаларын, оныкларын калдырып китәсе килмәде аның.

Балалары шалтыратканда да аларны борчыйсы килмәде, зарланмады Мөнәвәрә. “Бернәрсә дә кирәк түгел, балалар” диде һәрвакыт. Әнкәйләрен гел борчып тормас өчен чиратлап шалтыратырга сүз куештылар. Башта аларның тавышын ишеткәч хәл кергән кебек тоелса да, соңга таба сөйләшү авырлаша башлады. Йоклап алган арада да әле берсен, әле икенчесен төшләрендә күреп азапланды.

Кара әле, бүген 1 сентябрь — Белем бәйрәме икән, ләбаса. Алиясенең кызы да тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндер. Олы кызы да улын шәһәргә уку йортына озаткандыр. Укучы бөтен оныклары да кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, укырга киткәннәрдер. Эх, кайтып күрәсе иде бер шуларны…

Менә, ниһаять, палатага да керттеләр Мөнәвәрәне. Монда яңа кешеләр, яңа авырулар… Кешеләрне яратканга күрә, бик тиз уртак тел тапты, сөйләшеп китте. Ләкин бу яңа танышулар да сагынуларын баса алмады. Ярый әле якын итеп эндәшеп торган, караган шәфкать туташы Мәдинә булды. Аны күргәч, туганын күргәндәй булып китә Мөнәвәрәгә. Дарулар, уколлардан соң хәл кереп киткәндәй була булуын, тик бик озакка гына түгел шул.

Менә кичке дүрт тә тулган. Дүрт кыздан соң көтеп алынган, бердәнбер улы эштән чыгып, гаиләсе янына ашыгадыр дип тә уйларга өлгермәде, телефон шалтырый башлады. Аның белән бераз гына сөйләшеп алса да, күңеленә рәхәт булп китте Мөнәвәрәнең. Сирәк кенә күрешсәләр дә, ике оныгын да сагынып куйды ул. Хастаханәдә эшләүче киленен дә кызганды: ул да шулай көне буе авырулар янында кайный бит инде. Кайчан гына әле сабый булган улы бүген үзе ике кыз үстереп ята. Буе көрәк белән сәнәккә җитә башлаганнан бирле күпме эш башкарды балакае. Ул кадәр эшләтүе өчен үкенгән чаклары әз булмады Мөнәвәрәнең.

Шундый уйлар белән ятканда икенче кызы Аниясе шалтырата башлады. Әһә, кичке алтынчы ярты, димәк. Эштән кайтып барышыдыр, мөгаен. Шундый рәхәт булып китте Мөнәвәрәгә кызының тавышын ишеткәч. “Димәк, аяк өсте, башы авыртмый икән әле” дип уйлап сөенде ул. Әнкәсенең хәлләрен сораганнан соң, тиз генә үзләре турында сөйләп калырга ашыкты кыз. Тезеп-тезеп барысын сөйләгәннән соң, өенә кайтып җитте ахры, саубуллашып трубкасын куйды. “Эх, бала, бала. Бик интегә шул башы белән. Табибларга күпме йөреп тә, дәвасы булмады инде. Миннән алдан гына үлеп китә күрмәсен” дип тагын бер кат куркып куйды Мөнәвәрә. Әйе, эше дә бик җиңел түгел, тормышы да. Ярый әле өч баласы да тәртипле, акыллы, кеше янында горурланып торырлык. Кияүгә дә сүз тидерерлек түгел. Беренче күрүдән үк бик якын итте Мөнәвәрә аны. “Кияү” дияргә дә теле әйләнмәде, “улым” диеп кенә эндәште. Гаиләләренә кеше күзе тиюдән бик курка Мөнәвәрә.

Алиясенең өченчесенә авырлы икәнен белгәч, Мөнәвәрә сөенергә дә, көенергә дә белмәде. “Сәламәтлеге бик мактанырлык булмаган килеш, ничек күтәрер йөклелекне, баласы сәламәт булырмы”, дип борчылды ул. “Декрет ялына чыккач, үзебездә генә торырсың инде, әнкәй”, дип еш кабатлый хәзер кызы.

Сызылып таң атты, ахры. Бүлмә эче яктырып китте. “Аллага шөкер, бүген дә исән бит әле мин. Балалар ни хәлдә икән? Эшкә ашыгалардыр инде”дип уйлады Мөнәвәрә. Шәфкать туташы кереп, иртәнге уколларны ясады.

