Балачак… Нурлы, мәшәкатьсез, күңелле балачак! Минем балчагым үзенчәлекле, мәңге истә калырлык узды. Чөнки минем сабый чагым әниемнең туган авылы – Борнакта үтте. Бүгшенге көндә дә мин дәү әни белән дәү әтигә кунакка барам һәм үземнең туган ягымны Борнак авылы дип саныйм. Мине тәрбияләүдә катнашкан дәү әти-әнигә рәхмәтлемен.
Кечкенә чакта мин вакытымны дәү әти-әнидә уздырдым. Барлык яраган, ярамаган эшләр шушы йортта узган. Көтеп алынган беренче онык булу бәхете миңа тәтегән. Бүген, исә, мин Сезгә бер вакыйга турында сөйләп үтәсем килә.
Кыш. Салкын кыш. Миңа 4 яшь. Дәү әни ниндидер зәңгәр тышлы, тылсымлы китап алып керде һәм очтәп әйтте: «Бу китап белән син яңа дулкыннар гизеп, яңа дөньялар ачу мөмкинлеше бирелә». Ул да булса, «ӘЛИФБА» китабы иде.
Әлеге көнне мин мәңге истә калдырырдым. Без кичкә кадәр әлифба дәрьясында йөздек. Һәр укылган бит саен дәү әтием мактап, киләчәктә дәү әниең, әниең төсле укытучы булырсың, дип өсти иде. Атна саен җомга көнне йоклый килгәндә, дәү әнием ул тылсымлы китапны әзерләп куя иде һәм ике көн рәттән укый идек. Шулай итеп, гыйнвар һәм февраль айлары узды. Ә инде мартта минем туган көнемәдәү әти юелән дәү әни беренче китабымны бүләк иттеләр.
Мәңге истә җуелмас хатирәләр берничә генә була! Аларны янәдән күреп, тоеп, ул вакыттагыча ихластан көлеп, елап, җырлап, биеп булмый… Бары тик бүген искә төшереп кенә була… шуңа күрә бүгенгене барлап, тормышның бар тәмен тоеп, үткәннәрне саклап яшәргә кала!