Хата
Айзат гади генә бер малай иде. Тугызынчы сыйныфны тәмамларга куп тә калмады. Имтиханнарына бик тырышып әзерләнде. Аның юрист буласы килде. Ләкин бер вакыйга аның барлык тормышын 180 градуска әйләндерде.
Көннәрдән бер көнне Айзатка Ватсаптан сыйныфташы Ильназ СМС җибәрә. «Сәлам. Менә бу шәп видеоязманы кара.»- дип язылган була.
СМС ахырында бик сәер смайликлар тора. Бу бер дә Ильназга охшамаган, дигән уй килә аңа. Шулай да Айзатның исе китми. Ул видеоны ача да, карый башлый. Башында берни дә булмады, гади видео, әмма уртасына җиткәч, анда әллә нинди сәер рәсемнәр чыга башлады. Рәсем дисәң, рәсемдә тугел инде ул. Дөресрәк әйтсәң, ул “салават күпере” төсләре җыелмасының, бер-бер артлы алмашып торуы. Заманча тел белән әйткәндә, “психоделик” видео. Ахырына кадәр Айзат карап бетермәде, күзләре уйный башлады. Болай да күзләре начар күрә, өстәвенә бу видеоның төсләре күзләрне ардыра.
Икенче көнне мәктәпкә килгәч, Айзат беренче эш итеп Ильназны күрергә ашыкты. Тик эзләп таба алмады, сыйныф җитәкчеләре аның авыртып килми калуын әйтте. “Хммм… Гадәттә Ильназ дәресләрне калдырмаска тырыша иде. Бүген кисәк авырып киткән. Сәер, бик тә сәер бу.”-дип үз эченнән уйлап куйды Айзат.
Дәресләрдән соң, Айзат Ильназның хәлен белергә хәм кичәге видеоязма турында сораштырырга дип китте. Көн бик матур, шуңа күрә Айзат дусты торган урамга озын юл буенча барырга булды. Аның язның матур көннәрен күреп каласы килде, чөнки бик тиздән имтиханнар, ял итеп йөрер вакыт булмаячак. Кояш елмаеп барлык җиһанны матурлыкка күмеп тора. Кошларның нәфис сайраулары, агачларның яфрак тавышлары белән бергә кушылып, барлык тирә-юньгә илаһи матурлык өстәп торалар. Айзат көннең матурлыгына сокланып, ничек Ильназларга барып җиткәнен дә сизми калды.
Ильназларның өен күрүгә, Айзатның тәне буенча җиңелчә генә курку хисе йөгереп китте. Егеткә бу йорт начарлык ягына басарга чакырган кебек тоелды. Шуңа да карамастан, Айзат өйнең бусагасын атлап, ишек янына килеп басты. Ул ишеккә шакыгач, беркемдә килмәде. Бераз торганнан соң шакуның да нәтиҗәсе булмады.
Инде китәм дигәндә, Айзат өй эчендә аяк тавышлары ишетте. Кем булуына карамастан, ул кеше бик авырдан атлый иде. Кинәт аяк тавышлары туктады, Айзат тынды. Аның йөрәге еш-еш тибә башлады, ул хәтта суларга да курыкты.
Тынлык… Берзаман ишек ачылып китте һәм Айзат куркып куйды. Аның каршында көч – хәл генә Ильназ басып тора иде.
-Сәлам. Кәефең ничек? Тереләсеңме?- дип сорады Айзат.
-Сәлам. Кәеф яхшырак инде, әмма баш кына авыртып тора.-дип җавап бирде аңа Ильназ.
-Сыйныф җитәкчебез сине авырта дигәч, сыйныфташлар миңа синең хәлеңне белергә куштылар. “Ә нигә мин генә?” дигән сорауга, имеш, “Син аның белән тыгызрак бәйләнештә. “ дип җавап бирделәр.
-Алай икән. Әйдә басып торма анда,кер! -ди Ильназ.
“Ильназ үзенә бердә охшамаган. Чынлап та нык авырый”,- дип уйлап куйды Айзат үз эченнән. Күз төпләрендәге кара көйгән эзләрне, кулында кан тамырларының кабарып торуын күргәч.
Өйгә керүгә, Айзатка салкын булып китте. Ильназ дустына үзенең бүлмәсенә бара торырга кушты, ә үзе бу вакытта стенадага киштәдән нидер актара башлады. Сыйныфташының бүлмәсенә кергәч, Айзат үзен ташландык шәһәр йортларында кебек хис итте. Бүлмәдә салкын, караңгы… Стенадагы обойлар да кайбер җирләрдә бар, кайбер җирләрдә ертылып беткән, ә алар урынына ниндидер язулар язылган. Айзат аларны укырга да өлгермәде, Ильназ бүлмәгә кереп җитте. Айзат дустыннан стена турында сорарга курыкты. Курыкмассың монда, әгәр дустыңның бүлмәсе шундый булса?!
Алар бераз тугызынчы сыйныфтан соң кайда китәчәкләре, кем булачаклары турында фикер алыштылар. Нәкъ шушы әңгәмә вакытында, Айзат дустының үзен сәер тотканын сизде. Ильназның йөзе башта уйчан булып күренде, аннары кисәк елмаючанга әйләнде. Шуннан соң Айзатның түземлеге бетте һәм ул Ильназга барлык кызыксындырган сорауларын бирә башлады. Дусты аңа берни дә әйтмичә елмаеп карап торды. Бер минут тынлыктан соң, ул Айзатка ниндидер “конфет” бирде.