Бүгенге көн Мөнәвәрә өчен кече кызының шалтыратуы белән башланды.

-Сәлам, әнкәй. Хәлләрең ничек?

-Сәлам, кызым. Аллага шөкер. Үзегез ничек?

-Без дә, Аллага шөкер,әнкәй. Әйдә, терел дә тизрәк безнең янга кайт инде.

-Үзегез җибәрдегез бит, балам.

Мөнәвәрә бу сүзләре өчен үкенеп куйды. Аңлый бит ул, бары тик терелтергә генә теләделәр аны балалары. “Иии, үпкәләтмәгән булсам ярый инде…” Бик озаклап сөйләшү булмады бу, күрәсең, кызы эшкә ашыга иде. Мөнәвәрәнең кызы өчен эче пошып куйды :”Яңа эшенә әйбәт кенә өйрәнеп китсә ярый инде. Әллә нигә элеккесен ташласы итте шул”, дип өзгәләнде ана йөрәге.

Чыннан да, шундый куркыныч заманда даруханәгә эшкә урнашу күпләргә ахмаклык сыман тоелыр иде. Чөнки көнгә ничә йөз авыру кешеләр белән аралашасың, аларга кирәкле дарулар булмаганга борчыласың, үзеңне гаепле кеше итеп тоясың. Ярый инде тормыш иптәше әйбәт, балалары да инде зурлар, үз-үзләрен карый алалар.

Мөнәвәрәнең ничә көн дәваланып та, хәле һич кенә дә яхшы якка үзгәрмәгәч эче поша башлады. Үзәкләре өзелеп өен, балаларын сагынды. Тукта әле, олы кызына шалтыратып карасын. Ул берәр яхшы хәбәр әйтмәсме, табиб белән сөйләшеп торабыз дигән иде түгелме соң?

-Исәнме, кызым.

-Сәлам,әнкәй. Хәлләрең ничек?

-Менә ятам әле. Уколлар кададылар, дарулар эчерделәр.

-Температураң ничек соң, әнкәй?

-Белмим, сорамадым. Ничек гел сорап торасың инде.

-Сорыйсың калган инде, әнкәй. Су эчәсеңме соң? Кислород сулыйсыңмы?

-Әйе, эчәм инде. Сулыйм да…

-Врачлар ни кушса, шуны эшлә инде, әнкәй. Киреләнеп ятма, зинһар…

Кызының тавышыннан аның өчен борчылуын аңлады Мөнәвәрә. “И-и, бала. Ничә ел эшләмәгәннән соң, кабат мәктәпкә эшкә чыгарга ризалашкан. Күрше авылга йөреп эшлисе ди җитмәсә. Кулы эш белгән башы белән, кеше балаларын укытам дип, ник интегергә кирәк инде, ә? Ире дә Аллага шөкер, эшләп йөри. Олы улы да студент шул хәзер. Акча да җитмидер инде. Ярар, Ходай кушмаган эш булмас. Бик тәвәккәл аның бу кызы, ничек тә башкарып чыгар”, дип уйлап куйды Мөнәвәрә.

Кичке уколлардан соң изрәп йоклап китте . Төш күрә икән. Имеш, өенә кайткан. Барлык балалары, дус хатыннары җыелган. Өй эче шау-гөр килеп тора икән…

Мөнәвәрәне татлы төшеннән телефон шалтыравы уятты. Ничә еллар шатлыкта да, кайгыда да бергә булган иптәш хатыны Надя икән.

-Исәнме, Мөнәвәрә апа. Хәлләрең ничек?

-Исәнме, Надя. Беркөе генә әле. Үзең ничек? Терелеп беттеңме?

-Юк шул, ютәле һаман бетми.

-Нишләп монда килмисең соң? Әйдә, кил әле. Монда әйбәт карыйлар. Икәү бергә ятарбыз.

-Җибәрмиләр шул мине. Әйдә, тизрәк терелеп чык та, Мөнәвәрә апа, авылда ныгып бетәрбез әле.

-Белми инде, Надя. Терелеп чыгып булыр микән соң?

-Тереләсең, Мөнәвәрә апа. Ярый, тагын шалтыратырмын әле. Сау булып тор.

