Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Хикәя «Үкенү»

  Эх… Бу вакыт дигәнең… Кая ашыга икән ул?Әллә кешеләргә үзенең беркайчан да җитмәгәнен аңламый ул?Аңлыйдыр.Ә аңласа нигә азга гына туктамый икән? Эх, шул вакытны! Нигә без кешеләр аны туктата яки кире кайтара алмыйбыз икән? Табигать шулай яраткан күрәсең. Без кешеләр моның белән килешергә тиеш.Тик кайчак та вакытны туктатасы яисә кире кайтарасы килә.Вакытны кире кайтарып булса,без бит үзебезнең хаталарыбызны төзәтә алачакбыз.Тик юк шул.Вакытны кирегә борып булмый.

    Рәмилә белән Тимурның танышуы бик сәер башланып китте.Мәктәптән кайтканда интернет челтәрендә дустыма хат килә. Арыганлыкка, кәефе дә булмаганга ул бу хатка артык әһәмият бирми.Икенче көнне мәктәпкә барганда,Рәмилә тагын бер хат ала.Бу юлы Рәмилә хатны ачып карарга була.Хат аны шаккатырмый. Гади бер смс- хат. “Танышабызмы,  гүзәлкәй?” Рәмилә әле бу кешенең аның тормышында олы урын аласын белми. Дустым: “Әйдә соң, танышыйк”, — дип җавап яза.Менә шулай танышып китәләр дә инде гаҗәеп гүзәл парыбыз.Тимур озак көттерми,дустымның телефон номерын таба.Ул да булмый,аның кая яшәгәнен белә.Беренче очрашулары аларның танышуларына ярты ел булганда була.Ышанмассыз,алар бергә тимераякта шуарга чыгалар.Менә шуннан дустым мәхәббәт ялкынына кереп китә дә инде.Тимур чын баһадир була. Дустымны ул үзенең   сабырлыгы,тыйнаклыгы,акыллылыгы,тәрбияле булуы белән үзенә җәлеп итә.Тимур һәрвакыт сүз остасы,тугры дус,кайгыртучан абый һәм эш сөючән кеше булып кала бирә. Хәтта кибеттә булганда да ул тәрбияле  булып,әбиләрне,апаларны үз алдыннан үткәрә.

   Бу хатирәләр Рәмиләнең күңелендә эз булып кала бирә.Ул яшьле күзләрен яшерә алмый.Аңа бик авыр.Ул тормышның ямен югалткан.Аның вакытны туктатып, үткәннәргә кайтасы килә.Тик… Юк шул… Кешеләр вакытны кирегә бора алмый.

   Тимур белән Рәмилә бер-берсен яратуларын яшерми.Юк,алар бер-берсенә вәгъдәләр дә бирми, “яратам” дип тә әйтми.Тик аларның бер-берсен яратулары күзләреннән күренә.Хәтта дустым Тимурга  үпкәләп, бер атна сөйләшмәве дә аны читкә этми.Тимур иң әйбәт кеше булуын күп күрсәтә,дустымны яратуын яшерми,бүләкләр бирә,таш яуса да көн дә дустым янына килергә  әзер була.Тик кинәт әллә нәрсә була.Алар үзгәрә дип әйтимме.Юк-юк.Алыр бер-берсен яратуларыннан туктамый,тик араларыннан ниндидер кара мәче үтә.Яисә инде күз тияме?Анысы билгесез.Бер-берсен яраткан пар әкренләп таркала.Нәрсә булганын алар үзләре дә аңламый кала.Әллә Рәмиләнең хисләре суына,әллә Тимурныкы. Рәмилә Тимурга үзеннән китәргә тәкъдим итә.Тимурга бу әлбәттә ошамый,ул ачулана,тирги:

-Син мине яратмыйсың.Шуңа шулай дисең,-ди.

Тимур ачуланып,үпкәләп,чыннан да Рәмиләдән китә.Авыр булса да Рәмилә Тимурны үзеннән җибәрә.Вакыт бара тора.Көннәр артыннын айлар үтә,ямьле май җитә.Егерменче май көне Рәмиләнең хәтерендә иң авыр эз калдыра.Рәмилә Тимурның һәлак булуын белә.

Тимур армиядә хезмәт иткәндә, килешү буенча кайнар нокталарның берсенә җибәрәләр.Тимур шунда бишенче  май көнне һәлак була да инде.Ә Рәмилә моны бары тик унбиш көн үткәч кенә белә.Ул бик гарьләнә,елый,Тимурны җибәрүенә бик нык үкенә.Рәмилә әкренләп үз эченә бикләнә бара,тирә-юньдәге матурлыкны күрми,тормышның ямен югалта.Ул бары тик үзен гаепли.Тимур аның өчен иң изге кеше булып кала бирә.Рәмилә Тимурны үзенең беренче һәм соңгы мәхәббәте дип санап,аңарга тугрылыгын югалтмый.Йөрәк ярасын азрак булса гына да төзәтим дип,Рәмилә Тимурның әнисе һәм апае янына бара.Анда аны бик теләп каршы алалар,яхшы мөнәсәбәт күрсәтәләр.Якты истәлекләрне искә төшереп күз яшьләрен яшерә алмый алар.Тик тормыш алга бара.Моны бар кеше дә аңлый.Ләкин баласын югалткан ана белән сөйгәнен югалткан кыз моны аңлыйлармы соң?Әлбәттә юк. Рәмиләгә Тимурның әнисе белән очрашу җиңеллек бирә.Ул әкренләп тынычлана,тик үз эченә бикләнүен дәвам итә.Әкренләп Рәмилә тормыш агымына кайта башлый,әмма йөрәк ярасы әле һаман төзәлми.

   Эх… Бу вакыт дигәнең! Нигә ул кешеләрне аңламый?! Нигә ул шулай ашкына?! Нигә аны кирегә кайтарып булмый ?! Эх … вакыт… вакыт…

 

Хайдарова Ильзира Ильнуровна
Возраст: 23 года
Дата рождения: 01.01.2001
Страна: Россия