-Нәрсә бу?-дип сорады аннан Айзат.
-Ә син башта тәмләп кара, аннары белерсең, -диде Ильназ, йөзендәге елмаюын бетермичә.
Айзат аны теләр- теләмәс кенә итеп алды, ләкин авызына кабырга ашыкмады. Бары тик Ильназның: “Нәрсә җебеп торасың инде?”-дигән сүзләре, аны сәер “конфетны” кабарга мәҗбүр итте.
Шуннан соң алар бераз сөйләшеп утырдылар. Айзат өенә кайтырга чыкканда сәгать кичке 7 иде. Өенә кайткач та , ул ашамый- эчми йокларга ятты.
Икенче көнне иртә белән торгач, Айзат үзен начар хис итә башлады: температурасы 39,3, бөтен тәне авырта, башы тубал кебек, хәле юк. Әнисе аңа дарулар һәм үлән чәе әзерләп калдырды. Айзат даруларын эчүгә, кинәт йокыга китте. Ул уянганда әнисе эшеннән кайткан иде. Көне буе йоклавына карамастан, егетнең хәле начар иде. Айзатның әнисе шундук ашыгыч ярдәм пунктына шалтыратты. 15 минут эчендә табиблар килеп житеп, егетне больницага алып китәләр.
Больницада Айзатны капельница астына салалар. Анда яткан чакта, аның күз каршында бары тик ак түшәм генә иде.
Бер көнне бу ак түшәм юкка чыкты. Бөтен җирдә караңгылык, билгесезлек. Ул каядыр бара. Озын булмә, ике яклап ишекләр тезелеп киткән. Берзаман Айзат бүлмәнең ахырында ниндидер яктылык күрде. Ул шунда ашыгып атлады. Нигә атлый ул анда? Бу сорауга егет үзе дә җавап таба алмады. Аяклары аны тыңламады. Шул яктылык янына бер-ике адымлык ара гына калгач, Айзатны кулыннан кемдер кирегә өстери башлады. Бу мизгелләрдә ул үзен аркан бавы дип хис итте. Тукта. Нәрсә бу? Айзат үзен таныш кул өстерәвен сизә, ләкин егет ул кулның хуҗасын исенә төшерә алмый азапланды. Хәзер аның уйлары чуалган иде. Боларның барысын да онытыр һәм монан тизрәк югалыр өчен, ул күзләрен чытырдатып йомды. Карангылык…
Пип…пип…пип… Нинди тавыш бу? Айзат җайлап кына күзләрен ачты һәм таныш ак түшәмне күрде. Ул тиз генә күзе белән палатаны күзәтеп чыкты һәм бер почмакта урындыкта йоклап утырган әнисен күргәч, җиңел сулап алды.
-Әнием!-диде Айзат хәлсез тавышы белән.
Йоклап утырган әнисе уянып китте һәм улының караваты янына йөгереп килде. Әнисе сөекле улын маңгаен үбеп алып, кысып — кысып кочаклап елый башлады. Айзатның да күңеле тулды һәм бер-бер артлы аның күзеннән кайнар яшь тамчылары тәгәрәде. Егет моңарчыга кадәр тормышның шуның хәтле кадерле икәнен белмәгәнлеген аңлады.
Бераз торганнан соң, Айзат әнисеннән сораштыра башлады:
-Әнием, миңа ни булды ул?
-Улым, син наркотик куллангансың. Тик синең организмың аны бик начар кабул иткән. Шуның нәтиҗәсендә ике көн комада яттың,-диде аңа әнисе.
-Ничек инде наркотик? Мин бит бернәрсәдә кулланма…тукта әле, әни?! Ильназ миңа ниндидер конфет бирде. Әни, ник йөзеңне читкә җибәрәсең? Әйтерсең лә, миңа карата нинди дә булса начарлык кылып, шуның өчен ояласыңмыни?-диде Айзат.
-Нәрсә әйтим соң инде, улым?-дип сорады әнисе.
-Минем дөресен беләсем килә, -диде ул.
-Ярый, сөйлим алайса. Әйе, дөрес, Ильназ биргән конфет составында наркотиклар тапканнар. Син, шуны куллангансың.
Айзат телсез калды. Әмма аның соңгы соравы гына калды.
-Нигә ул алайса миңа “конфет” биргән соң?-дип сорады ул.
Әнисе бар көчен кулына җыеп болай диде:
-Ильназ сине үз дөньясына тартырга теләгән.
-Ә Ильназ хәзер үзе кая?-дип сорады Айзат әнисеннән.
-Ул хәзерге вакытта комада ята. Аның наркотиклар белән передозировка булган,-диде әнисе.
Айзат бу зур башваткычның төбенә төшеп җитте һәм үзенең нинди зур хата ясаганын аңлады, ләкин аның каршында тагы да зуррагы һәм авыррагы барлыкка килде. Хәзер аның башында бары тик бер сорауга гына җавабы табылмады: “Кем аны кулыннан тотып, теге дөньядан алып калды?”
Пип…пип…пип…