Принято заявок
2686

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Хикәя.

Зур сабак.

Безнең авыл тирә-юньдә зур авыл булып саналган. Хәзерге вакытта да зур ул, ләкин авылдан күп кеше китү сәбәпле, йортлар сирәк урнашкан. Аларның да күбесе җәйгелеккә кайтып тору өчен генә кулланыла. Быел мәктәбебезгә укырга да дүрт бала гына керде. Безнең урамда кайчандыр балалар бик күп булган. Һәр гаиләдә бишәр-алтышар гына түгел, жиде-сигез балалылары да булганлыгы турында мина әнием сөйләде. Урамыбыз кайчандыр бала тавышыннан гөрләп торган. Әниемнәр үскәндә, җәй көннәрендә, шәһәрдән кунакка кайтучы Җәүдәт абый ишегалдына гармун белән чыккан. Бала-чага аңа кушылып рәхәтләнеп җырлаган. Бик кызык булган ул кичләр. Кышын әнинең әтисе ясап биргән зур чана белән тауда шуганнар… Ә миңа уйнарга иптәш юк. Шуңа курә мин кышын, күбесенчә, чаңгы шуам. Җәй җиткәч, күршедәге буш йортка Нәфисә апа белән кызы Светлана кайталар. Кайчандыр монда Нәфисә апалар яшәгән. Аларның биш балалары да шәһәргә китеп урнашканнар. Ә Нәфисә апаның әти-әниләре картаеп вафат булганнар. Нәфисә апа да, Рафил абый да татар, белмим, кызларына ник Светлана дип исем кушканнардыр. Светлана татарча бик яхшы белсә дә, безнең белән урысча сөйләшә. Шунлыктан миңа да урысча сөйләшергә туры килә. Светлана минем белән көтү каршыларга да бара. Мин сыерны алып кайта алмасам, ул да борчыла.

Быел без аның белән тагын да ныграк дуслаштык. Бу хәл болай булды. Беркөнне мин аны авылдан ике-өч чакрым ераклыктагы плотинага балык тотарга чакырырга булдым. ”Кызлар балык тотамы?“— диярсез сез. Ә ник тотмаска? Күрше авылдагы Әлфия апа, әнә, Чирмешән елгасыннан эреле-ваклы чуртан балаларын тартып чыгарып кына тора…

Әтидән качырып кына кармагын алдым. Суалчанны тиреслектән казы да ал гына! Без авылдан чыгып киткәндә, кояш инде шактый кыздыра башлаган иде. Китәнче юлыннан баруы бик авыр булмады. Олы юл булып саналганлыктан, анда машиналар күп йөри. Ләкин без машиналарга кул күтәреп утырырга курыктык. Аннары, кармак тотып баручы кызны кем утыртсын ди! Светлананың да, минем дә башта борынлы кепка. Кояш нурлары күзгә төшми, рәхәт. Элдерәбез генә.

Менә плотинага борылып кергән юлга да җиттек. Монда инде олы юл бетә. Кыр башындагы юл урманга кадәр бара. Урман плотинадан кул сузымы гына җирдә. Юл кырыендагы карт тирәкләрнең ботаклары моңсу гына аска иелгән. Бары тик яфраклары гына лепер-лепер килеп ала.

Тирән чокыр кырыендагы юл буйлап бара торгач, кызарып пешкән җиләкләрне күреп, хәйран калдык. Светлананың мондый җиләкле аланны беркайчан да күргәне булмаган икән… Бер мизгел, әйтәсе сүзен дә әйтә алмыйча, телен йотып торды ул. Ярый пакетыбыз бар иде! Кып-кызыл булып пешкән җиләкләрне шунда сала бардык. Җиләк җыю җиңел түгел. Ашап та, җыеп та арыдык. Җиләкле аланны калдырып китәргә туры килде. Юлыбызны дәвам итеп, плотинага җитеп килә идек инде, бездән бик ерак булмаган җирдә, йөзләп булыр, торна төшкәнен күрдек. Светлана аларны камерага төшермәкче иде, кай арада канатларын җилпеп очып китеп юк та булдылар. Безнен телдә “василёк” дип аталган чәчәкне дә күргәне булмаган икән Светлананың. Төклетура канатларын җилпеп аның өстенә кунарга чамалаган иде, без аны куа киттек. Тик миңа кармак комаучаулады. Ычкынды төклетурабыз, тоттырамы сон?! Әмма үлән арасыннан килеп чыккан кәлтәне күргәч, кармакны ташламый булмады. Мин ике куллап кәлтәгә ябышкач, ычкына алмады ул. Кәлтәнең койрыгы өзелсә, яңасы үсеп чыга бит. Светланага бу хакта әйткәч, аның янә исе китте. Мин озак юанмадым, кәлтәне җибәрдем.

Юлыбыз, ниһаять, плотинага килеп җитте. Узган ел камышлар юк иде монда. Быел камыш басканны күргәч, үзем дә гаҗәпләндем. Плотинада күптән коенмыйлар. Баштагы елларда су бик тирән булмаган җирләрдә авыл халкы туган-тумачалары белән су коена иде. Хәзер ул җир тирәнәйгән. Плотинаның бетон белән тышланган җирендә авыл халкы балык тота. Артта тирән генә шахта да бар. Минем монда абый биргән кармак белән балык тотып караганым да булды.