-Сау бул, Надя.

“Кара әле, байтак авырый бит инде бу. Нишләп һаман терелми микән? Бу врачлар ни карый? Ник больницага җибәрмиләр аны?”

Шалтыратучылар белән сөйләшеп, Мөнәвәрә тәмам арыды, хәле китте. Никадәр генә тырышмасын барыбер йоклап китә алмады. “Нишләп ята инде ул монда, я? Ике баласының туган көннәре, иренең үлгән көне җитә, ләбаса. Кайтып җитә алмас микәнни?”

Бу төнне бер баласының да йоклап ятмаганын, әниләрен терелтер өчен дөнья бетереп дару эзләгәннәрен, башка врачлар белән телефон аша киңәшләшеп караганнарын Мөнәвәрә белми иде. Әнкәйләренең хәле начарая баруын, берничек тә ярдәм итеп булмаганны, Аллаһы Тәгаләдән генә сорагыз ди иделәр табиблар.

“Хәле шулай начар булгач, ник зарланмый соң, сиздерми әнкәйләре? Күреп кенә чыксаң иде үзен” дип өзгәләнде балалары.

Көттереп кенә таң атты. Тышта елак көз һаман балавыз сыга. “Я, Ходаем, балаларымны күрергә насыйп ит. Барчабызга да сәламәтлекләр бирсәңче”, дип теләде Мөнәвәрә. Бик күп еллар борчыган “нишләп бер генә дога да укый белмим икән соң” дигән уй тагын башын калкытты. Әле монда килеп эләккәч, икенче кызы белән сөйләшкәне дә булды бу темага. “Син аны үз телең белән укы, телә, сора, әнкәй. Алай да ярый диләр бит” дигән иде кызы. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына чын күңелдән ышана, беркайчан зарланмый, шөкер итеп яши Мөнәвәрә.

Иртән генә булуга карамастан, нишләптер хәле бер дә шәптән түгел шул бүген. Телефон шалтыраганын да ишеткән дә кебек, юк та кебек. Табиб та кереп чыкты чыгуын. Тик Мөнәвәрә аңларлык, аны шатландырырлык бер сүз дә әйтмәде. Күп тә үтмәде аны икенче палатага күчерделәр. Күрәсең, реанимация дигәнедер инде. Монда ятучы авырулар сөйләшмиләр, кислород маскасы астында гына яталар. “Хәерлегә булсын” дип уйлады Мөнәвәрә.

Ниһаять,телефон шалтыраганын ишетте Мөнәвәрә. Икенче кызы Ания икән, ләбаса.

— Исәнме, әнкәй. Хәлләрең ничек?

— Исәнме, кызым. Ярыйсы әле. Үзегез ничек?

— Без дә беркөе, эштә әле. Нинди яңалыклар? Табиблар ни сөйли?

— Менә икенче палатага күчерделәр. Алай сөйләшеп тормадылар.

— Бигрәк мышныйсың, әнкәй.

— Шул да ишетеләмени, кызым? Үпкәнең гырлаганы да ишетеләме соң?

— Юк, әнкәй. Гырлыймыни?

— Әйе шул, балам.

— Төпчегеңнең туган көне җитә бит, әнкәй. Кайтырга тырыш инде.

— И-и, балам. Сезнең янга исән кайтып булыр микән инде.

— Кайтырсың, әнкәй. Ник алай дисең?

— Кайтырсың инде… монда җирләмәсләр…

— Алай димә әле, әнкәй. Терелерсең, Алла боерса, кайтырсың. Табиб кушканнарны эшлә инде.

— Ярар, кызым. Сау булып торыгыз. Барысына да сәлам әйт.

— Сау бул, әнкәй . Тагын шалтыратырмын әле.

Әлеге сөйләшүгә дә бик арыды Мөнәвәрә. Тәмам хәле китте, тамагы кипте. Элеккечә кайнар, каты сөтле чәй эчәсе килде. Күп тә үтмәде олы кызы шалтыратты. Гадәтенчә, барысы да әйбәт булыр дип ышандырырга тырышты әнкәсен.

-Берәр нәрсә кирәк түгелме соң, әнкәй?

— Юк, кызым. Кайнар чәй генә эчәсем килә. Монда андый юк бит.

