Катяга 13 яшь була, һәм ул Донецктагы 15 нче мәктәпнең 7 нчы сыйныфында укый. Күптән түгел булган вакыйгаларга кадәр аның тормышы гади һәм аңлаешлы иде: мәктәптә дәресләр, түгәрәкләрдә шөгыльләнү, дус кызлары белән йөрүләр, гаиләләре белән ял көннәрендә сәяхәтләр.
Ләкин бервакыт барысы да кискен үзгәрде. Беркөнне иртән Екатерина будильник тавышыннан түгел, ә әнисенең: «Катенька, тор, аска төшәргә кирәк», – дигән акрын тавышыннан уянды. Караңгы иде әле. Кыз йокы аралаш ни булганын тиз генә аңламады, ләкин, әнисенең күзләренә карап, ниндидер җитди бер хәл булганлыгын аңлады. Тышта каты итеп шартлаган тавыш ишетелде, тәрәзә пыялалары дерелдәп куйды. Ашыгып гаилә киенде. Документлар, су һәм печенье белән рюкзак алды – аны Катя кичә хезмәт дәресендә пешергән иде – һәм подвалга төште. Подвалга күршеләр җыелган иде инде: Лена апа һәм аның ике баласы, 3 нче фатирдан Иван бабай, Екатеринаның сыйныфташлары Алексей һәм Вика. Кемдер шәм, кемдер кайнар чәй белән термос китерде. Олылар балаларны дәртләндерергә тырыштылар, ләкин курку хисе һавада аңкый иде.
Подвалга төшүләр ешайды. Стена артындагы тавышлар көчлерәк һәм хәвефлерәк булып яңгырый иде, төннәрен бигрәк тә авыр булды. Укулар хәзер интернет һәм электр эшләгәндә онлайн уза башлады. Әгәр элемтә өзелсә, Екатерина һәм башка балалар фонарь яктысында иске дәреслекләр буенча шөгыльләнделәр. Укытучы Ольга Петровна көн саен чатка яза иде: «Балалар, курыкмагыз, барысы да яхшы булыр. Күнегүләр ясагыз, укыгыз, кагыйдәләрне өйрәнегез һәм үзегезне саклагыз. Ышаныгыз. Бар да яхшы булыр!». Бу сүзләр Екатеринага өмет бирде һәм төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итте.
Беркөнне Екатеринаның мәктәпкә бик барасы килгән иде: класс бәйрәмгә әзерләнә иде, ул сәхнәдән сөйлисе шигырен көзгегә карап кабатлады. Катя рюкзагын җыйды, формасын киде, ләкин әнисе аны туктатты: “Катенька, бүген өйдә кал». Кызның кәефе кырылды, ләкин ул аның сүзен тыңлады. Бер сәгатьтән районда коточкыч дөбердәү ишетелде. Екатерина тәрәзә янына йөгереп килде һәм мәктәп ягында кара төтен күтәрелгәнен күрде. Соңрак билгеле булганча, шартлау мәктәп ишегалдында, актлар залы янында булган. Шартлау дулкыны барлык пыялаларны диярлек ватып бетерде, беренче каттагы стенаның бер өлеше җимерелде.
Екатерина белән әнисе подвалга ашыктылар. Анда инде әти-әниләр, укытучылар, волонтерлар бар иде. Ольга Петровна агарынган, аның куллары калтырый иде, ләкин ул кем килгәнен теркәп бара һәм су өләшә иде. «Иң мөһиме, балалар зыян күрмәде, – дип кабатлады укытучы. – Мәктәптә беркем дә булмады. Беркем дә зыян күрмәде… » – ул моны берничә тапкыр әйтте, әйтерсең лә үзен моңа ышандырырга тырышты. Екатеринаның әтисе өемнәрне сүтәргә ярдәм итәргә китте. Соңрак ул сыйныфта китаплар аунаганын, парталар әйләндерелгәнен, ә стенада ярык барлыкка килгәнен сөйләде. Екатерина күз алдына китерде, әгәр алар сыйныфташлары белән шул вакытта анда булсалар, боларның барысы да ничек булыр иде, – һәм бу фикердән аңа шулкадәр куркыныч булып китте ки, ул бик озак йоклый алмады.
Екатеринаның өендә берничә көн ут һәм су булмады. Әти күршеләре белән бергә су алырга колонкага поход оештырды, ә ризыкны ишегалдындагы кечкенә газ горелкасында җылыттылар. Катя порцияләр таратырга ярдәм итте, игътибар белән һәркемгә җиткерергә тырышты. Ул көнне ул үзен беренче тапкыр олыларча җаваплы итеп тойды.
Кыз барыннан да бигрәк мәктәпне сагынды: тәнәфесләр вакытындагы күңелле вакыйгаларны, тәрәзә төбендә Фикус торган биология кабинетын, иң тәмле котлетлар белән ашханәне искә алды. Ул башка районда яшәгән дус кызы Ленаны да сагына иде – аларның күптән күрешкәннәре юк иде.
Украина ягыннан шартлаулар ешайды, шәһәрдә һәлак булучылар артты. Екатериның гаиләсе Казанга эвакуацияләнергә карар кылды, анда ерак туганнары яши иде. Юл буе Екатеринаның күз яшьләре акты. Әнисе Катяга өметне югалтмаска өндәде.
Казанда дәресләрнең берсендә мин Екатеринаның дәфтәр битенә күз салдым. “Тиздән тынычлык булыр дип ышанам. Курку бетәр. Һәм без яңадан көләчәкбез, йөгерәчәкбез, өйрәнәчәкбез һәм яшәячәкбез» дип язылган иде. Шул көнне мин дә тормышка карашымны үзгәрттем. Минем Екатеринаны юатасым килде. Без хәтта сыйныфта да Донецк халкына гуманитар ярдәм итүне оештырдык. Ә инде Екатеринаның дәфтәр битенә язылган сүзләрне башкаларга җиткердем. Ышаныгыз. Тиздән тынычлык булыр… Ышанырга кирәк….