Суалчанны кармакка кидереп суга ташладым. Калкавыч селкенеп торды да, сикергәләп, бата-чума йөзеп китте. Мин кармакны тартып алдым, җим урынында чәнти бармак хәтле генә бер балык күренде. Аны алып суга кире җибәрдем дә, кармакны тагын салдым. Бу юлы элеккесеннән әзрәк зуррак балык эләкте. Тик мин аны тартып алырга өлгермәдем, җебе янәшәдәге тал ботагына эләкте дә калды. Алырга тырышып шактый изалангач та җибәрмәде җепне тал ботагы. Каты гына тартып өзеп төшерергә туры килде. Эләгә инде болай булгач әтидән…

Кояш тагын да биеккә менеп кыздыра башлады. Светлананың бик тә су коенасы килә башлады. Түзмәдем, яр буеның камышсыз җирен эзләп киттем. Шортик белән футболкаларны салып атып, суга йөгердек. Су искиткеч җылы, коену шуңа да рәхәт булды. Йөзә белсәк тә, яр кырыеннан ары китмәдек. Кире яр буена чыгып барганда, Светлана ямьсез тавыш белән кычкырып җибәрде. Мин куркуымнан агарып киттем. “ Ни булды икән?” Аның янына бардым. Дустым сүзен дә әйтә алмыйча, дер-дер килеп калтыранып елый, үзе аягына төртеп күрсәтә.

Пыяла ватыгына басып, аягын яралаган икән. Светлана, бара алмавына ишарәләп, тагын да катырак елый башлады. Мин аны көчкә тынычландырдым һәм аркама атландырдым. Ул, миннән тазарак булганга, авыр иде. Шулай да сер бирмәдем. Көч-хәл белән яр буена чыгып җиттек.

Ярадан кан саркый гына. Инде нишләргә? Әрекмән дә ябып карадым. Минут та тормый — кып-кызыл канга буяла. Кесә телефонынан өйдәгеләргә шалтыратырга булдым. Әйтми-нитми киткән өчен эләгүен эләгер, Светланага ярдәм кирәк булгач, куркып торып булмый инде. Трубканы әни алды. Минем тавышны ишеткәч, аның тавышы ук үзгәреп китте. Ул бары бер генә сүзне әйтте : “ Көтегез.”

Светланага кызгану хисе белән карап утыра торгач, аның ни өчен пыялага басуына төшендем. Балык тотарга килүчеләр үзләре белән лимонад алып киләләр, куллангач, бетонга бәреп ватып, ватыкларын суга ташлыйлар икән… Имеш, үзләреннән соң чистартып калдыралар. Соңгы елларда су керүче булмагач, шулай ярый дип уйлаганнар, җүнсезләр.

Ниһаять, безнекеләр килеп җитте. Әни, машина туктауга, кабинадан атылып чыкты да, Светлана тирәсендә “ ухылдап” әйләнә башлады. Аннары машинадагы аптечкадан бинт белән йода алды да, Светлананың ярасын бәйләп куйды. Әти рульдә утырган килеш торды. Аннары без кузгалып киттек. Әни әтигә:

— Хастаханәгә,—диде.

Хастаханәдә Светлананы алып калдылар. Шуннан соң гына бу хәл турында аның әнисенә әйтергә булдык. Светлананың әнисе белән минем әни икәүләп и орышты, и орыштылар да соң мине. Ярый әле безгә кабан дунгызлары очрамаган икән. Алар көтүләре белән плотинага урманнан су эчәргә төшәләр ди. Шулай итеп, мин зур сабак алдым.

Хикәя

Дуслык шулай башланды

Кояшлы җәйге көн. Күктә чер-чер килеп тургай сайрый. Ак, зәңгәр, төрле төстәге чуар күбәләкләр агачка килеп куналар да, янә очып китәләр. Шундый матур бер көнне, нәни песи баласы Иркә, алмалары кып-кызыл булып кызарып пешкән алмагач янына килде. Аның әле бу алмагачны һәм күбәләкләрне беренче мәртәбә генә күрүе иде. Башта ул биек булып үскән үлән арасыннан алмагач тирәсендә мәш килеп бөтерелгән күбәкләргә карап торды. Аннан, зәңгәр төстәге чуары бер ботакка килер кунгач, аны тотып алырга уйлады. Ләкин бу җиңел эш булмады! Ничек кенә тиз үрмәләмәсен, кәбәләк очты да китте. Иркәнең әле агачка менгәне юк иде. Ботаклар арасында өстәрәк тагын ниндидер кош матур итеп сайрап алды. Өскәрәк менгәч, ул кош та юкка чыкты. Тиз генә сикереп төшмәкче иде, аска карагач, куркып агач ботагына ябышты: » Ничек төшәрмен?”—диеп, мияулап елап та карады, тик берәү дә күренмәде. Шул тирәдә уйнап йөрүче Камил, ниһаять, анын кызганыч итеп мияулавын ишетте, аны агач ботагыннан алып төште. Тиз генә өйләренә кереп, әнисе күрмәгәндә, миски белән сөт алып төште. Кечкенә песи тәмләп кенә эчә башлаган иде, каяндыр керпе килеп аңа кушылды. Иркә коты очып читкә китте, аның йоннары кызык булып тырпайды. Камил моны күреп көлде дә, янә аны миски янына алып килде:

— Курыкма, тими ул сина. Ул—Йомрыкай, безнең бакчаның каравылчысы,— дип, тынычландыргандай булды. Кулган ияләшкән керпе сөтне эчеп туйган иде инде. Ул, берни булмагандай, үз урынына китеп барды. Калган сөтне Иркә эчеп бетерде. Тора-бара алар бер-берсенә бик нык ияләштеләр, дуслаштылар.

Иванова Азалия Константиновна
Страна: Россия
Город: Базарные Матаки