-Алып килимме соң, әнкәй?

— Юк, мәшәкатьләнмә. Барыбер бирмәсләр аны.

— Ярар, бирерләр, Алла боерса. Сау бул, әнкәй.

Ни хикмәттер күп тә үтмәде, шәфкать туташы Мөнәвәрә теләгәнчә чәй алып керде. Күңеле тулып китте ананың. Йотлыгып-йотлыгып эчәр кебек тоелса да, чәйне берничә кабып та хушланды. Олы кызы белән икенче сөйләшүендә аңа үзенең рәхмәтләрен җиткерде.

Кичке сигезләр тирәсендә Мөнәвәрәгә кече кызы шалтыратты.

— Исәнме, әнкәй. Хәлләрең ничек?

— Исәнме, кызым. Беркөе әле. Менә рәхәт итеп йоклап алдым. Әллә апаңның чәен эчкәнгә, әллә тереләм микән инде. Үзегез ни хәлләрдә?

— Без дә беркөе. Туйга чакырганнар иде, шунда барып килдек әле.

— Ярар, әйбәт булган, кызым. Гел шулай дус яшәгез барыгыз да. Бердәм булыгыз.

— Ярар, әнкәй. Арыдың бугай… Иртәгә иртән шалтыратырмын. Сау бул, әнкәй.

— Сау бул, кызым. Барысына да сәлам әйт.

Әллә шушы сөйләшүдән, әллә башка сәбәпләр аркасында Мөнәвәрәнең хәле кинәт начарланып китте. Һава җитми башлады. Шәфкать туташлары йөгерешә башладылар. Тамак төбен авырттырып нидер эшләттеләр… Тик күпме генә тырышсалар да, Мөнәвәрәнең гомерен саклап кала алмадылар.

Нәкъ шушы изге җомга кичендә ана мәңгелеккә күзләрен йомды. Үзенең биш газизен, унике яратып туя алмаган оныкларын калдырып бакыйлыкка күчте.

Шушы бер атна эчендә ни эшләргә белми өзгәләнгән балалары бу төнне күңелләре сизгәндәй берсе дә йокламый иде. Бик күп шалтыратып та телефонын алмагач, “нәрсәдер булган, ахры” дип, хастаханәгә чаптылар. Анда аларга әниләренең вафаты турында хәбәр иттеләр.

Көтелмәгән авыр кайгыдан нишләргә дә белми сыгылып төшкән балалары бер йодрык булып җыелдылар, бер-берсен юаттылар. Икенче көнне тиешенчә, әнкәйләре теләгәнчә итеп соңгы юлга озатырга кирәк дип барлык көчләрен җыеп, кулларыннан килгән кадәр тырыштылар…

Менә ап-акка төренгән, бер авырткан җире дә калмаган Мөнәвәрә, ниһаять, өзелеп сагынган балалары янына, өенә кайтып җитте. Сеңлесе белән хушлашырга бердәнбер абыйсы да, кода-кодагыйлары да килгән. Ут күршеләре дә кергән икән, ләбаса. Кияүләр дә нәкъ элеккечә әбиләрен ташламаганнар. Оныкларыннан олы кызының баласы гына кайткан, догалар укып утыра, тик калганнары гына күренми. Кинәт кенә булгач, балаларының башлары да эшләп бетермәгәндер инде…

Менә мулла изге догаларын укып, саубуллашу сүзләрен дә әйтте. Балалары кайгыдан илереп еларга теләсәләр дә, Мөнәвәрәнең нәкъ үзе кебек, тешләрен кысып сабыр итәләр.

“Сабыр булыгыз, балалар. Бер-берегезне ташламагыз, дус яшәгез. Безне онытмагыз, догадан калдырмагыз. Бәхил булыгыз” дияргә теләде Мөнәвәрә. Юк, аны барыбер ишетмәсләр. Тик балаларының һичшиксез шулай итеп яшәячәкләренә ышана ул. Моңа кадәр йөзләренә кызыллык китермәделәр. Киләчәктә дә ялгыш адымнардан саклап, яклап торыр ул үзенең газизләрен.

Ә урамда көз үзенең салкын яңгырларын коя, әйтерсең дә балаларның күз яшьләрен юарга тели иде…

Шакирова Лиана Ильгамовна
Страна: Россия
Город: Актаныш