XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Халкым зурлый аны бүген дә

Гомер – йомгак һич тә туктап тормый

Тәгәри ул, һаман алга бара.

Ватандарлык сыйфатлары гына

Милләт яшәешен саклап кала.

Кечкенәдән юлдаш булып йөри

Тукай рухы кеше күңелендә

“Мин – татар бит!” – дигән горур сүзләр

Яши йөрәгенең түрендә.

Даһи шагыйрь үзенә максат куя –

Алга, азатлыкка бармышы.

Гүя арык җилкәсенә салып,

Тарта бит ул милләт язмышын.

Сихри дөньяларга алып керә,

Тукай әкиятләре сабыйны.

Саналырга хаклы  “Туган теле” –

Милли гимн, татар гимны.

Шагыйрь, көрәшче һәм дә остаз,

Журналист та Тукай, бөек тә.

Шигырьләре энҗе – мәрҗән кебек

Колач салган биек – биеккә.

Мәңге сүнмәс якты йолдыз булып,

Тукай балкый милләт күгендә.

Җиде еллык иҗат гомере өчен,

Халкым зурлый аны бүген дә.

Газдалиева Лилия Фагимовна
Страна: Россия